Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 БҮЛЕК

«Македониягә күч»

«Македониягә күч»

Рәсүлләр, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, хезмәт итүләрен дәвам итә, эзәрлекләүләрдә шатлык саклый һәм мул фатихалар ура

Рәсүлләр 16:6—40 ка нигезләнгән

1—3. а) Гайсә Мәсих Паул белән аның хезмәттәшләренә нинди җитәкчелек биргән? ә) Без нинди вакыйгаларга күз салырбыз?

 МАКЕДОНИЯ өлкәсендәге Филипия шәһәре янында тар гына Гангитес елгасы ага. Гадәттә, бирегә, гыйбадәт кылыр өчен, Исраил Аллаһысына табынган хатын-кызлар килә. Монда алар бергәләп дога кыла. Йәһвә Аллаһы, моны күзәтеп, аларның догаларын игътибар белән тыңлый һәм җавап бирә (2 Елъ. 16:9; Зәб. 65:9). Ничек итеп?

2 Йәһвә алар янына Паул, Силас һәм Тимутине җибәрә. Бу хезмәтчеләр Филипиядән якынча 800 километр ераклыкта урнашкан Листра шәһәреннән юлга чыга. Берничә көннән соң алар Асия өлкәсенең иң күп халык яшәгән районына илтүче Рим юлына барып җитә. Алар Эфестә һәм башка шәһәрләрдә Гайсә Мәсих турындагы хәбәрне җиткерергә ниятли. Ләкин юлда Гайсә Мәсих Аллаһының изге рухы ярдәмендә аларга бу якларга бармаска куша. Аның моны ничек итеп эшләгәне турында Изге Язмаларда әйтелми. Нәтиҗәдә, Гайсә Паул белән аның хезмәттәшләрен, Кече Асия аша үтеп, Эгей диңгезе буйлап Гангитес елгасы янына барырга куша.

3 Гайсәнең Паул белән аның хезмәттәшләрен Македониягә юнәлткәненнән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Паулның якынча б. э. 49 елында башланган икенче вәгазь сәяхәтендә булган вакыйгаларга күз салыйк.

«Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра» (Рәсүлләр 16:6—15)

4, 5. а) Битиния өлкәсенә килеп җитәрәк, Паул һәм аның хезмәттәшләре нинди күрсәтмә алган? ә) Алар нинди карар кабул иткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

4 Асия өлкәсендә вәгазьләргә рөхсәт ителмәгәч, Паул һәм аның хезмәттәшләре төньякка таба — Битиниягә киткән. Анда барганда, кардәшләр Фригия белән Гәләтиянең аз халык яшәгән районнары аша үткән. Аларга, мөгаен, таш белән түшәлгән юллардан түгел, ә сукмаклардан берничә көн барырга туры килгәндер. Ләкин, Битиниягә якынлашкач, Гайсә изге рух ярдәмендә аларга анда да вәгазьләргә рөхсәт итмәгән (Рәс. 16:6, 7). Алар нәрсә турында һәм ничек итеп вәгазьләргә икәнен белгән, әмма кайда вәгазьләргә икәнен аңламаган, шуңа күрә аптырашта калгандыр. Образлы тел белән әйткәндә, алар Асиягә алып баручы ишекне шакыган булган, ләкин бу ишек ачылмаган. Хәзер алар Битиния ишеген шакый, әмма бу ишек тә ачылмый. Паул, ачылачак ишекне эзләп, бирешмәскә тәвәккәл булган. Паул һәм аның хезмәттәшләре, беренче карашка сәер булып тоелган карар кабул итеп, юлларын көнбатышка таба борылып дәвам иткән. Якынча 550 километр ара үтеп, алар Троас дигән портлы шәһәргә килгән (Рәс. 16:8). Өченче ишекне шакыгач, кардәшләр алдында бу ишек киң итеп ачылган.

5 Бу хакта Троаста Паул белән аның юлдашларына кушылган Лүк болай дип яза: «Төнлә Паул бер күренеш күрде: македонияле бер ир-ат аңа: „Македониягә күч һәм безгә ярдәм ит“,— дип, ялварып басып тора иде. Паулның шул күренешеннән соң без, Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шунда ук Македониягә китәргә булдык» a (Рәс. 16:9, 10). Шулай итеп, Паул кайда вәгазьләргә кирәклеген аңлаган. Ул бирешмичә ярты юлда борылып кайтып китмәгәненә никадәр сөенгәндер! Аллаһының җитәкчелеген алгач, Паул, Силас, Тимути һәм Лүк тоткарланмыйча Македониягә киткән.

