6 БҮЛЕК
«Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы Стифән»
Стифән Югары киңәшмәдә кыюлык белән шаһитлек бирә
Рәсүлләр 6:8—8:3 кә нигезләнгән
1—3. а) Стифән нинди авыр хәлгә эләгә һәм үзен ничек тота? ә) Без нинди сорауларны карап китәрбез?
ГЫЙБАДӘТХАНӘДӘН ерак түгел генә урнашкан Югары киңәшмә залында ярым түгәрәк рәвешендә 71 судья утыра. Алар алдында Стифән басып тора. Берничә ай элек кенә зур хакимлеккә ия булган бу кешеләр һәм судның рәисе — баш рухани Каяфәс — Гайсә Мәсихне үлемгә хөкем иткән булган. Аның шәкерте Стифәнгә дә алар шундый ук нәфрәт белән карый. Стифән алардан куркамы?
2 Судьялар Стифәннең йөзе «фәрештә йөзе кебек икәнен күрде» дип әйтелә Изге Язмаларда (Рәс. 6:15). Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Фәрештәләр Йәһвә Аллаһы үзеннән хәбәрләр тапшыра. Шуңа күрә алар һәрвакыт куркусыз һәм тыныч. Стифәннең йөзендә дә шундый ук тынычлык чагыла. Хәтта судьялар моңа игътибар итми калмый.
3 Стифәнгә тыныч булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Ни сәбәпле аны хөкем итәләр? Моңа кадәр Стифән үз иманын ничек яклаган булган? Һәм иң мөһиме, без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез? Әйдәгез, бу сорауларга җавап белик.
«Алар шулай ук халыкны... котырттылар» (Рәсүлләр 6:8—15)
4, 5. а) Ни өчен Стифән җыелыш өчен фатиха булган? ә) Нинди мәгънәдә Стифән «Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы» кеше булган?
4 Стифән мәсихче җыелыш өчен зур фатиха булган. Үткән бүлектә әйтелгәнчә, ул ризык өләшү эше өчен сайланган җиде ир-ат арасында булган һәм рәсүлләргә басынкылык белән ярдәм иткән. Рәсүлләр 6:8 дә Стифән, башка рәсүлләр кебек, «бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды» дип әйтелә. Моны исәпкә алсак, аның басынкылыгы аеруча гаҗәпләндерә. Стифән шулай ук «Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы» кеше булган. Бу сүзләр нәрсәне аңлата?
5 Күрәсең, Стифән игелекле, юаш кеше булган һәм башкаларга җылы мөнәсәбәт күрсәткән. Ул кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләгән. Аны тыңлаган кешеләр аның эчкерсез булуына һәм алар турында кайгыртуына шикләнмәгән. Стифән Аллаһының «кодрәте белән тулы» булган, чөнки басынкылык белән Йәһвә рухының җитәкчелеге буенча эш иткән. Ул кодрәтле эшләр башкара алуы һәм сәләтләре белән мактанмаган, ә Йәһвәне данлаган һәм үзен кешеләрдән өстен куймаган. Әмма дини җитәкчеләр аны дошман итеп күргән.
6—8. а) Дошманнар Стифәнне нәрсәдә гаепләгән? ә) Ни өчен Стифәннең мисалы безнең өчен файдалы була ала?
6 Стифән Югары киңәшмә алдына басканчы, кайбер кешеләр аның белән бәхәсләшә башлаган, ләкин «аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм рухка каршы тора алмаганнар» a. Шунда алар астыртын гына кайбер кешеләрне Стифәнне гаепләргә котырткан. «Алар шулай ук халыкны, өлкәннәрне һәм канунчыларны» аңа каршы чыгарга өндәгәннәр. Нәтиҗәдә, Стифәнне Югары киңәшмәгә алып килгәннәр (Рәс. 6:9—12). Дошманнар аны ике нәрсәдә гаепләгән: имеш, ул Аллаһыга каршы һәм Мусага каршы көфер сүзләр әйткән.
