Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 БҮЛЕК

Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»

Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»

Паул оста итеп өйрәтә; Бируя яшәүчеләре яхшы үрнәк күрсәтә

Рәсүлләр 17:1—15 кә нигезләнгән

1, 2. Филипиядән Тисалуникә шәһәренә кемнәр бара һәм алар, бәлки, нәрсә турында сөйләшәләрдер?

 КЫЯЛЫ таулар аша римлылар салган юл үтә. Әле анда, әле монда төрле тавышлар яңгырый: ишәкләр акыра, арба тәгәрмәчләре шыгыр-шыгыр килә, төрле юлчыларның, шул исәптән гаскәриләр, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләрнең, сөйләшеп барулары ишетелә. Бу юлдан Паул, Силас һәм Тимути дә бара. Аларга Филипия шәһәреннән диңгез буенда урнашкан Тисалуникәгә якынча 130 километр ара үтәргә кирәк. Бу юл аеруча Паул белән Силас өчен җиңелләрдән түгел, чөнки аларның Филипиядә алган җәрәхәтләре әле дә авыртып тора (Рәс. 16:22, 23).

2 Кардәшләрнең үзара аралашулары озын юлларын җиңеләйтеп җибәрә. Алар Филипиядә төрмә сакчысының, аның гаиләсенең хакыйкатьне кабул итүен исләренә төшерә. Бу аларны Аллаһы сүзен алга таба да таратырга тагы да ныграк дәртләндерә. Шулай да, Тисалуникә шәһәренә якынлашканда, алар андагы халыкның үзләрен ничек кабул итәчәкләре турында фикерләшә. Аларга анда да һөҗүм итмәсләрме һәм, Филипиядә кыйнаган кебек, кыйнамаслармы?

3. Паулның кыюлык үрнәге турында уйлану кайсы яктан ярдәм итәр?

3 Соңрак Паул үз хисләре турында тисалуникәлеләргә болай дип язган: «Без Филипиядә газап чигеп, мыскыллауларга дучар булсак та, белгәнегезчә, Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып, күп кенә каршылыкларга карамастан, сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен сөйләдек» (1 Тис. 2:2). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Филипиядәге хәлләрдән соң Паул Тисалуникәгә керергә бераз курыккандыр, һәм аның хисләрен аңлап була. Әмма Паул һич тә шикләнмәгән: Йәһвә аны ныгытыр һәм аңа кыю булырга булышыр. Ә сезнең кайчан да булса яхшы хәбәрне сөйләргә курыкканыгыз булдымы? Әгәр дә шулай булса, Паулның үрнәге турында уйлану сезгә кыю булырга ярдәм итәр (1 Көр. 4:16).

Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты» (Рәсүлләр 17:1—3)

4. Ни өчен Паул Тисалуникәдә өч атнадан артыграк вакыт үткәргән дип фаразлап була?

4 Лүк язганча, Паул, Тисалуникәдә булганда, синагогада өч шимбә рәттән вәгазьләгән. Бу сүзләр Паулның бу шәһәрдә нибары өч атна гына булганын аңлатамы? Юк, күрәсең. Бәлки, Паул, Тисалуникәгә килгәннән соң берникадәр вакыт үткәч кенә, синагогага баргандыр. Ни өчен алай дип әйтергә була? Үз хатларында Паул, Тисалуникәдә булганда, үзебезне тәэмин итәр өчен, эшләдек дип язган (1 Тис. 2:9; 2 Тис. 3:7, 8). Өстәвенә, ул бу шәһәрдә булганда, Филипиядәге кардәшләр аңа ике тапкыр матди ярдәм җибәргән (Флп. 4:16). Моннан Паул Тисалуникәдә өч атна гына түгел, ә күбрәк вакыт үткәргән дигән нәтиҗә ясап була.

5. Паул синагогада ничек вәгазьләгән?

5 Паул синагогага барган. Ул, кыюланып, анда җыелган кешеләр белән «Язмалар нигезендә фикер алышкан, өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлаткан һәм исбат иткән. „Мин сезгә Гайсә турында игълан итәм, һәм ул — шул Мәсих“,— дип әйткән Паул» (Рәс. 17:2, 3). Паул, вәгазьләгәндә, үз тыңлаучыларының хисләрендә уйнамаган — ул аларга фактлар китереп вәгазьләгән. Синагогага йөргән кешеләр Изге Язмаларны яхшы белгән һәм анда язылганнарга ышанган. Әмма аларга аңлау җитеп бетмәгән. Шуңа күрә Паул алар белән Аллаһы Сүзе нигезендә фикер алышкан, аны аңлаткан һәм насаралы Гайсә — Мәсих икәнен дәлилләгән.

