10 БҮЛЕК
«Йәһвә сүзе... киң таралды»
Петер төрмәдән азат ителә, эзәрлекләүләр яхшы хәбәрнең таралуын туктата алмый
Рәсүлләр 12:1—25 кә нигезләнгән
1—4. Петер нинди хәлгә эләккән һәм сез, аның урынында булган булсагыз, нәрсә хис итәр идегез?
ПЕТЕР артыннан төрмәнең авыр тимер капкасы шап итеп ябыла. Куллары чылбырлар белән ике сакчыга бәйләнгән рәсүлне камерага кертеп биклиләр. Петер алда үзен ни көткәнен белми. Ул төрмәдә күп сәгатьләр, ә бәлки, хәтта көннәр үткәрә. Монда сакчылардан һәм буш стеналардан тыш бүтән бернәрсә дә юк.
2 Петер аяныч хәбәр ала: Һируд Әгрип I аны үтерергә җыена a. Әгрип моны Пасахтан соң, халык күңелен табар өчен, эшләргә ниятли. Бу буш янаулар гына түгел, чөнки күптән түгел генә Һируд рәсүл Ягъкубны инде үтерткән булган.
3 Җәза көне алдыннан Петер, караңгы камерада утырып, нәрсә турында уйлана? Бәлки, ул Гайсәнең «башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр» дигән сүзләрен исенә төшерәдер һәм бу вакыт килеп җитте дип уйлыйдыр (Яхъя 21:18, 19).
4 Әгәр дә сез Петернең урынында булган булсагыз, үзегезне ничек хис итәр идегез? Өметсезлеккә бирелер идегезме? Әйдәгез, Петер белән аның имандашларының эзәрлекләүләргә ничек караганын һәм без алардан нәрсәгә өйрәнә алганыбызны карап үтик. Без Гайсәнең чын шәкертләре өчен бернинди хәл дә өметсез түгел икәнен күрербез.
«Җыелыш аның турында Аллаһыга ялварып дога кылды» (Рәсүлләр 12:1—5)
5, 6. a) Ни өчен Һируд Әгрип I мәсихче җыелышны эзәрлекли башлаган һәм ул нәрсә эшләгән? ә) Ни өчен Ягъкубның үтерелүе җыелыш өчен зур югалту булган?
5 Без үткән бүлектә карап киткәнчә, Көрнили белән аның гаиләсе мәсихчеләр булып киткәннән соң, башка халык кешеләре еврей мәсихчеләре белән бергә Аллаһыга гыйбадәт кыла башлаган. Ләкин яһүд динен тоткан еврейләргә бу бер дә ошамаган, һәм алар мәсихчеләрне тагы да ныграк нәфрәт итә башлаган.
6 Хәйләкәр идарәче буларак, Һируд бу хәлне яһүдләрнең илтифатын яулар өчен кулланырга теләгән, шуңа күрә ул мәсихчеләрне эзәрлекли башлаган. Мәсәлән, ул «Ягъкубны кылыч белән чабып үтерткән» (Рәс. 12:2). Ягъкуб Гайсә өчен аеруча якын кешеләрнең берсе булган, һәм Һируд, мөгаен, моны белгәндер. Ягъкуб Гайсә кыяфәтенең үзгәргәнен үз күзләре белән күргән һәм кайбер рәсүлләр генә күргән могҗизаларга шаһит булган (Мат. 17:1, 2; Марк 5:37—42). Шулай ук Гайсә Ягъкубны һәм аның бертуганы Яхъяны ашкынучанлык күрсәткәннәре өчен «күк күкрәү угыллары» дип атаган (Марк 3:17). Әйе, андый кыю, тугры рәсүлнең үтерелүе җыелыш өчен зур югалту булган.
7, 8. Петер төрмәдә утырганда, җыелыш нәрсә эшләгән?
7 Ягъкубның үтерелүе яһүдләргә ошаган, шуңа күрә Һируд Петерне дә үтертергә ниятләгән һәм, инде әйтелгәнчә, аны кулга алып төрмәгә утырткан. Бу китапның 5 нче бүлегеннән белгәнебезчә, элек тә хакыйкать дошманнары рәсүлләрне төрмәгә ташлаган булган, әмма алар аннан чыккан. Бәлки, Һируд моны белгәндер, шуңа күрә ул Петерне күз дә йоммыйча сакларга кушкан. Петерне көне-төне 16 сакчы, чиратлашып, икешәрләп саклаган, ә инде Петер качса, сакчыларны үлем җәзасы көткән. Ә Петернең имандашлары ул вакытта нәрсә эшләгән?