7 Ялган шаһитләр Стифәнне «изге урынга», ягъни гыйбадәтханәгә, каршы сөйләп Аллаһыны хурлауда гаепләгән (Рәс. 6:13). Алар шулай ук, имеш, Стифән, Муса биргән йолаларны үзгәртеп, Канунга каршы чыга дип әйткән. Бу гаепләүләр бик җитди булган, чөнки яһүдләр өчен гыйбадәтханә дә, Муса кануны да, буыннан-буынга тапшырылган гореф-гадәтләр дә бик мөһим булган. Шуңа күрә алар Стифәнне үлемгә лаек кеше дип санаган.
8 Кызганычка каршы, бүген дә дини җитәкчеләр Йәһвә Шаһитләрен нахакка гаепли. Еш кына алар хакимият кешеләрен безне эзәрлекләргә котырта. Без моңа ничек карарга тиеш? Стифән безгә бу яктан яхшы үрнәк күрсәткән.
Стифән «шөһрәтле Аллаһы» турында шаһитлек бирә (Рәсүлләр 7:1—53)
9, 10. Тәнкыйтьчеләр Стифәннең нотыгы турында нәрсә әйтә һәм безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?
9 Бүлек башында әйтелгәнчә, дошманнар Стифәнне җитди нәрсәләрдә гаепләсә дә, аның йөзе фәрештәнеке кебек тыныч булган. Баш рухани аңардан гаепләүчеләрнең сүзләре хакмы дип сорагач, Стифән кыюлык белән сөйли башлаган (Рәс. 7:1).
10 Кайбер тәнкыйтьчеләр Стифән, озын нотык сөйләсә дә, гаепләүләргә җавап бирмәгән дип әйтә. Ләкин чынлыкта ул җавап биргән һәм яхшы хәбәрне яклауда яхшы үрнәк күрсәткән (1 Пет. 3:15). Стифәннең нотыгын аңлар өчен, безгә гаепләүләрнең асылын истә тотарга кирәк. Стифәнне гыйбадәтханәгә каршы сөйләп Аллаһыны хурлауда һәм Канунга каршы сөйләп Мусаны хурлауда гаепләгәннәр. Җавап итеп ул Исраил тарихының өч чорын искә алган һәм кайбер вакыйгаларга аеруча игътибар иткән. Әйдәгез, аның нәрсә әйткәненә күз салыйк.
11, 12. а) Стифән Ибраһим мисалы ярдәмендә нинди фикерләрне ачыклаган? ә) Ни өчен Стифәннең Йосыф мисалын китерүе урынлы булган?
11 Ыруг башлыклары чоры (Рәс. 7:1—16). Стифән үз нотыгын Ибраһимнан башлаган. Бу бик уңышлы булган, чөнки яһүдләр Ибраһимны нык иманы өчен хөрмәт иткән. Стифән «шөһрәтле Аллаһының» Ибраһимга Месопотамиядә күренгәнен телгә алган (Рәс. 7:2). Ибраһим вәгъдә ителгән җирдә килмешәк булып яши башлаган. Ул заманнарда гыйбадәтханә дә, Муса кануны да әле булмаган. Әмма Йәһвә Ибраһимның гыйбадәт кылуын хуплаган. Алайса, чын тәкъвалык өчен гыйбадәтханә һәм Канун кирәк дип әйтер өчен нигез бармы соң?
12 Аннан соң Стифән Ибраһимның токымы Йосыф турында сөйли башлаган. Аны да яһүдләр бик хөрмәт иткән. Йосыфның абыйлары — Исраилнең ыруг башлыклары — бу тәкъва кешене җәберләгән һәм коллыкка саткан. Шулай да Аллаһы Йосыфны Исраилне ачлыктан коткарыр өчен кулланган. Стифән Йосыфның һәм Гайсәнең тормышлары арасында охшаш якларны күргән. Әмма, үз тыңлаучыларының игътибарын югалтмас өчен, ул бу хакта әйтеп тормаган.
13. а) Ни өчен Стифәннең Муса турында сөйләгәне гаепләүләргә җавап булган дип әйтеп була? ә) Муса турында сөйләп, Стифән нинди фикергә басым ясаган?
