Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 БҮЛЕК

«Җыелыш тыныч яши башлады»

«Җыелыш тыныч яши башлады»

Шаул исемле явыз эзәрлекләүче ашкынучан мәсихче булып китә

Рәсүлләр 9:1—43 кә нигезләнгән

1, 2. Шаул Дәмәшекътә нәрсә эшләргә ниятләгән?

 КЫРЫС кыяфәтле кешеләр Дәмәшекъкә якынлашып киләләр. Бу усал кешеләр Мәсих шәкертләрен, өйләреннән тартып чыгарып, бәйләргә, Иерусалимга алып китәргә һәм Югары киңәшмә алдына бастырырга ниятли. Бу кешеләр дошманлык хисе белән сугарылган.

2 Аларның башлыгы — Шаул исемле кеше — инде бер мәсихченең канында гаепле a. Күптән түгел генә ул Стифәннең үтерелүендә катнашкан (Рәс. 7:57—8:1). Мәсих шәкертләренең Иерусалимда гына эзәрлекләнүе белән канәгать булмыйча, Шаул башка җирләрдә дә эзәрлекләүләр ялкынын кабызырга ашкына. Ул «шул Юлны» зыянлы секта дип саный, шуңа күрә мәсихчеләрне юк итәргә омтыла (Рәс. 9:1, 2; 61 нче биттәге  «Шаулга кемнән вәкаләт бирелгән?» дигән рамканы карагыз).

3, 4. a) Шаул белән нәрсә булган? ә) Без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

3 Шаулны кинәт күктән төшкән көчле яктылык чолгап ала. Аның юлдашлары, бу яктылыкны күреп, өнсез кала, ә Шаул, сукыраеп, җиргә егыла һәм: «Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетә. Моңа исе китеп, Шаул: «Әфәнде, син кем?» — дип сорый. Җавап аны тагы да ныграк гаҗәпләндерә: «Мин — син эзәрлекли торган Гайсә» (Рәс. 9:3—5; 22:9).

4 Без Гайсәнең Шаулга әйткән сүзләреннән нинди нәтиҗә ясый алабыз? Шаул мәсихче булып киткәч, аннан соң булган вакыйгалар безне нәрсәгә өйрәтә? Шаулның мәсихче булып китүеннән соң җыелыш тыныч яши башлаган. Алар бу тынычлык вакытыннан ничек файдаланган һәм безнең өчен нинди үрнәк калдырган? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны белик.

«Нигә син мине эзәрлеклисең?» (Рәсүлләр 9:1—5)

5, 6. Без Гайсәнең Шаулга әйткән сүзләреннән нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Гайсә Дәмәшекъкә барган Шаулдан: «Нигә син шәкертләремне эзәрлеклисең?» — дип түгел, ә инде әйткәнебезчә: «Нигә син мине эзәрлеклисең?» — дип сораган (Рәс. 9:4). Әйе, Гайсә өчен аның шәкертләрен эзәрлекләү үзен эзәрлекләүгә тиң (Мат. 25:34—40, 45).

6 Гайсә Шаулның Стифәнне үтерүдә катнашуын һәм шәкертләрне үз өйләреннән тартып чыгаруын күргән (Рәс. 8:3). Әмма ул берникадәр вакытка моңа юл куйган. Шулай да Йәһвә үзенең Улы Гайсә Мәсих аша Стифәнгә һәм башка шәкертләргә, сынауларны кичереп чыга алсыннар өчен, кирәкле көч биргән. Әгәр сез дә иманыгыз аркасында каршылыкларга очрыйсыз икән, Йәһвә белән Гайсәнең хәлегезне белгәненә, аңлаганына бер дә шикләнмәгез (Мат. 10:22, 28—31). Ихтимал, алар сынауларыгызны шунда ук бетермәстер. Ләкин алар сезгә тугры булып калырга ярдәм итәчәк.