8 Рәсүлләр 12:5 тә болай диелгән: «Петер төрмәдә утырган вакытта җыелыш аның турында Аллаһыга ялварып дога кылды». Әйе, кардәшләрнең догалары кайнар һәм эчкерсез булган. Ягъкубның үлеме аркасында кардәшләр өметсезлеккә бирелмәгән һәм догалары җавапсыз кала дип уйламаган. Бүген дә догаларыбыз Аллаһы өчен бик мөһим. Алар аның ихтыяры буенча булса, ул җавап бирә (Евр. 13:18, 19; Ягък. 5:16). Моны истә тотыйк!
9. Петер турында сорап дога кылган кардәшләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
9 Сез авырлыклар кичергән кардәшләрне беләсезме? Бәлки, алар эшчәнлегебез тыелган илдә яшидер һәм эзәрлекләүләргә очрыйдыр. Ә бәлки, табигать афәтләреннән зыян күрә, я гаиләдә авырлыклар кичерә, я төшенкелеккә бирелгән, я башка иман сынауларына очрагандыр. Без алар турында ялварып дога кыла алабыз. Дога кылыр алдыннан уйланыйк һәм алар турында исемнәрен әйтеп дога кылыйк. «Догаларны Тыңлаучы» Йәһвәне бу бик сөендерер (Зәб. 65:2). Шуны да онытмыйк: авыр вакытлар килгәндә, без дә кардәшләрнең догаларына мохтаҗ булырга мөмкин.
«Минем арттан бар» (Рәсүлләр 12:6—11)
10, 11. Йәһвәнең фәрештәсе Петерне төрмәдән ничек азат иткән?
10 Петер иртәгәсе көн турында борчылганмы? Без моны төгәл белмибез. Һәрхәлдә, бу нык иманлы кеше Йәһвә аның белән булачагына шикләнмәгән (Рим. 14:7, 8). Ул үзен саклаган ике гаскәри арасында изрәп йоклаганда, кинәт Йәһвәнең фәрештәсе пәйда булган һәм төрмә эче яктырып киткән. Фәрештә Петерне уяткан. Шунда тимер чылбырлар Петернең кулларыннан шуып төшкән. Петер андый могҗиза буласын көтмәгәндер! Ә сакчылар моны күрмәгән булса кирәк.
11 Фәрештә Петергә берничә кыска күрсәтмә биргән: «Тизрәк тор!», «Билеңне бу һәм аягыңа ки», «Өс киемеңне ки дә минем арттан бар». Петер тоткарланмыйча шулай эшләгән дә. Төрмә бүлмәсеннән чыккач, алар сакчылар тора торган урыннарны үткән һәм шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиткән. Бәлки, Петер, капка аша ничек үтәрбез икән, дип уйлап куйгандыр. Әмма шунда «капка үзеннән-үзе ачылган». Фәрештә, Петерне урамга чыгаргач, юкка чыккан, ә Петер, аңына килеп, моның барысының чынбарлыкта булганын аңлаган. Ул чыннан да иректә булган! (Рәс. 12:7—11)
12. Ни өчен Йәһвәнең Петерне азат иткәне турында уйлану безне ныгыта?
12 Петерне ул вакыттагы иң көчле бөтендөнья державасының бер идарәчесе төрмәгә утырткан булса да, ул иреккә чыккан. Әйе, Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен коткарыр өчен чиксез кодрәте бар. Әмма ул һәрбер хезмәтчесен могҗизалы рәвештә коткармый. Мәсәлән, ул — рәсүл Ягъкубның, ә еллар узгач, Петернең үтерелүенә юл куйган. Бүген дә без Йәһвә безне могҗизалы рәвештә авырлыклардан азат итәр дип көтмибез. Ләкин үзгәрми торган Аллаһыбыз безне калдырмаячак (Мал. 3:6). Озакламый ул үзенең Улы аша миллионлаган кешеләрне үлем төрмәсеннән азат итәчәк (Яхъя 5:28, 29). Эзәрлекләүләргә һәм басымга юлыкканда, моны аңлау безне ныгыта ала.