13 Муса вакытлары (Рәс. 7:17—43). Стифән Муса турында да күп сөйләгән. Бу бик урынлы булган, чөнки Югары киңәшмәнең күп кенә әгъзалары саддукейлар булган. Ә саддукейлар Муса язмаларын гына кабул иткән. Изге Язмаларның башка китапларын исә алар кире каккан. Хәтерләгәнебезчә, Стифәнне Мусага каршы көфер сүз сөйләүдә гаепләгәннәр. Шуңа күрә Стифәннең Муса турында әйткәне бу ялган гаепләүгә туры җавап булган дип әйтеп була. Ул Мусаны да, Канунны да хөрмәт иткәнен күрсәткән (Рәс. 7:38). Муса 40 яшендә еврейләрне коткарырга теләгән, ләкин милләттәшләре аны кабул итмәгән. 40 елдан соң да, Аллаһы Мусаны исраиллеләрнең җитәкчесе итеп билгеләп куйгач, алар аңа күп тапкыр буйсынмаган b. Моның барысы турында сөйләп, Стифән мондый фикергә басым ясаган: исраиллеләр Аллаһы куйган җитәкчеләрне кат-кат кире каккан.
14. Мусаның мисалын китереп, Стифән нинди фикерләргә басым ясарга теләгән?
14 Стифән, сүзен дәвам итеп, Муса әйткән пәйгамбәрлекне китергән. Гасырлар элек Муса үзе кебек бер пәйгамбәр киләчәк дип әйткән булган. Кем бу пәйгамбәр? Һәм аны ничек кабул иткәннәр? Стифән бу сорауларны нотыгының азагына калдырган һәм башка бер мөһим фикергә күчкән: теләсә кайсы урын изге була ала. Бу Йәһвәнең Муса белән янып торган куактан сөйләшүеннән күренә. Алайса, Йәһвәгә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә генә гыйбадәт кылып була дип әйтү дөресме соң?
15, 16. а) Ни өчен Стифәннең изге чатырны телгә алуы эзлекле булган? ә) Стифән, Сөләйманның гыйбадәтханәсе турында әйтеп, нинди нәтиҗә ясаган?
15 Изге чатыр һәм гыйбадәтханә кулланылган чор (Рәс. 7:44—50). Стифән, Иерусалимда гыйбадәтханә төзелгәнче, гыйбадәт кылу өчен изге чатыр кулланылганын искә төшереп үткән. Бу күчмә корылманы Мусага Йәһвә Аллаһы үзе төзергә кушкан. Анда Муса да, башка исраиллеләр дә Аллаһыга гыйбадәт кылган. Алай булгач, изге чатыр гыйбадәтханәдән әһәмиятсезрәк дип әйтеп буламы?
16 Соңрак Сөләйман Иерусалимда гыйбадәтханә төзегән һәм аны Йәһвәгә багышлаган. Стифән, Сөләйманның багышлау догасында әйткән бер фикерен кабатлап, болай дигән: «Аллаһы Тәгалә кул белән салынган йортларда яшәми» (Рәс. 7:48; 2 Елъ. 6:18). Әйе, Йәһвә гыйбадәтханәне кулланса да, аның өчен биналар мөһим түгел. Стифән моны, Ишагыя китабыннан мондый өзекне китереп, раслаган: «Күк — минем тәхетем, җир — минем аяк астым. Алайса, сез миңа нинди йорт сала алырсыз? — дип әйтә Йәһвә.— Минем яшәр урыным кайда була ала? Барлык бу нәрсәләрне минем кулым булдырды түгелме?» (Рәс. 7:49, 50; Ишаг. 66:1, 2)
17. а) Стифән үз гаепләүчеләренең ялгышканнарын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Стифән үзен яхшы яклаган дип әйтеп була?