6. Гайсә, терелтелгәннән соң, үз шәкертләренең иманнарын ничек ныгыткан?

6 Паул Гайсәнең үрнәге буенча эш иткән. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә Адәм Улы газап чигәргә, үләргә һәм терелтелергә тиеш дип әйткән (Мат. 16:21). Үледән терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә күренгән. Терелү факты инде үзе үк аның дөресен сөйләгәнен исбатлаган. Ләкин Гайсә, шәкертләренә күренсә дә, моның белән генә чикләнмәгән, ә, «Муса белән бөтен пәйгамбәрләр язмаларыннан башлап, бар Язмаларда үзе турында язылганнарны аңлатып биргән». Нәтиҗәдә, шәкертләр болай дип шатланып әйткән: «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» Әйе, Гайсәнең җентекле аңлатулары шәкертләрнең иманнарын ныгыткан һәм аларны эш итәргә дәртләндергән (Лүк 24:13, 27, 32).

7. Ни өчен, кешеләрне өйрәткәндә, Аллаһы Сүзен куллану мөһим?

7 Аллаһы Сүзе зур кодрәткә ия (Евр. 4:12). Шуңа күрә без дә, Гайсә Мәсих, Паул һәм башка рәсүлләр кебек, Аллаһы Сүзен кулланып өйрәтәбез. Без, кешеләр белән фикер алышканда, аларга Изге Язмаларны аңлатабыз һәм, сүзләребезне раслар өчен, андагы шигырьләрне ачып күрсәтәбез. Моның белән без тәгълиматларыбыз шәхси карашларга түгел, ә Аллаһы Сүзенә нигезләнгәнен дәлиллибез. Бу үзебезгә дә кыюлык өсти һәм ышаныч белән сөйләргә булыша, чөнки без үзебезнең түгел, ә Аллаһы хәбәрен җиткергәнебезне аңлыйбыз.

«Кайберләре Гайсә шәкерте булып китте» (Рәсүлләр 17:4—9)

8—10. a) Тисалуникәдәге халык яхшы хәбәргә ничек караган? ә) Ни өчен кайбер яһүдләр Паулдан көнләшкән? б) Каршы килүчеләр нәрсә эшләгән?

8 Гайсә болай дип әйткән: «Кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар» (Яхъя 15:20). Паул бу сүзләрнең дөреслегенә үз тәҗрибәсеннән күп мәртәбә инанган. Тисалуникәдәге кайберәүләр Паулны теләп тыңлаган, ә кайберәүләр аның вәгазьләвен кире каккан. Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр турында Лүк болай дип яза: «Аларның кайберләре [яһүдләр] Гайсә шәкерте булып китте һәм Паул белән Силаска кушылды. Аллаһыга гыйбадәт кылучы бихисап күп грек һәм күп кенә абруйлы хатын-кызлар да аларга кушылды» (Рәс. 17:4). Изге Язмаларны яхшырак аңлый башлаганга, бу яңа шаһитләр, һичшиксез, бик сөенгән.

9 Ләкин кайбер яһүдләр Паулга нәфрәтләнеп караган һәм аның «бихисап күп грекларны» мәсихче булырга инандырганы өчен аңардан көнләшкән. Моңа кадәр бу яһүдләр кайбер грекларны, Еврей Язмалары нигезендә өйрәтеп, прозелит иткән һәм шуңа күрә аларны үз милке дип санаган. Ә хәзер Паул синагогада бу грекларны башка нәрсәгә өйрәтә! Моның аркасында яһүдләрнең бик нык ачулары килгән.

«Алар Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу нияте белән... бәреп керделәр» (Рәсүлләр 17:5)

10 Аннан соң нәрсә булганы турында Лүк болай дип яза: «Яһүдләр көнләштеләр һәм, базар мәйданында эшсез йөргән усал кешеләрнең кайберләрен алып, халык җыйдылар да шәһәрдә чуалыш күтәрделәр. Алар Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу нияте белән Ясун йортына бәреп керделәр. Әмма аларны тапмагач, Ясунны һәм кайбер кардәшләрне шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып киттеләр. Алар болай дип кычкыра иде: „Бөтен җиһанда тынычлыкны бозып йөрүчеләр хәзер монда да килделәр, ә Ясун аларны үз йортында кунак итте. Аларның барысы да бүтән бер патша — Гайсә бар дип, кайсарның законнарына каршы чыга“» (Рәс. 17:5—7). Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре белән булган бу хәл ничек булып бетәр?