Кардәшләр, «корабка утырып, Троастан» киткән (Рәсүлләр 16:11)

6, 7. а) Паул белән булган вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнеп була? ә) Паулның үрнәге безне нәрсәгә ышандыра?

6 Игътибар итегез: Паул Асия өлкәсенә барырга дип юлга чыкканнан соң гына, изге рух аны башка якка юнәлткән. Паул Битиния өлкәсенә юл тотканнан соң гына, Мәсих аңа анда бармаска кушкан. Паул Троаска килгәч кенә, Мәсих аны Македониягә җибәргән. Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бүген дә Җыелыш башы Гайсә шул ук рәвешчә җитәкчелек бирергә мөмкин (Көл. 1:18). Моны аңлар өчен, мондый мисал турында уйланыйк: машина кузгалып бара башласа гына, аны теге я бу якка борып була. Әйтик, без пионер хезмәтен башлау яисә вәгазьчеләргә ихтыяҗ күбрәк булган территориягә күченү турында уйлыйбыз, ди. Бу рухи максатларга ирешер өчен, безгә «кузгалып китәргә», ягъни адымнар ясарга, кирәк. Шул чакта гына Гайсә Мәсих безне тиешле якка юнәлтер.

7 Әгәр дә безнең тырышлыкларыбыз шунда ук җимешләр китермәсә, Аллаһының изге рухы безне җитәкләми дип уйларга ашыкмыйк. Рәсүл Паулга да бит барырга ниятләгән юлыннан борылырга туры килгән. Ләкин ул бирешмәгән, һәм ахыр чиктә аның алдында хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылган. Без дә хезмәт итәр өчен мөмкинлекләрне эзләвебезне дәвам итсәк, Йәһвә безнең алдыбызда андый ишекне ачачак (1 Көр. 16:9).

8. а) Филипия шәһәре турында безгә нәрсә билгеле? ә) Паулның елга янында хатын-кызларга вәгазьләве нинди яхшы җимешләр китергән?

8 Македония өлкәсенә килгәч, Паул һәм аның хезмәттәшләре Филипия шәһәренә барган. Бу шәһәрдә хәрби хезмәтне тәмамлаган күп кенә Рим гаскәрие яшәгән. Филипиядә яшәүчеләр Рим гражданы булулары белән горурланган. Бу шәһәр күп кенә яктан Римга охшаш булганга, андагы халык, Македония провинциясендә яшәсә дә, үзләрен Римда яшәгәндәй хис иткән. Кардәшләр шәһәр читендә, елга янында «дога кылу урыны» бар дип ишеткән һәм шимбә көнне шунда барган b. Анда алар берничә хатын-кызны очраткан һәм аларга яхшы хәбәрне сөйләгән. Аларның берсе — Лидия исемлесе — зур игътибар белән тыңлаган, һәм «Йәһвә аның йөрәген ачкан». Нәтиҗәдә, ул үзе дә, өендәгеләре дә суга чумдырылган. Аннан соң, кунакчыллык күрсәтеп, ул Паулны һәм башка кардәшләрне үз өендә тукталырга күндергән c (Рәс. 16:13—15).

9. Бүген күпләр, Паулдан үрнәк алып, нәрсә эшли һәм, нәтиҗәдә, нинди фатихалар ура?

