Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 БҮЛЕК

Бар кешегә «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьлибез

Бар кешегә «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» вәгазьлибез

Вәгазьче буларак, Филип яхшы үрнәк күрсәтә

Рәсүлләр 8:4—40 ка нигезләнгән

1, 2. Беренче гасырда эзәрлекләүләр нинди капма-каршы нәтиҗәләргә китергән?

 ШАУЛ мәсихчеләргә карата чиксез нәфрәт белән кайный. Шәкертләрнең вәгазь эше аны шулкадәр ярсыта ки, ул хәтта җыелышны каты эзәрлекли башлый. Изге Язмаларда, аның эшләрен сурәтләп бирер өчен, үтә мәрхәмәтсез мөгамәләне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Рәс. 8:3). Моның аркасында шәкертләр Иерусалимнан кача, һәм, бәлки, Шаул, мин мәсихчеләр динен юк итә алдым, дип саныйдыр. Ләкин мәсихчеләрнең төрле җирләргә таралулары көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Нинди нәтиҗәләргә?

2 Шәкертләр качып киткән җирләрендә яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган (Рәс. 8:4). Уйлап кына карагыз: эзәрлекләүләр, вәгазь эшен туктатыр урынына, яхшы хәбәрнең таралуына китергән! Шулай итеп эзәрлекләүчеләр, үзләре дә абайламыйча, Патшалык орлыкларының башка җирләрдә дә сибелүенә ярдәм иткән. Безнең көннәрдә дә андый очраклар аз түгел.

«Таралышкан шәкертләр... яхшы хәбәрне игълан итеп йөрде» (Рәсүлләр 8:4—8)

3. а) Филип кем булган? ә) Ни өчен Самариядә күпчелек кеше яхшы хәбәрне әле ишетмәгән һәм Гайсә аның турында нәрсә пәйгамбәрлек иткән?

3 «Таралышкан шәкертләрнең» берсе Филип булган a (Рәс. 8:4; 53 нче биттәге  «Филип — „яхшы хәбәрне вәгазьләүче“» дигән рамканы карагыз). Ул Самариягә киткән һәм анда вәгазьли башлаган. Бу шәһәрдә күпчелек кеше яхшы хәбәрне ишетмәгән әле, чөнки моңа кадәр Гайсә рәсүлләргә мондый күрсәтмә биргән: «Самариянең шәһәрләренә дә кермәгез, ә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз» (Мат. 10:5, 6). Ә инде соңрак, күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйткән (Рәс. 1:8). Димәк, вакыт узу белән Самариядә дә төпле шаһитлек бирелергә тиеш булган.

4. Самариялеләр яхшы хәбәрне ничек кабул иткән һәм моның сәбәбе нәрсәдә булгандыр?

4 Самариядә рухи «игеннәр өлгергән» булган (Яхъя 4:35). Җирле халык Филип «әйткән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлаган» (Рәс. 8:6). Һәм бу аңлашыла да. Фарисейларның йогынтысы аркасында, яһүдләр самариялеләр белән аралашмаган һәм аларга хәтта түбәнсетеп караган. Филип исә самариялеләргә карата тискәре карашта булмаган һәм аларга хөрмәт белән яхшы хәбәрне җиткергән. Әлбәттә, самариялеләрне андый мөнәсәбәт битараф калдырмаган.

5—7. Күп очракта эзәрлекләүләр яхшы хәбәрнең таралуына китерә. Моны нинди мисаллар раслый?

5 Бүген дә, беренче гасырдагы кебек, эзәрлекләүләр Аллаһы хезмәтчеләрен вәгазьләүдән туктата алмый. Еш кына мәсихчеләр, башка илгә күченергә мәҗбүр булганда я төрмәгә утыртылганда, яхшы хәбәр яңа җирләрдә яңгырый башлый. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләре нацистларның концлагерьларында вәгазьләгән. Концлагерьда Йәһвә Шаһитләре белән очрашкан бер еврей болай дип сөйли: «Йәһвә Шаһитләре күрсәткән рух ныклыгы мине диннәре хак булуына ышандырды, һәм мин дә Йәһвә Шаһите булып киттем».