11. Яһүдләр Паул белән Силасны нәрсәдә гаепләгән һәм алар нинди законга ишарә ясаган, күрәсең? (Искәрмәне карагыз.)

11 Яһүдләр, Паул белән Силастан котылыр өчен, халык төркемен котырткан. Ярсулы халык төркеме бик куркыныч: ул, ургылып аккан елга сыман, үз юлында булган бар нәрсәне агызып алып китә. «Шәһәрдә чуалыш күтәреп», яһүдләр шәһәр башлыкларын Паул белән Силас җитди җинаятьләр кылган дип ышандырырга теләгән, аларны «бөтен җиһанда тынычлыкны боза» дип гаепләгән. Чынлыкта исә Тисалуникәдә Паул һәм аның хезмәттәшләре түгел, ә яһүдләр үзләре чуалыш күтәргән! Өстәвенә, каршы килүчеләр, болар бүтән бер патша — Гайсә турында вәгазьли һәм шулай итеп императорның законын боза, дип әйткән. Бу гаепләүләре тагы да җитдирәк булган a.

12. Тисалуникәдәге яһүдләрнең гаепләүләре никадәр җитди булган?

12 Хәтерләгәнебезчә, дини җитәкчеләр Гайсәне дә шундый ук нәрсәләрдә гаепләгән. Алар Пилатка болай дигән: «Без бу кешене халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. Ул... үзен Мәсих, патша дип атый» (Лүк 23:2). Нәтиҗәдә, Пилат Гайсәне үлемгә хөкем иткән. Ул моны император Тиберийдан курыкканга эшләгән, күрәсең. Чөнки Тиберий Пилатны, ул дәүләткә каршы хыянәт итүгә күз йома, дип гаепли алган. Тисалуникәдәге яһүдләрнең гаепләүләре дә кардәшләр өчен аяныч нәтиҗәләргә китерә алган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Императорга каршы хыянәт итүдә гаепләүләр чыннан да җитди булган. Алар хәтта расланмаган булса да, еш кына үлем җәзасына китергән». Тисалуникәдәге каршы килүчеләр үз максатына ирешә алырмы?

13, 14. а) Ни өчен Тисалуникәдә каршы килүчеләр үз максатына ирешә алмаган? ә) Паул Гайсәнең нинди киңәше буенча эш иткән һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

13 Бу усал кешеләр Тисалуникәдә вәгазь эшен туктата алмаган. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — алар Паул белән Силасны таба алмаганнар. Өстәвенә, шәһәр хакимнәренә гаепләүчеләрнең сүзләре ышанычсыз булып күренгән, күрәсең. Шуңа күрә, «залог алганнан соң», алар Ясун белән башкаларны җибәргән (Рәс. 17:8, 9). Паул, Гайсәнең «еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез булыгыз» дигән киңәше буенча эш итеп, куркынычтан качкан һәм башка җирләрдә вәгазьләвен дәвам иткән (Мат. 10:16). Әйе, Паул, кыю эш итсә дә, саклык чараларын да күргән. Бүген мәсихчеләр аның үрнәге буенча ничек эш итә ала?

14 Бүген дә христиан дине әһелләре кайвакыт халык төркемен безгә каршы котырта. Алар хакимнәрне Йәһвә Шаһитләре — экстремистлар һәм хыянәтчеләр дип ышандырырга тырыша. Беренче гасырдагы кебек, аларны моңа көнләшү этәрәдер. Ничек кенә булмасын, без ачулы, килешмәүчән кешеләр белән бәхәсләшеп утка кермибез. Мәсәлән, хезмәттә андый кеше очраганда, без тыныч кына китәбез. Вакыт узгач һәм барысы да тынычлангач кына, без, территориябезгә кире кайтып, эшебезне дәвам итәбез.

Алар «теләбрәк өйрәнә иде» (Рәсүлләр 17:10—15)

15. Бируядәге яһүдләр яхшы хәбәрне ничек кабул иткән?

15 Паул белән Силасның иминлеге турында кайгыртып, кардәшләр аларны якынча 65 километр ераклыкта урнашкан Бируя шәһәренә җибәргән. Бу шәһәргә килгәч, Паул синагогага барган һәм анда вәгазьләгән. Лүк Бируядәге яһүдләр турында болай дип яза: «Мондагылар тисалуникәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә иде. Алар сүзне бик ашкынып кабул итте, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерде» (Рәс. 17:10, 11). Андый эчкерсез кешеләрне очрату никадәр күңелле булгандыр! «Мондагылар тисалуникәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә» дигән сүзләр Тисалуникәдә хакыйкать белән танышкан кешеләр Изге Язмаларны тырышып өйрәнмәгән дигәнне аңлатамы? Юк. Монда сүз шәкертләр турында түгел, ә гомумән Тисалуникәдәге яһүдләр турында бара. Ә андагы яңа шәкертләр турында Паул соңрак болай дип язган: «Без Аллаһыга өзлексез рәхмәтләр укыйбыз, чөнки сез бездән Аллаһы сүзен ишеткәч, аны кеше сүзе итеп түгел, ә Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез (ул чыннан да Аллаһы сүзе бит), һәм бу сүз сезгә, иман итүчеләргә, тәэсир итеп тора» (1 Тис. 2:13).