«Аны күргәч, алар бик нык гаҗәпләнделәр» (Рәсүлләр 12:12—17)
13—15. а) Мәрьям йортында җыелган кардәшләр Петерне ничек каршы алган? ә) Бу очрактан соң Рәсүлләр китабында күбрәк кем турында сүз бара? б) Петер, башка урынга китсә дә, нәрсә эшләвен дәвам иткән?
13 Петер, караңгы урамда ялгызы гына калгач, якында гына яшәгән Мәрьям исемле апа-кардәшнең йортына киткән. Күрәсең, Мәрьям чагыштырмача бай тол хатын булган. Ул үзенең зур йортында хәтта җыелышны кабул итә алган. Мәрьям Марк дип аталган Яхъяның әнисе булган. Бу өзектә Марк Рәсүлләр китабында беренче тапкыр искә алына. Соңрак ул Петергә үз улы кебек якын булып киткән (1 Пет. 5:13). Ул төнне, инде соң булса да, кардәшләр Мәрьямнең йортында Петернең азат ителүен сорап дога кылган. Аллаһы аларның догаларына искиткеч рәвештә җавап биргән.
14 Петер капканы шакыгач, бу тавышка Рода исемле хезмәтче кыз чыккан («роза» дигәнне аңлаткан бу грек исеме ул вакытта бик таралган булган). Петернең тавышын ишетеп, Рода үз колакларына үзе ышанмаган. Шатлыгыннан ишекне дә ачмыйча, ул, йөгереп, өйгә кереп киткән һәм капка янында Петернең торганын хәбәр иткән. Кардәшләр, аның сүзләренә шикләнеп: «Акылдан яздыңмы әллә?» — дип әйткән. Әмма, кыз үз сүзендә нык торганга, алар капка янында Петердән хәбәр алып килгән фәрештә тора дип фаразлаган (Рәс. 12:12—15). Петер исә шакуын дәвам иткән, һәм, ниһаять, кардәшләр, чыгып, ишекне ачкан.
15 Петерне күргәч, кардәшләр хәйран калган (Рәс. 12:16). Шатлыктан алар шау-шу күтәргән. Петергә хәтта, үзе белән нәрсә булганын сөйләр өчен, аларны тынычландырырга туры килгән. Ничек азат ителгәне турында сөйләгәннән соң, ул бу хакта шәкерт Ягъкубка һәм башка кардәшләргә хәбәр итәргә кушкан һәм, Һируд гаскәриләре аны тота алмасын өчен, куркынычсызрак урынга киткән. Аннан соң Рәсүлләр китабында күбрәк рәсүл Паул һәм аның хезмәте турында сөйләнә. Ә Петер тагын бер тапкыр 15 нче бүлектә генә искә алына. Анда ул сөннәткә утырту белән бәйле сорауны хәл итүдә катнаша. Һичшиксез, Петер, кайда гына булмасын, кардәшләрне ныгытуын дәвам иткән. Мәрьям йортында җыелган кардәшләр турында әйткәндә, Петер белән очрашу аларның рухын күтәргән.
16. Ни өчен без киләчәк зур шатлык китерәчәк дип ышанабыз?
16 Кайвакыт Йәһвә без көткәннән дә күбрәкне бирә. Безгә Йәһвәнең андый фатихалары чагыштыргысыз зур шатлык китерә (Гыйб. сүз. 10:22). Петернең кардәшләре дә шундый шатлык кичергән. Ә киләчәктә безне тагы да күбрәк фатихалар көтә. Йәһвә үзенең бар вәгъдәләрен чынга ашырачак. Ул вакытта тормыш никадәр яхшы булачагын без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәгә тугры калыйк. Шул чакта бу гаҗәеп вакытны үз күзләребез белән күрә алырбыз.
«Йәһвәнең фәрештәсе... аңа шунда ук җәза бирде» (Рәсүлләр 12:18—25)
17, 18. Ни өчен җыелган халык Һирудка ялагайланган?
17 Петернең төрмәдән качканын белгәч, Һируд аптырап калган һәм ачудан ярсыган. Ул Петерне эзләп табарга боерган. Ә аны саклаган сакчылардан сорау алганнан соң, «аларга җәза бирергә кушкан», мөгаен аларны үтерткәндер (Рәс. 12:19). Әйе, Һируд Әгрип бик мәрхәмәтсез кеше булган. Ә Йәһвә аны җавапка тартканмы?