6 Кайвакыт хәтта эзәрлекләүчеләр дә хакыйкатьне кабул итә. Мәсәлән, Франц Деш исемле Йәһвә Шаһите Австриядәге Гюзен концлагеренда СС офицеры белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Ахыр чиктә бу офицер Йәһвә Шаһите булып киткән. Еллар узгач, аларның конгресста очрашып нинди шатлык кичергәннәрен күз алдына гына китерегез!

7 Кардәшләребезгә эзәрлекләүләр аркасында башка илләргә качарга туры килгәндә дә, шулай ук уңай нәтиҗәләр була. Мәсәлән, 1970 елларда Малавидагы кардәшләр Мозамбикка качкач, бу илдә яхшы шаһитлек бирелгән булган. Соңрак Мозамбикта да Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге чикләнсә дә, бу илдә вәгазь эше дәвам иткән. Франсиску Коана исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Әйе, вәгазь эшебез өчен безне еш кулга ала иделәр. Әмма, кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләрен күреп, без Аллаһының, беренче гасырдагы мәсихчеләргә булышкан кебек, безгә дә булышканын ачык итеп аңлый идек».

8. Сәяси һәм икътисадый үзгәрешләр вәгазь эшебезгә ничек тәэсир итә?

8 Әлбәттә, эзәрлекләүләр генә түгел, ә башка сәбәпләр дә күбрәк кешенең хакыйкать белән танышуына китерә. Мәсәлән, кайберәүләр сәяси киеренкелек яки сугыш аркасында үз өйләреннән кача, ә кемдер фәкыйрьлектән бай илгә күченә. Анда аларның хакыйкать белән танышырга мөмкинлекләре туа. Ә сез, үз территориягездә «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» кешеләрне очратканда, аларга вәгазьлисезме? (Ачыл. 7:9)

«Миңа да шундый хакимлек бирегез» (Рәсүлләр 8:9—25)

«Шимун исә, рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте» (Рәсүлләр 8:18)

9. Шимун кем булган һәм ни өчен ул иман итә башлаган?

9 Филип Самариядә күп могҗизалы эшләр кылган. Мәсәлән, ул авыруларны савыктырган һәм кешеләрдән явыз рухларны куып чыгарган (Рәс. 8:6—8). Аның кодрәтле эшләрен күреп, бөтен халык, ә аеруча Шимун исемле кеше хәйран калган. Шимун сихерче булган, һәм кешеләр аның турында: «Бу кеше — Аллаһының Кодрәте»,— дип әйткән. Әмма ул, Филипнең кылган эшләренә карап, Аллаһының чын кодрәтен күргән. Шулай итеп, Шимун Аллаһыга иман итә башлаган (Рәс. 8:9—13). Әмма соңрак Шимунның йөрәгендә нәрсә булганы ачыкланган.

10. а) Петер белән Яхъя Самариядә нәрсә эшләгән? ә) Шимун, рәсүлләрнең нәрсә эшләгәннәрен күреп, аларга нәрсә әйткән?

10 Рәсүлләр, Самариядәге үсеш турында ишеткәч, анда Петер белән Яхъяны җибәргән ( «Петер „күкләр Патшалыгының ачкычларын“ куллана» дигән рамканы карагыз). Самариягә килгәч, рәсүлләр яңа шәкертләр өстенә кулларын куйган, һәм моның нәтиҗәсендә аларга изге рух иңгән b. Шимунны бу бик кызыксындырган. Ул хәтта рәсүлләргә: «Мин кулымны кеше өстенә куйгач, ул изге рух ала алсын өчен, миңа да шундый хакимлек бирегез»,— дигән. Бу изге бүләкне сатып алырга теләп, ул аларга хәтта акча тәкъдим иткән! (Рәс. 8:14—19)

11. Петер Шимунга нинди җавап кайтарган һәм бу сүзләр Шимунга ничек тәэсир иткән?