7. Эзәрлекләүләрне кичереп чыгар өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

7 Сынауларны кичереп чыгарга нәрсә булышыр? 1) Бернәрсәгә карамастан, тугрылык сакларга тәвәккәл булыгыз; 2) Йәһвәдән ярдәм сорагыз (Флп. 4:6, 7); 3) үч алуны Йәһвәгә калдырыгыз (Рим. 12:17—21); 4) Йәһвә сезгә кирәкле көч бирәчәгенә шикләнмәгез (Флп. 4:12, 13).

«Шаул, кардәш, мине... Хуҗабыз Гайсә җибәрде» (Рәсүлләр 9:6—17)

8, 9. Гайсәдән йөкләмә алгач, Һанани нинди хисләр кичергәндер?

8 Гайсә, Шаулга үзенең кем икәнен әйткәннән соң, аңа мондый күрсәтмә биргән: «Тор да шәһәргә кер, һәм сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелер» (Рәс. 9:6). Сукырайган Шаулны, җитәкләп, Дәмәшекъкә алып килгәннәр, һәм ул анда, өч көн ураза тотып, дога кылган. Гайсә шул арада Дәмәшекътәге «бар яһүдләр мактап телгә алган» Һанани исемле шәкерткә Шаул турында әйткән һәм аның янына барырга күрсәтмә биргән (Рәс. 22:12).

9 Һананинең нинди каршылыклы хисләр кичергәнен күз алдына гына китерегез! Бер яктан, аңа Җыелышның башы — терелтелгән Гайсә Мәсих мөрәҗәгать иткән. Нинди зур хөрмәт! Әмма икенче яктан, нинди авыр йөкләмә бу! Һанани Гайсәгә болай дип әйтә: «Хуҗам, мин бу адәм турында күп кешеләрдән ишеткән идем. Ул Иерусалимдагы изгеләреңә бик күп явызлык кылды. Аның монда да синең исемеңне чакыручы һәр кешене кулга алырга өлкән руханилардан бирелгән вәкаләте бар» (Рәс. 9:13, 14).

10. Гайсәнең Һанани белән ничек мөгамәлә итүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Гайсә Һананине шикләр белдергәне өчен битәрләмәгән, ә, аңа ачык күрсәтмәләр биреп, ни өчен Шаул янына барырга кирәклеген аңлаткан. Ул болай дип әйткән: «Мин бу кешене, башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына үз исемемне җиткерер өчен, үз коралым итеп сайладым. Мин аңа үз исемем хакына күпме газап чигәргә туры киләчәген күрсәтермен» (Рәс. 9:15, 16). Һанани, кичектермичә Шаул янына барып, аңа болай дигән: «Шаул, кардәш, мине синең яныңа, күзләрең күрә башласын өчен һәм син изге рух белән сугарылсын өчен, Хуҗабыз Гайсә җибәрде. Ул сиңа барган юлыңда күренгән иде» (Рәс. 9:17).

11, 12. Һанани һәм Шаул белән булган вакыйгалардан без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Бу очрактан мөһим нәтиҗәләр ясап була. Мәсәлән, Гайсә Мәсих, үзе вәгъдә иткәнчә, вәгазь эше белән җитәкчелек итә (Мат. 28:20). Әлбәттә, бүген ул кешеләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итми. Әмма ул ышанычлы хезмәтчене билгеләп куйган (Мат. 24:45—47). Бу ышанычлы хезмәтче вәгазьчеләрне һәм пионерларны вәгазьчеләр аз булган җиргә җибәрә. Алар анда эчкерсез кешеләрне эзләп таба. Үткән бүлектә әйтелгәнчә, Йәһвә Шаһитләренең килүләре еш кына кешеләрнең догаларына җавап булып тора (Рәс. 9:11).

12 Һанани, Гайсәнең йөкләмәсен тыңлаучанлык белән үтәп, фатихалар урган. Ә сез Гайсәнең төпле шаһитлек бирергә йөкләмәсен, кайвакыт курыксагыз да, үтисезме? Мәсәлән, кайберәүләр өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә һәм таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә кыенсына. Ә кемгәдер кешеләрнең эш урыннарында, телефон аша я хат язып вәгазьләргә авыр булырга мөмкин. Һанани, Гайсәгә таянганга һәм Шаулны булачак кардәше итеп күргәнгә, үз куркуларын җиңә алган. Нәтиҗәдә, ул зур хөрмәткә ия булган: аның аша Шаулга изге рух бирелгән булган b. Без дә, Һанани кебек, Гайсәнең вәгазь эше белән җитәкчелек итүенә ышансак, кешеләрне кызгансак һәм хәтта дошманнар кардәшләребез булып китә алуын истә тотсак, үз куркуларыбызны җиңә алырбыз (Мат. 9:36).