9 Лидиянең суга чумдырылуы никадәр зур шатлык китергәнен күз алдына гына китерегез. Паул үз хезмәттәшләре белән Македониягә килгәненә һәм Йәһвәнең аларны хатын-кызларның догаларына җавап бирер өчен кулланганына бик сөенгәндер. Бүген дә күп кенә кардәшләр — яшь һәм олы яшьтәге, никахтагы һәм никахта булмаганнар — вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җиргә күченә. Әлбәттә, авырлыкларсыз булмый. Ләкин Лидия кебек хакыйкатьне кабул иткән кешеләрне табу аларга чагыштыргысыз шатлык китерә. Ә сез, вәгазьчеләргә зуррак ихтыяҗ булган территориягә күченер өчен, тормышыгызда үзгәрешләр ясый аласызмы? Шулай эшләсәгез, сезне күп фатихалар көтә. Үзәк Америкага күченгән, 20 яшьләр тирәсендә булган Эрон исемле абый-кардәш үз хисләре белән болай дип уртаклаша: «Чит илдә хезмәт итү миңа рухи яктан үсәргә һәм Йәһвәгә тагы да якынрак булып китәргә булышты. Хезмәт монда искиткеч: минем сигез өйрәнүем бар!» Эронның хисләре күпләргә таныш.

«Македониягә күч» дигән чакыруны кабул итүебезне без ничек күрсәтә алабыз?

«Халык аларга каршы күтәрелде» (Рәсүлләр 16:16—24)

10. Шайтан һәм аның җеннәре кардәшләребезгә ничек комачауларга тырышкан?

10 Филипия шәһәрендә Шайтан белән аның җеннәренең тәэсире аеруча нык булган, күрәсең. Шуңа күрә яхшы хәбәрнең бу шәһәрдә дә таралуы Шайтанны аеруча ярсыткандыр, һәм ул кардәшләргә комачауларга тырышкан. Ничек итеп? Паул һәм аның хезмәттәшләре дога кылу урынына килеп йөргән вакытта аларга җенле бер кыз ияргән. Күрәзәлек итеп үз хуҗаларына күп табыш китергән бу кыз: «Бу кешеләр — Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын вәгазьли»,— дип, алар артыннан кычкырып барган. Кызны андый сүзләрне әйтергә мәҗбүр иткән җеннең максаты нинди булган? Ул кешеләрнең игътибарын Паул белән аның хезмәттәшләреннән читкә юнәлтергә һәм бу кыз да, шәкертләр кебек, Аллаһыдан сөйли дигән фикер тудырырга тырышкан, күрәсең. Ахыр чиктә Паул бу кыздан җенне куып чыгарган һәм тегесе кычкырып йөрүдән туктаган (Рәс. 16:16—18).

11. Җенле кыздан җен куылганнан соң, Паул һәм Силас белән нинди вакыйгалар булган?

11 Кызның хуҗалары, табыш алу чыганагының беткәнен күреп, ярсыганнар. Алар Паул белән Силасны базар мәйданына өстерәп алып килгән. (Анда шәһәр хакимнәре хөкем эшләрен хәл иткән.) Хакимнәрнең җирле йолаларны якларга тырышканын һәм Рим хөкүмәте яклы булганнарын белеп, кызның хуҗалары: «Бу кешеләр шәһәрдә тынычлыкны бозып йөри. Алар — яһүдләр һәм безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, тотарга да ярамаган йолаларны вәгазьли»,— дип әйткән. «Шунда халык аларга [Паул белән Силаска] каршы күтәрелгән, һәм шәһәр хакимнәре аларны... чыбык белән кыйнарга кушкан». Аннан соң Паул белән Силасны төрмәгә ташлаганнар. Төрмә сакчысы аларны «төрмәнең иң эчке бүлмәсенә япкан һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйган» (Рәс. 16:19—24). Төрмәдә бик караңгы булгандыр. Паул белән Силас бер-берсен хәтта күрә алмагандыр. Әмма Йәһвә аларны күреп торган (Зәб. 139:12).

12. а) Беренче мәсихчеләр эзәрлекләүләргә нинди караш саклаган һәм ни өчен? ә) Бүген Шайтан һәм аның иярченнәре, мәсихчеләрне эзәрлекләр өчен, нинди алымнар куллана?