11 Петер Шимунга: «Көмешең үзең белән һәлак булсын, чөнки син Аллаһының юмарт бүләген акчага сатып алырга җыендың. Сиңа бу хезмәттә һичнинди өлеш тимәячәк, чөнки Аллаһы синең күңелең эчкерсез түгел икәнен күреп тора»,— дип катгый рәвештә җавап кайтарган. Ул, Шимунны тәүбә итәргә һәм Аллаһыдан кичерүен сорарга дәртләндереп: «Йөрәгеңдәге явыз ниятең, мөмкин булса, кичерелсен өчен, Йәһвәгә ялварып дога кыл»,— дигән. Шимун начар кеше булмаган, күрәсең, һәм дөрес булганны эшләргә теләгән, әмма бер мизгелгә дөрес юлдан тайпылган. Шуңа күрә ул рәсүлләрдән: «Әйткән сүзләрегезнең берсе дә минем өскә төшмәсен өчен, минем хакка Йәһвәгә сез ялварып дога кылыгыз»,— дип үтенгән (Рәс. 8:20—24).

12. Ни өчен Петернең сүзләре безнең өчен дә сабак булып тора һәм христианнар нинди тозакка эләккән?

12 Кайбер телләрдә Шимун исеме белән бәйле, рухи вазифаларны сатып алуны аңлаткан сүз бар (русчасы: симония). Христиан дине тарихында чиркәүдәге вазифаларны сатып алу очраклары бик күп. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Рим папасын сайлауларда кода-кодагыйлык һәм ришвәтчелек хөкем сөргән. Дини җитәкчеләр моны һич яшермичә, оятсыз рәвештә эшләгәннәр» («The Encyclopædia Britannica», 1878 ел). Һичшиксез, Петернең Шимунга әйткән сүзләре бүгенге мәсихчеләр өчен дә кисәтү булып тора.

13. Безгә нәрсәдән качарга кирәк?

13 Бүген мәсихче бу тозакка ничек эләгергә мөмкин? Мәсәлән, кайберәүләр, җыелышта хөрмәтле вазифалар алырга теләп, җаваплы абый-кардәшләргә кыйммәтле бүләкләр бирергә яисә аларны чиктән тыш күп мактарга мөмкин. Бу вазифаларны сатып алуга тиң булыр иде. Икенче яктан, вазифаларны бирергә хокуклы кардәшләр бай я үзләренә ялагайланган кардәшләргә өстенлек бирергә тиеш түгел, чөнки бу да дөрес булмас иде. Һәр мәсихчегә «үзен иң кечесе итеп тотарга» һәм Йәһвәнең үз вакытында изге рухы белән билгеләвен көтәргә кирәк (Лүк 9:48). Беркем дә Аллаһы оешмасында «үзенә дан эзләргә» тиеш түгел (Гыйб. сүз. 25:27).

«Укыганыңны аңлыйсыңмы?» (Рәсүлләр 8:26—40)

14, 15. а) Хәбәш түрәсе кем булган һәм Филип аны ничек очраткан? ә) Хәбәш түрәсе Филипнең хәбәрен ничек кабул иткән һәм ни өчен ул хисләргә бирелеп суга чумдырылган дип әйтеп булмый? (Искәрмәне карагыз.)

14 Йәһвәнең фәрештәсе Филипкә Иерусалимнан Газага алып баручы юлга чыгарга кушкан. Филип, бу нәрсәгә кирәк икән, дип уйлаган булса, озакламый моны аңлаган, чөнки юлда «Ишагыя пәйгамбәр төргәген кычкырып укып» баручы хәбәш түрәсен очраткан (57 нче биттәге  «Хәбәш түрәсе кем булган?» дигән рамканы карагыз). Йәһвәнең изге рухы җитәкчелеге буенча эш итеп, Филип хәбәш түрәсенең арбасы янына йөгереп килгән дә аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Хәбәш түрәсе: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — дип җаваплаган (Рәс. 8:26—31).

15 Хәбәш түрәсе Филипне үзе янына менеп утырырга чакырган. Шунда аларның җанлы әңгәмә башланган. Күп гасырлар дәвамында Ишагыянең гөнаһларыбызны үз өстенә алган «сарык», ягъни «хезмәтче», турындагы пәйгамбәрлеге сер булып торган (Ишаг. 53:1—12). Хәзер исә Филип хәбәш түрәсенә бу пәйгамбәрлекнең Гайсә Мәсихтә үтәлгәнен аңлаткан. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә суга чумдырылган кешеләр кебек, прозелит булган хәбәш түрәсе нәрсә эшләргә кирәклегенә шунда ук төшенгән. Бер сулыкны күреп, ул: «Менә бит су, суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дигән, һәм Филип аны суга чумдырган c ( «Суга чумдырылу ничек үтә?» дигән рамканы карагыз). Аннан соң изге рух Филипне, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, Ашдод шәһәренә юнәлткән (Рәс. 8:32—40).