Ул Гайсә турында «шунда ук вәгазьли башлады» (Рәсүлләр 9:18—30)

13, 14. Әгәр сез Изге Язмаларны өйрәнәсез, әмма әлегә суга чумдырылмагансыз икән, сез Шаулдан нәрсәгә өйрәнә аласыз?

13 Шаул, хакыйкатьне кабул иткәч һәм Һанани аңа күрү сәләтен кайтаргач, тоткарланмыйча эш итә башлаган. Ул суга чумдырылган, Дәмәшекътәге шәкертләр белән аралаша башлаган. Алай гына да түгел, ул «синагогаларда Гайсәнең Аллаһы Улы булуы турында шунда ук вәгазьли башлаган» (Рәс. 9:20).

14 Әгәр сез Изге Язмаларны өйрәнәсез, әмма әлегә суга чумдырылмагансыз икән, Шаул кебек тәвәккәл эш итеп, белемнәрегезне кулланыгыз. Әлбәттә, Шаулга Гайсә үзе күренгән, һәм бу аны эш итәргә, һичшиксез, дәртләндергән. Әмма башкалар да Гайсәне, аның могҗизаларын күргән бит. Мәсәлән, фарисейлар Гайсәнең кулы корышкан бер кешене савыктырганын күргән һәм күп кенә яһүдләр аның Лазарны терелткәнен белгән. Ләкин алар барыбер ваемсыз калган һәм хәтта Гайсәгә каршы килгән (Марк 3:1—6; Яхъя 12:9, 10). Шаул исә үз карашын үзгәрткән, чөнки ул күбрәк кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан курыккан һәм Мәсихнең шәфкате өчен рәхмәтле булган (Флп. 3:8). Сезнең дә шундый ук караш булса, вәгазьли башларга һәм суга чумдырылырга сезгә бернәрсә дә комачаулый алмас.

15, 16. Шаул синагогаларда нәрсә эшли башлаган һәм яһүдләр моңа ничек караган?

15 Шаул синагогаларда Гайсә Мәсих турында вәгазьли башлагач, бу кешеләргә ничек тәэсир иткәнен күз алдына китерә аласызмы? Алар гаҗәпләнгән, хәйран калган, ә кемдер котырынгандыр. «Иерусалимда Гайсә исеменә ышанучыларны каты эзәрлекләгән кеше ул түгелме?» — дип сораганнар алар бер-берсеннән (Рәс. 9:21). Шаул, карашлары ни өчен үзгәргәнен аңлатканда, «Гайсәнең Мәсих булуына эзлекле дәлилләр китергән» (Рәс. 9:22). Әмма кайвакыт андый дәлилләр булышмый. Гореф-гадәтләргә ябышкан һәм горур кешеләр барыбер сукыр булып калырга мөмкин. Ләкин Шаул бирешмәгән.

16 Өч ел узгач та, Дәмәшекътәге яһүдләр әле һаман да Шаулга каршылык күрсәткән. Ахыр чиктә алар аны хәтта үтерергә ният корган (Рәс. 9:23; 2 Көр. 11:32, 33; Гәл. 1:13—18). Моның турында билгеле булгач, Шаул, зирәклек күрсәтеп, шәһәрдән качарга карар кабул иткән. Лүк моның турында болай дип яза: «Төнлә белән Шаулның шәкертләре аны кәрзингә утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерделәр» (Рәс. 9:25). Лүкнең сүзләреннән күренгәнчә, кайберәүләр Дәмәшекътә Шаул сөйләгән яхшы хәбәрне кабул иткән һәм Мәсих шәкерте булып киткән.

