Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 БҮЛЕК

Шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз

Шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз

Рәсүлләр китабы турында кыскача мәгълүмат

1—6. Нинди очраклар Йәһвә Шаһитләренең төрле хәл-шартларда вәгазьләгәннәрен күрсәтә?

 ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ төрле хәл-шартларда вәгазьли. Мәсәлән, Ганада яшәүче Ребекка исемле Йәһвә Шаһите, мәктәптә укыганда, сумкасында һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны йөрткән һәм үз сыйныфташларына вәгазьләргә тырышкан. Ул хәтта берничә сыйныфташы белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган.

2 Африканың көнчыгыш ягында урнашкан Мадагаскар утравында бер гаиләле пар пионер булып хезмәт иткән. Тропик эсселеккә карамастан, алар даими рәвештә 25 километр ераклыктагы бер авылга йөргән. Анда алар Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргән.

3 Парагвай һәм тагын 15 илдән килгән кардәшләр Парагвай һәм Парана елгалары буенда яшәүче кешеләргә вәгазьләргә булган. Моның өчен алар зур көймә төзегән. Бу көймәнең күләме — 127 кубометр, анда 12 кеше урнаша алган. Бу ашкынучан кардәшләрнең тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы хәбәр хәтта бу ерак җиргә барып җиткән.

4 Аляскадагы кардәшләр җәй көне туристларга вәгазьләгән. Бу вакытта анда лайнерларда төрле милләттәге кешеләр килгәнгә, җирле Йәһвә Шаһитләре причалда төрле телләрдәге басмалар белән стенд куйган. Шулай ук Аляскадагы кардәшләр, самолетта ерак урыннарга очып, җирле халыкларга — алеутлар, атабасклар, цимшианнар һәм тлинкитларга шаһитлек биргән.

5 Техаста (АКШ) картлар йортында яшәгән Ларри, авариядән соң инвалид коляскасында утырса да, ашкынып вәгазьләвен дәвам иткән. Ул башкаларга Аллаһы Патшалыгы һәм оҗмахта үз аяклары белән йөри алачагы турында сөйләгән (Ишаг. 35:5, 6).

6 Мьянмада Мандалай шәһәрендәге кардәшләргә, конгресска барып җитәр өчен, өч көн паромда барырга кирәк булган. Алар, юлда вакытны әрәм итмичә, бүтән пассажирларга вәгазьләгән. Ә тукталышларда алар, чыгып, җирле кешеләргә басмалар тараткан. Паромга кайткач, алар яңа утырган кешеләргә дә вәгазьләгән.

7. Йәһвә Шаһитләре нинди ысуллар кулланып вәгазьли һәм аларның максаты нинди?

7 Бу очраклардан күренгәнчә, Йәһвәнең хезмәтчеләре бөтен дөньяда «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирә» (Рәс. 28:23). Алар кешеләр янына өйләренә килә, алар белән урамда сөйләшә һәм аларга телефон буенча шалтырата я хат яза. Транспортта да, эштә дә, ял иткәндә дә, алар яхшы хәбәрне сөйләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Вәгазьләү ысуллары төрле булса да, аларның максаты бер: кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләү (Мат. 10:11).

8, 9. а) Ни өчен вәгазь эшен чын могҗиза дип атап була? ә) Нинди сорау туа һәм аңа җавапны ничек табып була?

8 Кадерле укучыбыз, әгәр син дә яхшы хәбәрне вәгазьлисең икән, димәк, син Патшалык эшенә үз өлешеңне кертәсең. Йәһвә Шаһитләре бу эшне якынча 240 илдә башкара. Алар моны каты авырлыкларга, шул исәптән хөкүмәтләрнең эшчәнлегебезне тыюларына һәм эзәрлекләүләргә, карамастан эшли. Чыннан да, вәгазь эше ул — могҗиза!

9 Ни өчен Патшалык эшен Шайтан да, аның дөньясы да туктата алмый? Бу сорауга җавапны алыр өчен, безгә беренче гасырдагы вакыйгаларны искә төшерергә кирәк. Без бит ул вакытта башланган эшне дәвам иттерәбез.

Мөһим йөкләмә

10. Гайсәнең тормышы нәрсә тирәли әйләнгән һәм ул нәрсә белгән?