16, 17. Фәрештәләрнең вәгазь эшендә роле нинди?

16 Бүген дә мәсихчеләр, Филип кебек, вәгазь эшендә катнаша. Кайвакыт алар кешеләр белән очраклы рәвештә, мәсәлән ял иткәндә, сәяхәттә таныша һәм аларга яхшы хәбәрне сөйли. Еш кына эчкерсез кешеләр белән очрашуны очраклы гына дип атап булмый, чөнки вәгазь эше белән фәрештәләр җитәкчелек итә, һәм моның нәтиҗәсендә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» яхшы хәбәр җиткерелә (Ачыл. 14:6). Гайсә Мәсих фәрештәләрнең вәгазь эшендә катнашачагын пәйгамбәрлек иткән. Ул бодай белән чүп үләне турындагы кинаяле хикәяне сөйләгән һәм, бу дөнья төзелеше тәмамланганда, фәрештәләр уру эшендә катнашачак дип әйткән. Гайсә фәрештәләр «аның Патшалыгында башкаларны гөнаһка котыртучыларны һәм явызлык кылучыларны — һәммәсен җыеп, утлы мичкә ташлаячаклар» дигән (Мат. 13:37—42). Фәрештәләр шулай ук күктә патшалар булачак кешеләрне, ә соңрак җирдә мәңге яшәячәк кешеләрне Аллаһы оешмасына җыярга тиеш булган (Яхъя 6:44, 65; 10:16; Ачыл. 7:9).

17 Бер очракка игътибар итик. Ике кардәшебез, үзләре белән баланы ияртеп, вәгазьгә барганнар. Инде өйгә кайтабыз дигәндә, бала тагын бер йортка керергә дип тарта башлаган һәм, үзе үк йөгереп барып, ишекне шакыган. Өйдән бер хатын-кыз чыккан, һәм кардәшләргә бу хатын-кыз белән сөйләшергә туры килгән. Ә ул әле генә дога кылган булган икән һәм Аллаһыдан, берәрсе миңа Изге Язмаларны аңларга булышсын иде, дип сораган. Йәһвә Шаһитләренең килүе аның догасына җавап булган. Андый очраклар фәрештәләрнең вәгазь эшебез белән җитәкчелек итүен раслый.

«Аллаһым, әгәр дә син бар икән, зинһар, миңа ярдәм ит»

18. Ни өчен хезмәттә катнашу мөмкинлеген кадерләргә кирәк?

18 Бүген яхшы хәбәр бөтен җирдә вәгазьләнә. Бу эштә катнашып, фәрештәләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге — зур хөрмәт ул! Беркайчан да бу эшне гадәти нәрсә дип санамыйк. Тырышлыклар куйыйк һәм «Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» сөйләү барыбызга да шатлык китерсен! (Рәс. 8:35)

a Монда 12 рәсүлнең берсе турында түгел, ә «хөрмәт казанган җиде кешенең» берсе булган Филип турында сүз бара. Шушы китапның 5 нче бүлегендә әйтелгәнчә, бу җиде абый-кардәш Иерусалимда грекча һәм еврейчә сөйләшүче тол хатыннарга ризык өләшер өчен билгеләнгән булган (Рәс. 6:1—6).

b Ул вакытта изге рух яңа шәкертләргә күпчелек очракта суга чумдырылганда иңгән, күрәсең. Майланган шәкертләр булып, алар Гайсә Мәсих белән бергә күктә патшалар һәм руханилар булырга өметләнә алган (2 Көр. 1:21, 22; Ачыл. 5:9, 10; 20:6). Әмма бу очракта изге рух һәм могҗизалар кылу сәләте шәкертләргә суга чумдырылганда түгел, ә Петер белән Яхъя аларга кулларын куйгач кына бирелгән.

c Хәбәш түрәсе, прозелит булганга, Изге Язмаларны, шул исәптән Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне, бик яхшы белгән. Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен аңлагач, ул суга чумдырылырга әзер булган. Шуңа күрә ул суга чумдырылырга карарны хисләргә бирелеп кенә кабул иткән дип әйтеп булмый.