18 Петерне үтертә алмавы Һирудның мин-минлегенә тигән. Ләкин бер вакыйга аңа үзенең эгоистик омтылышларын канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән. Бервакыт Тир һәм Сидоннан Әгрип патша янына аның дошманнары тыныч-тату яшәргә теләкләрен белдерер өчен килгән. Әгрип, «патша киемнәренә киенеп», алар алдында нотык сөйләргә чыккан. Иосиф Флавий язганча, Һирудның киеме көмеш җепләр белән чигелгән булган. Шуңа күрә, кояш нурлары аңа төшкәндә, киеме җемелдәп торган. Бу кукрайган идарәче үз нотыгын сөйләгәндә, тыңлаучылары, ялагайланып: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — алла тавышы!» — дип кычкыра башлаган (Рәс. 12:20—22).
19, 20. a) Ни өчен Йәһвә Һирудка җәза биргән? ә) Ни өчен бу очрак безне юата?
19 Бөтен дан Аллаһыныкы, әмма Әгрип үзен данларга теләгән. Моның аркасында Йәһвәнең фәрештәсе аңа «шунда ук җәза биргән». Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, «ул кортлап үлгән» (Рәс. 12:23). Нинди хурлыклы үлемгә дучар булган бу һавалы идарәче! Иосиф Флавий дә Әгрипнең кинәт чирләп киткәнен раслый. Аның сүзләре буенча, Әгрип патша бу бәланең үзенә халыктан дан кабул иткәне аркасында төшкәнен таныган. Флавий язганча, биш көннән соң Әгрип үлгән b. Һируд Әгрип үзенә ялагайланган халыкны төзәткән булса яисә ким дигәндә аның белән ризалашмаган булса, бу бәладән кача алыр иде, ләкин ул алай эшләмәгән. Әйе, «горурлык — һәлакәткә... китерә» (Гыйб. сүз. 16:18).
20 Кайвакыт явыз кешеләр җәзасыз кала кебек тоела. Әмма без моңа гаҗәпләнмибез, чөнки «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» бит (1 Яхъя 5:19). Гаделсезлек хәтта Аллаһының хезмәтчеләрен җан тынычлыгыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Без карап киткән өзек безне юата ала, чөнки ул шуны исебезгә төшерә: Йәһвә гаделлекне яраткан хезмәтчеләрен яклаячак (Зәб. 33:5). Иртәме-соңмы ул гаделлекне урнаштырачак.
21. Рәсүлләр китабының 12 нче бүлегенең төп фикере нинди һәм бу бүлек безне нәрсәгә ышандыра?
21 Рәсүлләр китабының 12 нче бүлегенең азагында мондый дәртләндергеч сүзләр язылган: «Йәһвә сүзе исә киң таралды» (Рәс. 12:24). Бүген дә Аллаһы сүзе киң тарала, һәм бу Йәһвәнең вәгазь эшен фатихалап торуын раслый. Рәсүлләр китабының 12 нче бүлегендә рәсүл Ягъкубның үтерелүе, ә рәсүл Петернең төрмәдән азат ителүе турында әйтелсә дә, бу бүлекнең төп фикере мондый: Йәһвә Шайтанга мәсихче җыелышны юк итәргә һәм вәгазь эшен туктатырга рөхсәт итмәс. Безгә «каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» (Ишаг. 54:17). Аллаһы белән Гайсә Мәсихнең хезмәттәше булу һәм яхшы хәбәрне таратуда катнашу безнең өчен зур хөрмәт. Әйдәгез, аны һәрвакыт кадерлик!
a 79 нчы биттәге «Һируд Әгрип I» дигән рамканы карагыз.
b Бер табиб язганча, Иосиф Флавий һәм Лүк сурәтләп биргән билгеләрдән мондый нәтиҗә ясап була: күрәсең, йомры суалчаннар Һируд Әгрип эчәкләренең үткәрмәүчәнлегенә сәбәпче булган һәм аның үлеменә китергән. Андый суалчаннар кеше тәненнән ул косканда я үлгәндә генә чыгарга мөмкин. Бер белешмәлектә болай диелә: «Табиб буларак, Лүк барысын да бик төгәл итеп язганга, без Һирудның никадәр коточкыч үлем белән үлгәнен аңлыйбыз».