17 Әйе, Стифән үз нотыгын оста сөйләгән һәм гаепләүчеләрнең ялгышканнарын ачык күрсәткән. Йәһвәнең ихтыяры кешеләрнең гореф-гадәтләре белән бәйле түгел, һәм ул үз ниятенең яңа якларын ачыклап тора. Стифән үз тыңлаучыларына моны аңлатырга тырышкан. Гыйбадәтханәгә һәм гореф-гадәтләргә чиктән тыш ябышкан кешеләр исә Канунның һәм гыйбадәтханәнең нәрсә өчен бирелгәнен аңламаган. Стифән тыңлаучанлыкның мөһимлеген ассызыклаган, һәм, асылда, аның шуны әйтәсе килгән: яһүдләр, Йәһвәгә тыңлаучан булган булса, Канунны һәм гыйбадәтханәне чыннан да кадерләгәннәрен күрсәтер иде. Әйе, Стифән үз нотыгы белән үзен бик яхшы яклаган, чөнки ул үзе дә Йәһвәгә тыңлаучан булган.
18. Без Стифәннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
18 Без Стифәннән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Стифән Изге Язмаларны бик яхшы белгән. Безгә дә, «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче» булыр өчен, Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнергә кирәк (2 Тим. 2:15). Шулай ук Стифән эчкерсез итеп сөйләгән һәм үз тыңлаучыларына карата ихтирамлы булган. Ә бит аның тыңлаучылары аны нәфрәт иткән! Шулай да ул аларга яхшы таныш булган һәм алар кадерләгән нәрсәләр турында сөйләгән һәм аларга «кардәшләр һәм агайлар» дип мөрәҗәгать иткән (Рәс. 7:2). Без дә Аллаһы Сүзен «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» җиткерергә тиеш (1 Пет. 3:15).
19. Стифән Югары киңәшмә әгъзаларына Йәһвәнең хөкем хәбәрен ничек җиткергән?
19 Шулай да без Аллаһының хәбәрен, шул исәптән хөкем көне турындагы хәбәрен, йомшартмыйбыз, ә турыдан-туры сөйлибез. Әлбәттә, кайберәүләргә вәгазьләвебез ошамаска мөмкин, әмма бу безне хакыйкать сөйләүдән туктатмый. Стифән бу яктан яхшы үрнәк күрсәткән. Стифән, Югары киңәшмә әгъзаларының аның сүзләренә колак салмаячакларын аңласа да, аларны үз нотыгының азагында курыкмыйча фаш иткән. Алар да, ата-бабалары Йосыфны, Мусаны һәм башка пәйгамбәрләрне үтергән кебек, Аллаһының вәкилен үтергән (Рәс. 7:51—53). Муса һәм башка пәйгамбәрләр Мәсихнең килүе турында пәйгамбәрлек иткән булган. Әмма Киңәшмә әгъзалары вәгъдә ителгән Мәсихне үтерткән. Әйе, алар Муса кануны буенча иң җитди гөнаһ кылган!
«Хуҗам Гайсә, рухымны кабул ит» (Рәсүлләр 7:54—8:3)
20, 21. Стифәннең сүзләре судьяларга ничек тәэсир иткән һәм Йәһвә аны ничек ныгыткан?
20 Стифәннең фаш итүче сүзләрен ишетеп, судьялар ярсып китә. Ачудан бүртенеп, алар тешләрен шыкырдата. Алар Стифәнне ботарлап ташларга әзер. Стифән, Хуҗасы Гайсә очрагындагы кебек, үлеме котылгысыз икәнен аңлый.
21 Стифәнгә моны кичереп чыгарга көч һәм кыюлык бирер өчен, Аллаһы аңа күренеш күрсәтә. Стифән Аллаһының данын һәм аның уң ягында басып торучы Гайсә Мәсихне күрә. Бу күренешне судьяларга сөйләгәндә, алар, колакларын томалап, акырыша башлый. Чөнки берникадәр вакыт элек Гайсә аларга үзенең Мәсих икәнен һәм Аллаһының уң ягында басып торачагын әйткән булган (Марк 14:62). Стифән күргән күренеш Гайсәнең сүзләре чынга ашканын һәм судьяларның Аллаһы җибәргән Мәсихне үтергәнен раслаган. Ачудан ярсып, алар, Стифәнне дә үтерергә дип, аңа ташлана c.
22, 23. а) Стифәннең үлеме Гайсәнең үлеменә кайсы ягы белән охшаш? ә) Нәрсәне аңлау безгә тыныч булып калырга булыша ала?