10 Мәсихче җыелышка нигез салган Гайсә өчен вәгазь эше иң мөһим эш булган. Ул болай дип әйткән: «Мин... Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем» (Лүк 4:43). Әмма Гайсә бу эшне үзе тәмамларга өлгермәячәген белгән. Яхшы хәбәр бит барлык халыкларга вәгазьләнергә тиеш булган (Марк 13:10). Алайса, кем һәм ничек бу эшне башкарыр?

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» (Маттай 28:19)

11. Гайсә үз шәкертләренә нинди эш кушкан һәм аларны нәрсәдә ышандырган?

11 Үледән терелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә күренгән һәм мондый мөһим йөкләмә биргән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). «Һәрвакыт сезнең белән булам» диеп, Гайсә үз шәкертләрен вәгазь эшендә аларга ярдәм итәчәгенә ышандырган. Аларга андый ярдәм бик тә кирәк булган, чөнки Гайсә мәсихчеләрне бар халыклар нәфрәт итәчәк дип алдан әйткән булган (Мат. 24:9). Өстәвенә, Гайсә изге рух аларга «җир читенә кадәр» вәгазьләргә ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән (Рәс. 1:8).

12. Нинди мөһим сораулар туа һәм ни өчен аларга җавапны белү мөһим?

12 Әмма мондый сораулар туа: Гайсәнең рәсүлләре һәм башка шәкертләре аның йөкләмәсен үтәп яшәгәнме? Мәсихчеләрнең чагыштырмача кечкенә төркеме, каты эзәрлекләүләргә карамастан, ничек төпле шаһитлек бирә алган? Гайсә Мәсих һәм Йәһвәнең изге рухы аларга ничек ярдәм иткән? Бу һәм башка сорауларга җавап Рәсүлләр китабында бирелә. Безгә ул вакыттагы вакыйгалар турында белү бик мөһим, чөнки Гайсә вәгазь эше «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» дәвам итәчәк дип әйткән. Димәк, аның вәгазьләргә йөкләмәсе безгә дә кагыла.

Рәсүлләр китабы турында кыскача мәгълүмат

13, 14. а) Рәсүлләр китабын кем язган һәм ул мәгълүматны кайдан алган? ә) Рәсүлләр китабында нәрсә турында сүз бара?

13 Рәсүлләр китабында аны кем язганы турында турыдан-туры әйтелми. Ләкин аның беренче сүзләреннән күренгәнчә, Рәсүлләр китабын да, Лүк Инҗилен дә бер үк кеше язган (Лүк 1:1—4; Рәс. 1:1, 2). Шулай итеп, Рәсүлләр китабын табиб һәм тарихчы Лүк язган дип санала (Көл. 4:14). Бу китапта 28 ел дәвамында барган вакыйгалар сурәтләнә: Гайсәнең күккә күтәрелүеннән алып Паулның Римда төрмәгә утыртылуына кадәр (б. э. 33 елы — б. э. 61 елы). Лүкнең кайвакыт «алар», ә кайвакыт «без» дигән сүзләрне куллануы аның кайбер вакыйгаларны үз күзләре белән күргәнен дәлилли (Рәс. 16:8—10; 20:5; 27:1). Ә үзе шаһит булмаган вакыйгалар турында тырыш тикшерүче Лүк Паулдан, Барнаб, Филип һәм башка шәкертләрдән ишетеп белгән, күрәсең.

14 Рәсүлләр китабында нәрсә турында сүз бара? Лүк Инҗилендә Гайсәнең хезмәте турында әйтелсә, Рәсүлләр китабында аның шәкертләренең хезмәте турында сөйләнә. Асылда, Лүк бу китапта «белемсез, гап-гади» дип саналган кешеләрнең гади булмаган эшне башкарулары турында яза (Рәс. 4:13). Ул мәсихче җыелышның ничек оештырылганы, үскәне; мәсихчеләрнең, төрле ысуллар кулланып, ничек ашкынып вәгазьләүләре һәм Йәһвәнең вәгазь эше белән ничек җитәкчелек иткәне турында сөйли (Рәс. 4:31; 5:42; 8:29, 39, 40; 13:1—3; 16:6; 18:24, 25). Шулай ук Рәсүлләр китабы Изге Язмаларның төп темасын — Мәсих идарәсендәге Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә Аллаһы исемен изгеләндерү темасын ассызыклый һәм бернинди эзәрлекләүләр дә Аллаһы эшен туктата алмаганын күрсәтә (Рәс. 8:12; 19:8; 28:30, 31).