16. Ни өчен бируялеләр мактауга лаек булган?

16 Паул яңа нәрсәләрне сөйләсә дә, бируялеләр аны игътибар белән тыңлаган һәм Паул аңлаткан шигырьләрне Изге Язмаларны ачып тикшергән. Алар моны шимбә көнне генә түгел, ә һәр көн бик ашкынып эшләгән. Бируялеләр чиктән тыш шикләнүчән дә, җиңел ышанучан да булмаган. Алар Аллаһы Сүзен яңа белемнәр яктылыгында аңларга тырышкан. Басынкы булганга, бируялеләр фикер йөртү рәвешләрен үзгәрткән һәм «Гайсә шәкерте булып киткән» (Рәс. 17:12). Әйе, Лүк аларны юкка гына мактамаган!

17. Без хакыйкатьтә инде күп ел йөрсәк тә, нәрсә эшләү мөһим?

17 Күп гасырлар узса да, бируялеләр Изге Язмаларны тырышып өйрәнү ягыннан яхшы үрнәк булып кала. Алар үзләренең мисалы Изге Язмаларда язылачак дип уйламагандыр да, әмма алар нәкъ Паул өметләнгәнчә һәм Йәһвә теләгәнчә эш иткән. Без дә кешеләрне Изге Язмаларны тырышып өйрәнергә һәм үз иманнарын Аллаһы Сүзенә нигезләп үстерергә дәртләндерәбез. Үзебез турында әйткәндә, хакыйкатьтә ничә ел йөрсәк тә, безгә, Изге Язмаларны тагы да тырышыбрак өйрәнеп, бу белемнәрне тормышта куллануыбызны дәвам итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә үзебезне төзәтергә һәм тәрбияләргә мөмкинлек бирербез (Ишаг. 64:8). Нәтиҗәдә, без аның кулында файдалы корал булып калырбыз һәм аны сөендерербез.

18, 19. а) Ни өчен Паул Бируядән киткән һәм ул нәрсә эшләргә тәвәккәл булган? ә) Паулны нинди территория көткән?

18 Паул Бируядә озак тормаган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Тисалуникәдәге яһүдләргә Паулның Бируядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве мәгълүм булгач, алар, халыкны котыртып шау-шу күтәрер өчен, Бируягә килделәр». Хакыйкать дошманнары никадәр үҗәт булган! Паулны Тисалуникәдән куып чыгару гына җитмәгән — алар Бируягә дә килгән һәм анда да авырлыклар тудырырга тырышкан. Әмма барысы да бушка булган. Лүк болай дип яза: «Кардәшләр Паулны шунда ук диңгез буена озатты, ә Силас белән Тимути Бируядә калды. Паулны Афинага кадәр озаткач, кардәшләр кире кайтып китте. Паул аларга, Силас белән Тимути мөмкин кадәр тизрәк килеп җитсен, диде» (Рәс. 17:13—15). Вәгазьлисе урыннар күп булганга, Паул, башка җиргә китеп, вәгазьләвен дәвам иткән. Аңардан үрнәк алып, әйдәгез, без дә, дошманнарның басымына бирешмичә, вәгазьләвебезне дәвам итәргә тәвәккәл булыйк!

19 Паулның Тисалуникә белән Бируядә төпле шаһитлек бирүеннән без кыю булуның һәм Изге Язмалар нигезендә фикер алышуның мөһимлеген тагын бер кат күрдек. Хәзер исә Паулны башка территория көткән. Ул Афинада мәҗүсиләргә вәгазьләргә тиеш булган. Алар хакыйкатьне ничек кабул итәр? Моның турында без киләсе бүлектән белербез.

a Бер галим язганча, ул вакыттагы бер закон буенча «император урынына бүтән патша киләчәк дип һәм ул императорны хөкем итәчәк дип» әйтергә ярамаган. Паулга каршы чыккан яһүдләр аны нәкъ бу законны бозуда гаепләгәндер. (137 нче биттәге  «Рәсүлләр китабы һәм кайсарлар» дигән рамканы карагыз.)