12 Гайсә җирдә яшәгән чакта үз шәкертләренә: «Сезне... эзәрлекләрләр»,— дип әйткән булган (Яхъя 15:20). Шуңа күрә, Македониягә килгәнче үк, Паул һәм аның иптәшләре эзәрлекләүләргә әзер булган. Каршылыкларга очраганда, алар Йәһвә безне бүтән хупламый дип уйламаган, алар бу Шайтанның һөҗүмнәре икәнен белгән. Инде 2 000 ел үтсә дә, эзәрлекләүчеләрнең алымнары үзгәрмәгән. Алар, мәсәлән, мәктәптә я эштә безнең турында ялган тарата һәм башкаларны безне эзәрлекләргә котырта. Кайбер илләрдә каршы килүчеләр безне судларда гаепли һәм, асылда, болай дип әйтә: «Без ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны тотабыз, ә бу Шаһитләр, яңа динне тотып, тынычлык боза». Кайбер илләрдә кардәшләребезне хәтта кыйныйлар һәм төрмәләргә ташлыйлар. Әмма бу хәлләр Йәһвәнең игътибарыннан читтә калмый. Ул үз хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырмый (1 Пет. 3:12).

Ул «тоткарланмыйча суга чумдырылу үтте» (Рәсүлләр 16:25—34)

13. Ни өчен төрмә сакчысы: «Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган?

13 Паул белән Силаска, көн дәвамында булган кичерешләрдән айныр өчен, һичшиксез, вакыт кирәк булган. Ләкин инде төн уртасына алар үзләрен яхшырак хис иткән. Алар дога кылганнар һәм хәтта «Аллаһыга мәдхияләр җырлаганнар». Шунда кинәт кенә көчле җир тетрәү булган. Төрмә сакчысы, уянып, ишекләрнең ачык булуын күргән һәм, тоткыннар качкан дип уйлап, «кылычын чыгарып, үз-үзен үтерергә җыенган», чөнки тоткыннарны саклый алмаганы өчен җәза алачагын белгән. Ләкин Паул: «Үзеңә кул салма, без барыбыз да монда!» — дип кычкырган. Шунда төрмә сакчысы: «Әфәнделәр, котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Коткару Гайсә Мәсихтән тора. Рәсүлләр, бу кешегә моны аңлатырга теләп, аңа: «Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп... котылачаксың»,— дип әйткән (Рәс. 16:25—31).

14. а) Паул белән Силас төрмә сакчысына ничек ярдәм иткән? ә) Рәсүлләр нинди фатихалар татыган?

14 Төрмә сакчысы, җир тетрәвен күргәннән соң гына, хакыйкать белән кызыксына башлаган. Шуңа күрә кемдер төрмә сакчысының эчкерсез булуына шикләнә алыр иде. Әмма Паулның андый шикләре булмаган, һәм ул аңа яхшы хәбәрне җиткергән. Яһүд кешесе булмаганга, төрмә сакчысы Изге Язмаларны белмәгән. Мәсихче булып китәр өчен, аңа башта Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән танышырга һәм аларны кабул итәргә кирәк булган. Шуңа күрә Паул белән Силас аңа Йәһвә сүзен төпле итеп сөйләгәннәр. Аллаһы Сүзенә өйрәтү аларга зур шатлык китергән, алар хәтта яралары турында да оныткандыр. Төрмә сакчысы исә аларның кан саркып торган тирән яраларын юып бәйләгән. Шуннан соң ул «үзе дә, өендәгеләренең барысы да тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән». Әйе, Паул белән Силас эзәрлекләүләрне шатлык белән кичергән, һәм бу зур фатихаларга китергән (Рәс. 16:32—34).

15. а) Бүген күп кенә Йәһвә Шаһитләре Паул белән Силастан ничек үрнәк ала? ә) Ни өчен кешеләргә кат-кат килергә кирәк?

15 Бүген дә күп кенә Йәһвә Шаһитләре, Паул белән Силас кебек, үз иманнары өчен төрмәгә эләгә һәм анда вәгазьли. Еш кына бу яхшы нәтиҗәләргә китерә. Эшчәнлегебез тыелган бер илдә Йәһвә Шаһитләренең хәтта 40 проценты хакыйкатьне төрмәдә утырганда ишеткән булган! (Ишаг. 54:17) Төрмә сакчысы җир тетрәүдән соң гына хакыйкатьне кабул иткән кебек, бүген дә күп кенә кешеләр, берәр тетрәндергеч вакыйгага очраганнан соң гына, яхшы хәбәргә колак сала. Менә ни өчен без яхшы хәбәрне тыңламаган кешеләргә вакыт узу белән яңадан киләбез.