17. а) Төрле кешеләр хакыйкатькә ничек карый? ә) Безгә алга таба да нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

17 Сез туганнарыгызга, дусларыгызга һәм башка кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне беренче тапкыр сөйләгәч, мөгаен, алар аны кабул итәр дип өметләнгәнсездер. Һәм кайберләре чыннан да кабул иткәндер, ләкин күпләр кире каккандыр. Ә кемдер, бәлки, сезне хәтта дошман итә башлагандыр (Мат. 10:32—38). Ләкин бирешмәгез. Өйрәтү сәләтегезне яхшыртсагыз һәм мәсихче сыйфатлар үстерсәгез, вакыт узу белән алар үз мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин (Рәс. 17:2; 1 Пет. 2:12; 3:1, 2, 7).

18, 19. а) Барнабның Шаулга ярдәм итүе нинди уңай нәтиҗәләргә китергән? ә) Без Барнаб белән Шаулдан ничек үрнәк ала алабыз?

18 Шаул Иерусалимга килгәч, шәкертләр башта аның мәсихче булып китүенә ышанмаган, һәм бу аңлашыла да. Ләкин, Барнаб рәсүлләрне Шаулга ышанып була дип ышандыргач, алар аны кабул иткән һәм Шаул алар белән берникадәр вакыт үткәргән (Рәс. 9:26—28). Шаул сак булган, әмма яхшы хәбәрне вәгазьләргә курыкмаган да, оялмаган да (Рим. 1:16). Элек Иерусалимда мәсихчеләрне эзәрлекләгән булса да, хәзер ул монда Гайсә турында яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьләгән. Иерусалимдагы яһүдләр, аларның бер тарафдары яһүд динен калдырганын аңлагач, аны үтерергә ниятләгән. «Кардәшләр бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә кадәр озата бардылар һәм аннан аны Тарска җибәрделәр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Рәс. 9:30). Шаулга җитәкчелекне җыелыш аша Гайсә Мәсих биргән булган, һәм Шаул аңа буйсынган. Бу аның үзенә дә, бөтен җыелышка да файда китергән.

19 Игътибар итегез: Барнаб ваемсыз калмаган, ә Шаулга ярдәм итәргә ашыккан. Барнабның кайгыртучанлыгы алар арасындагы якын дуслыкка нигез салган. Без дә, Барнаб кебек, яңа вәгазьчеләргә рухи яктан үсәргә булышыйк һәм алар белән вәгазьлик. Бу үзебезгә дә күп фатихалар китерәчәк. Ә әгәр дә син яңа вәгазьче икән, Шаул кебек, башкаларның ярдәмнәрен кабул итәргә әзер бул. Тәҗрибәлерәк кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, син өйрәтү сәләтләреңне үстерерсең, күбрәк шатлык кичерерсең һәм яңа ышанычлы дуслар табарсың.

«Күпләр Хуҗабызга иман итә башлады» (Рәсүлләр 9:31—43)

20, 21. Беренче гасырда һәм безнең вакытта Аллаһы хезмәтчеләре тынычлык вакытыннан ничек файдаланган?

20 Бу вакыйгалардан соң «бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самариядә җыелыш тыныч яши башлаган» (Рәс. 9:31). Мәсихчеләр бу «уңайлы вакытны» ничек кулланган? (2 Тим. 4:2) Рәсүлләр һәм башка җаваплы абый-кардәшләр шәкертләрнең иманын ныгытып торган. Мәсәлән, Петер Лиддәдә һәм Шарун тигезлегендә яшәүчеләргә рухи яктан ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, җыелышлар «Йәһвәдән куркып һәм изге рух аша алган дәртләндерү буенча яшәгән» һәм күпләр «Хуҗабызга таба борылган» (Рәс. 9:32—35). Шәкертләр бер-берсе турында кайгырткан һәм яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Бернәрсә дә аларның игътибарын читкә юнәлтмәгән. Шул сәбәпле «аларның саны үсә барган».

