Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рәсемнәр индексы

Рәсемнәр индексы

Битләр күрсәтелгән

  • Тышлык Паул, Тәбифә, Галиун, Лүк, рәсүлләр һәм гыйбадәтханә сакчысы, саддукей, Паулны Кайсариягә алып барган гаскәриләр, рупор белән җиһазландырылган машина, патефоннар ярдәмендә вәгазьләүче кардәшләр.

  • 1 нче бит Богауланган Паул һәм Лүк йөк корабында Римга бара.

  • 2, 3 нче битләр Җитәкче советның әгъзалары Джон Барр һәм Теодор Ярач дөнья картасын карый.

  • 11 нче бит Гайсә Гәлиләядәге бер тауда 11 тугры рәсүленә һәм башка шәкертләренә вәгазьләргә йөкләмә бирә.

  • 14 нче бит Гайсә күккә аша. Рәсүлләре, аңа карап, аны күзләре белән озатып кала.

  • 20 нче бит Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр төрле телләрдә вәгазьли башлый.

  • 36 нчы бит Рәсүлләр ярсыган Каяфәс алдында тора. Гаепләнгән кешеләрне кулга алыр өчен, Югары киңәшмә карамагында сакчылар бар.

  • 44 нче бит Аста: Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнчыгыш Германиядә кардәшләребезне, Америка шымчылары дип нахакка гаепләп, хөкем иткәннәр («Neue Berliner Illustrierte» 1950 ел, 3 октябрь чыгарылышы).

  • 46 нчы бит Стифән Югары киңәшмә алдында тора. Алгы планда — ортодоксаль фарисейлар, арткы планда бай саддукейлар сурәтләнгән.

  • 54 нче бит Петер яңа шәкерт өстенә кулларын куя; акча тоткан Шимун моны күзәтеп тора.

  • 75 нче бит Петер һәм аның белән килгән берничә кеше Көрнили йортына керә. Көрнилинең сул җилкәсе аша аның йөзбашы икәнен күрсәткән махсус кием салынган.

  • 83 нче бит Фәрештә Петерне төрмәдән азат итә; бу хәл Антоний ныгытмасындагы төрмәдә булгандыр.

  • 84 нче бит Аста: 1945 елда Канадада, Монреаль шәһәрендә, халык төркеме Йәһвә Шаһитләренә һөҗүм итә («Weekend Magazine» 1956 ел, июль чыгарылышы).

  • 91 нче бит Паул белән Барнабны Писидиядәге Антиохтан, өстерәп, шәһәр читенә чыгарып ташлыйлар. Арткы планда акведук күренә. Ул б. э. беренче гасырының башында төзелгән булгандыр.

  • 94 нче бит Паул белән Барнаб Листрадагы халыкның үзләренә табынырга тырышуларын кире кага. Еш кына листралыларның корбан китерүе шау-шулы бәйрәмгә әйләнгән.

  • 100 нче бит Өстә: Силас белән Яһүд Суриядәге Антиохта дәртләндергеч сүзләр белән җыелышны ныгыта (Рәс. 15:30—32). Аста: район күзәтчесе Угандадагы бер җыелышта нотык сөйли.

  • 107 нче бит Иерусалимдагы кардәшләр бер йортта җыелган.

  • 124 нче бит Паул белән Тимути — Рим сәүдә корабында. Еракта маяк күренә.

  • 139 нчы бит Паул белән Силас ярсыган халык төркеменнән ишегалдына качып яшеренә.

  • 155 нче бит Галиун Паулны ярсыган гаепләүчеләреннән яклый. Галиун өстендә кызгылт-шәмәхә төстәге киң тасма белән бизәлгән, ак «тога», ә аягында калцеи дип аталган аяк киеме. Бу кием аның дәрәҗәсен күрсәтә.

  • 158 нче бит Димитер Эфестәге көмешчеләргә мөрәҗәгать итә. Алар ясаган Артемиданың кечкенә храмнары сувенир итеп сатыла.

  • 171 нче бит Паул үз хезмәттәшләре белән корабка утыра. Арткы планда б. э. к. беренче гасырда төзелгән һәйкәл күренә.

  • 180 нче бит Аста: 1940 елларда Канадада басмаларыбыз тыелган вакытта яшь кардәшнең яшерен генә басмалар китерүе сурәтләнгән.

  • 182 нче бит Өлкәннәр Паулга киңәш бирә. Арткы планда Лүк белән Тимути; алар Паул белән бергә Иерусалимга иганәләр китергән.

  • 190 нчы бит Антоний ныгытмасында Паулның бертуганының улы Клавдий Лисий белән сөйләшә. Паул шул ныгытмадагы төрмәдә утыргандыр. Тәрәзәдән гыйбадәтханә күренә.

  • 206 нчы бит Паул корабта озак юлдан һәм борчылудан җәфаланып беткән кешеләр белән дога кыла.

  • 222 нче бит Чылбыр белән гаскәригә бәйләнгән Паул балконнан Рим шәһәренә карап тора.