«Алар безне... хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы?» (Рәсүлләр 16:35—40)

16. Паул белән Силасны камчылаганнан соң икенче көнне хәл ничек үзгәргән?

16 Паул белән Силасны камчылаганнан соң икенче көнне шәһәр хакимнәре аларны азат итәргә боерган. Ләкин Паул: «Алар безне, Рим гражданнары булсак та, халык алдында чыбыклап, судсыз төрмәгә яптылар, ә хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы? Юк инде! Килсеннәр дә, үзләре безне чыгарсыннар»,— дигән. Паул белән Силасның Рим гражданнары булуларын белгәч, шәһәр хакимнәре «куркып киткән», чөнки аларның хокукларын бозган икәнен аңлаган d. Әйе, хәл бөтенләй үзгәргән! Моңа кадәр шәһәр хакимнәре шәкертләрне халык алдында камчылаган, ә хәзер инде алар шәкертләрдән халык алдында гафу үтенергә тиеш булган. Гафу үтенгәч, алар Паул белән Силастан Филипиядән китүләрен сораган. Рәсүлләр шулай эшләгән дә, әмма башта, кардәшләрнең рухларын күтәрер өчен, алар белән очрашкан.

17. Яңа шәкертләр Паул белән Силасның үрнәгендә нәрсәгә өйрәнгән?

17 Паул белән Силас, үзләренең Рим гражданнары булулары турында алдан әйткән булса, камчылаудан кача алыр иде (Рәс. 22:25, 26). Ләкин ул чакта Филипиядәге шәкертләр, алар, Мәсих хакына газапланудан качар өчен, үз гражданлыгын куллана, дип уйлар иде. Ә бу Рим гражданлыгы булмаган шәкертләрнең иманнарын какшатмас идеме? Закон бит аларны камчылаудан якламаган. Паул белән Силас, хокукларын кулланмыйча, камчылау һәм төрмә аша үткәнгә, яңа шәкертләр эзәрлекләүләрдә тугры калып була икәнен күргән. Соңрак исә Паул белән Силас үз хокукларын яклаганга, шәһәр хакимнәренә алар белән үзләрен законсыз тотканнарын халык алдында танырга туры килгән. Ә бу, үз чиратында, Паулның имандашларына киләчәктә андый һөҗүмнәрдән күпмедер дәрәҗәдә яклау биргәндер.

18. а) Өлкәннәр Паулдан ничек үрнәк ала? ә) Ничек без бүгенге көннәрдә «яхшы хәбәрне яклыйбыз һәм законлаштырабыз»?

18 Бүген дә өлкәннәр имандашларын үз үрнәкләре белән өйрәтә. Алар үзләре дә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп биргән киңәшләре буенча эш итә. Өстәвенә, без, Паул кебек, хокукларыбызны ничек һәм кайчан кулланырга икәнен хәл иткәндә, уйлап эш итәбез. Кирәк булганда, без җирле судларга, илнең Югары судына я хәтта халыкара судларга мөрәҗәгать итәбез. Безнең максатыбыз — социаль үзгәрешләр үткәрү түгел, ә, Паул Филипиядәге җыелышка язганча, «яхшы хәбәрне яклау һәм законлаштыру» (Флп. 1:7). Судлар нинди генә карарлар чыгарса да, без, Паул һәм аның хезмәттәшләре кебек, алга таба да изге рух безне җибәргән урыннарда яхшы хәбәрне сөйләргә тәвәккәл (Рәс. 16:10).

a 128 нче биттәге  «Лүк — Рәсүлләр китабының язучысы» дигән рамканы карагыз.

b Филипиядә яһүдләрнең синагогасы булмаган. Моның бер сәбәбе — Филипиянең хәрби шәһәр булуындадыр. Бәлки, шуңа күрә яһүдләргә синагога ачарга рөхсәт ителмәгәндер. Икенче сәбәп тә булырга мөмкин: синагога ачар өчен, ким дигәндә ун яһүд ир-аты кирәк булган, ә Филипиядә яһүди ир-атлар аз булгандыр, күрәсең.

d Рим гражданының Рим законы буенча судка мөрәҗәгать итәргә хокукы булган, һәм аңа судсыз халык алдында җәза бирергә ярамаган.