21 Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Дистәләгән еллар дәвамында Аллаһы халкын җәберләгән кайбер режимнар XX гасырның азагында кинәт таркалган, һәм Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тулысынча я өлешчә рөхсәт ителгән. Шулай итеп безнең вакыттагы мәсихчеләр өчен дә тынычлык вакыты башланган. Бу мөмкинлектән файдаланып, дистәләгән мең Йәһвә Шаһите ачыктан-ачык вәгазьли башлаган, һәм бу гаҗәеп нәтиҗәләргә китергән.

22. Без уңайлы вакытны ничек кулланырга тиеш?

22 Сезнең илегездә дини азатлык булса, сез бу уңайлы вакытны ничек кулланасыз? Шайтан сезнең, рухи эшләрне калдырып, байлык җыеп яшәвегезне тели (Мат. 13:22). Әмма нәрсә иң мөһиме икәнен истә тотыгыз. Сезнең илегездә чагыштырмача тыныч булса, кардәшләрегезне ныгытыгыз һәм төпле шаһитлек бирегез. Истә тотыгыз: шартлар кинәт үзгәрергә мөмкин.

23, 24. а) Тәбифә турындагы өзек нинди ике мөһим фикерне исебезгә төшерә? ә) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

23 Гайсәнең шәкерте булган Тәбифә (грекча «Дөркәс») исемле хатын-кыз белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул Лиддәдән ерак булмаган Яфа шәһәрендә яшәгән. Бу тугры апа-кардәш, үз вакытын, матди мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен акыллы кулланып, «күп кенә яхшы эшләр кылып, ярлыларга юмарт ярдәм күрсәткән». Ләкин ул, авырып, кинәт вафат булган c. Тәбифәнең үлеме Яфадагы шәкертләрне, аеруча аның игелеген татыган тол хатыннарны, тирән кайгыга салган. Петер килгәндә, аның тәнен инде җирләүгә әзерләгәннәр. Шунда Петер моңа кадәр әле Гайсәнең бер рәсүле дә эшләмәгән могҗиза кылган. Ул, дога кылып, аны үледән терелткән. Шәкертләр, Тәбифә яткан бүлмәгә кергәч һәм аның терелтелгәнен күргәч, нинди шатлык кичергәнен күз алдына гына китерегез! Һичшиксез, булачак сынаулар алдыннан бу вакыйга аларны бик ныгыткан. Әлеге могҗиза турында «бөтен Яфа халкына билгеле булган, һәм күпләр Хуҗабызга иман итә башлаган» (Рәс. 9:36—42).

Сез Тәбифәдән ничек үрнәк ала аласыз?

24 Тәбифә турындагы өзек ике бик мөһим фикерне исебезгә төшерә. 1) Тормышыбыз теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин. Шуңа күрә, әле мөмкинлек булганда, Аллаһы алдында яхшы исемгә ия булырга тырышыйк (Вәг. 7:1). 2) Аллаһының үлгән кешеләрне терелтергә кодрәте бар. Ул Тәбифәнең игелекле эшләрен күрми калмаган һәм аны бүләкләгән. Йәһвә безнең хезмәтебезне дә кадерли һәм, без Армагеддон килгәнче үлсәк, безне терелтәчәк (Евр. 6:10). Шуңа күрә, әйдәгез, «уңайлы вакытта да, авыр вакытта да» Мәсих турында төпле шаһитлек бирүебезне дәвам итик (2 Тим. 4:2).

a 62 нче биттәге  «Шаул исемле фарисей» дигән рамканы карагыз.

b Изге рух, гадәттә, кешеләргә рәсүлләр аша бирелсә дә, шушы аерым очракта Гайсә изге рух тапшыру вәкаләтен Һананигә биргән. Шаул, Мәсихнең шәкерте булып киткәннән соң, әле озак вакыт рәсүлләр белән очрашмаган. Әмма, һичшиксез, ул бу вакытта ашкынып вәгазьләгән. Күрәбез, Гайсә Шаулга, вәгазьләү йөкләмәсен үтәр өчен, кирәкле көч биргән.

c 67 нче биттәге  «Тәбифә „күп кенә яхшы эшләр кылган“» дигән рамканы карагыз.