15. Рәсүлләр китабын өйрәнү безгә нинди файда китерер?

15 Рәсүлләр китабын өйрәнү сезне, һичшиксез, мавыктырыр һәм иманыгызны ныгытыр. Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең ашкынучан һәм кыю булулары сезне битараф калдырмас. Хезмәтләре турында уйлану сезне алардан үрнәк алырга дәртләндерер һәм Гайсәнең шәкертләр әзерләгез дигән йөкләмәсен тагы да яхшырак үтәргә булышыр. Сез укыган китап сезгә Рәсүлләр китабын җентекләп өйрәнергә ярдәм итәр.

Изге Язмаларны өйрәнү өчен корал

16. Бу китап нинди өч максат белән язылган?

16 Бу китап өч максат белән язылган: 1) безне Йәһвәнең вәгазь эшен фатихалаганына ышандыру, 2) беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, ашкынучан булырга дәртләндерү һәм 3) җаваплы абый-кардәшләргә карата хөрмәт үстерергә булышу.

17, 18. Бу китап ничек төзелгән һәм аның нинди үзенчәлекләре бар?

17 Бу китап ничек төзелгән? Монда шигырьләр бер-бер артлы каралмый. Ул сигез кисәккә бүленгән. Аларның һәрберсе Рәсүлләр китабының бер өлешенә багышланган. Без Рәсүлләр китабында сурәтләнгән вакыйгаларга игътибар итәрбез һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрербез. Һәрбер бүлекнең башында аның төп фикере һәм нинди шигырьләргә нигезләнгәне китерелә.

18 Бу китапның кайбер файдалы үзенчәлекләренә игътибар итик. Бу китапта күп матур рәсемнәр бар. Алар ярдәмендә Рәсүлләр китабындагы вакыйгаларны күз алдына китерү һәм алар турында уйлану җиңелрәк булыр. Шулай ук күп кенә бүлекләрдә рамкалар бар. Аларда тугры хезмәтчеләр һәм бүтән кешеләр, төрле урыннар, вакыйгалар һәм йолалар турында мәгълүмат китерелә.

Вәгазьләгәндә, вакыт аз калганын истә тотыгыз

19. Вакыт-вакыт без нәрсә турында уйланырга тиеш?

19 Бу басма сезгә үз-үзегезне тикшерергә ярдәм итәр. Хакыйкатьтә ничә ел булуыбызга карамастан, һәрберебезгә, приоритетларым һәм хезмәткә карашым әле дә дөресме, дип уйланырга кирәк (2 Көр. 13:5). Үзебезне тикшерергә безгә мондый сораулар булышыр: «Мин вакыт аз калганын истә тотаммы һәм бу хезмәтемнән күренәме? (1 Көр. 7:29—31) Мин вәгазьдә ашкынып, инандырырлык итеп сөйлимме? (1 Тис. 1:5, 6) Мин вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә мөмкин кадәр күбрәк катнашырга тырышаммы? (Көл. 3:23

20, 21. Ни өчен безнең эшебез ашыгыч һәм без нәрсәгә омтылырга тиеш?

20 Гайсәнең безгә вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә кушканын һәрвакыт истә тотыйк. Бу дөньяның ахыры тиз якынлашып килгәнгә һәм шулкадәр күп кешеләрнең тормышлары куркыныч астында торганга, бу эш бик ашыгыч. Әлбәттә, без тагын күпме кеше хакыйкатьне кабул итәчәген белмибез (Рәс. 13:48). Һәрхәлдә, әле соң булганчы, аларга вәгазьләү — безнең бурычыбыз (1 Тим. 4:16).

21 Әйе, беренче гасырдагы Патшалык вәгазьчеләреннән үрнәк алу үтә зарур. Бу китапны өйрәнү сезне, алар кебек, ашкынучан, кыю булырга һәм «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләргә» дәртләндерсен! (Рәс. 28:23)