22 Стифән, Аллаһыны һәм аның Улын күрүен дәвам иткәнгә күрәсең: «Хуҗам Гайсә, рухымны кабул ит»,— дип әйткән. Һичшиксез, Гайсәнең «Мин — терелү һәм тормыш» дигән сүзләре дә аның хәтерендә булган (Яхъя 11:25). Ахырда Стифән, Аллаһыга: «Йәһвә, бу гөнаһ өчен аларга җәза бирмә»,— дип әйтеп, үлем йокысына талган (Рәс. 7:59, 60). Әйе, Стифән, үзенең Хуҗасы кебек, тыныч йөрәк белән, Аллаһыга таянып һәм үз дошманнарына үпкә сакламыйча үлгән.
23 Изге Язмалардан күренгәнчә, Стифән үз иманы өчен үтерелгән беренче Мәсих шәкерте булган. (48 нче биттәге «Үз иманы өчен үләргә әзер шаһитләр» дигән рамканы карагыз.) Ләкин, кызганычка каршы, Стифән соңгысы булмаган. Бүгенге көнгә кадәр Аллаһының кайбер хезмәтчеләре сәяси һәм дини фанатиклар һәм башка каршы килүчеләр тарафыннан үтерелә. Әмма без дә, Стифән кебек, тыныч булып кала алабыз. Патшабыз Гайсә Мәсих күктә идарә итә, һәм Йәһвә аңа зур хакимлек биргән. Үзенең тугры шәкертләрен терелтергә аңа бернәрсә дә комачаулый алмый (Яхъя 5:28, 29).
24. Шаул Стифәннең үтерелүендә ничек катнашкан һәм Стифәннең үлеме аңа һәм башка мәсихчеләргә ничек тәэсир иткән?
24 Стифәннең үтерелүен Шаул исемле яшь егет күзәтеп торган һәм моны хуплаган. Ул хәтта аны үтерүчеләрнең өс киемнәрен саклап торган. Тиздән Шаул үзе дә мәсихчеләрне каты эзәрлекли башлаган. Берникадәр вакыттан соң Шаул (соңрак аны Паул дип атый башлаганнар) Стифәнне үтерүдә катнашуына бик нык үкенгән һәм хәтта болай дигән: «Мин элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа идем» (1 Тим. 1:13; Рәс. 22:20). Билгеле, Паул Стифәнне һәм аның көчле нотыгын беркайчан да онытмаган. Ул хәтта үзенең нотыкларында һәм язмаларында Стифәннең Югары киңәшмә алдында әйтеп киткән кайбер фикерләрен кулланган (Рәс. 7:48; 17:24; Евр. 9:24). Стифәннең үтерелүе мәсихчеләргә нык тәэсир иткән һәм аларны, үлем янаганда да, Аллаһыга тугры булып калырга дәртләндергән. Паул да, Аллаһының «юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы» Стифәннән үрнәк алып, нык иманлы, кыю кеше булып киткән. Без дә Стифәннән өйрәник.
a Стифән белән бәхәсләшкән кайбер кешеләр Иреклеләр синагогасыннан булган. Бәлки, элек аларны римлылар әсирлеккә алган булгандыр, ә соңрак азат иткән. Ә бәлки, алар коллыктан азат ителгән һәм прозелит булып киткән кешеләр булгандыр. Кайберләре Киликиядән булган. Киликиядәге Тарс шәһәреннән булган Шаул да Стифән белән бәхәсләшкән кешеләр арасында булганмы, юкмы икәнлеге билгеле түгел.
b Стифәннең нотыгында Изге Язмаларның бүтән урыннарында очрамаган мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Стифән Мусаның Мисырда белем алганын, ничә яшьтә Мисырдан качканын һәм Мидьян җирендә ничә ел яшәгәнен искә алган.
c Рим законнары буенча Югары киңәшмәгә үлем карары чыгарырга рөхсәт ителмәгән, күрәсең (Яхъя 18:31). Ничек кенә булмасын, Югары киңәшмә әгъзаларының Стифән белән нәрсә эшләгәне гадел судка түгел, ә күбрәк котырынган халык төркеменең кеше үтерүенә охшаш булган.