13 БҮЛЕК
«Кайнар бәхәсләр» тудырган сорау
Җитәкче совет сөннәткә утырту белән бәйле сорауны хәл итә
Рәсүлләр 15:1—12 гә нигезләнгән
1—3. а) Беренче гасырдагы җыелышта нинди сорау аркасында бүленешләр килеп чыккан? ә) Рәсүлләр китабыннан бу өзекне өйрәнү безгә нинди файда китерер?
ПАУЛ белән Барнаб, үзләренең беренче вәгазь сәяхәтләрен тәмамлап, Суриядәге Антиохка кайта. Йәһвәнең «башка халыкларга иман ишеген ачканы» аларга зур шатлык китерә (Рәс. 14:26, 27). Антиохта да яхшы хәбәр киң тарала һәм күп кенә башка халык кешеләре җыелышка кушыла (Рәс. 11:20—26).
2 Бу искиткеч яңалыклар Яһүдиягә килеп ирешә. Әмма бар кеше дә бу яңалыкларны шатлык белән кабул итми һәм хәтта сөннәткә утырту белән бәйле сорауларны кабат күтәрә. Еврей мәсихчеләре һәм еврей булмаган мәсихчеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш? Еврей булмаган мәсихчеләр Муса канунын үтәргә тиешме? Бу сораулар шулкадәр нык каршылык китереп чыгарган ки, хәтта җыелышның бердәмлегенә куркыныч яный. Бу җитди аңлашылмаучанлык ничек хәл ителер соң?
3 Бүген дә бердәмлекне какшата алган бәхәсле сораулар туарга мөмкин. Андый очракларда зирәк эш итәр өчен, Рәсүлләр китабыннан бу өзекне карап чыгу бик файдалы булыр.
«Сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмаячаксыз» (Рәсүлләр 15:1)
4. Кайбер еврей мәсихчеләре башкаларга нинди ялгыш караш таккан һәм бу нинди сорау тудыра?
4 Лүк болай дип язган: «Шунда Яһүдиядән килгән ниндидер кешеләр кардәшләрне: „Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмаячаксыз“,— дип өйрәтә башладылар» (Рәс. 15:1). Бу кешеләр мәсихче булып киткәнче фарисей булганмы, юкмы икәнлеге билгеле түгел. Һәрхәлдә, фарисейларның фикер йөртү рәвеше аларга тәэсир иткән. Бу кешеләр, без рәсүлләр һәм Иерусалимдагы өлкәннәр исеменнән сөйлибез, дип әйткән, күрәсең (Рәс. 15:23, 24). Йәһвә Петер аша башка халык кешеләренә мәсихче җыелышка керергә мөмкинлек ачканнан соң, инде 13 ел үткән булган. Алайса, ни өчен кайбер яһүдләр башка халык кешеләрен сөннәткә утыртырга кирәк дип һаман да үз дигәнендә торган соң? a (Рәс. 10:24—29, 44—48)
5, 6. а) Ни сәбәпле кайбер еврей мәсихчеләре чит халык кешеләрен сөннәткә утыртырга кирәк дип санаган? ә) Ни өчен сөннәтләү турындагы килешү һәм Ибраһим белән төзелгән килешү бер үк нәрсә түгел дип әйтеп була? (Искәрмәне карагыз.)
5 Моңа сәбәпләр күп булган. Нинди? Беренчедән, сөннәткә утыртуны үзе белән махсус мөнәсәбәтләр билгесе итеп Йәһвә үзе гамәлгә керткән. Шулай ук, әле Муса кануны бирелгәнче, беренчеләр булып Ибраһим һәм аның өйдәгеләре сөннәткә утыртылган булган b (Лев. 12:2, 3). Өстәвенә, Муса кануны буенча, хәтта чит ил кешеләреннән дә сөннәткә утыртылу таләп ителгән. Шул чакта гына алар Пасах ризыгын ашый алган (Чыг. 12:43, 44, 48, 49). Әйе, еврейләр карашыннан сөннәткә утыртылмаган ир кеше нәҗес булган (Ишаг. 52:1).
6 Канун килешүе яңа килешү белән алмаштырылганга, еврейләр тумыштан ук Аллаһы хезмәтчеләре булып саналмый башлаган. Моны кабул итәр өчен, еврей мәсихчеләренә иман һәм басынкылык кирәк булган. Шулай ук алардан, Мәсихне ачык таныр өчен һәм сөннәтләнмәгән башка халык кешеләрен үз кардәшләре итеп кабул итәр өчен, кыюлык та таләп ителгән (Ирм. 31:31—33; Лүк 22:20).
7. Кайбер яһүдләр нинди мөһим фикерләрне аңлый алмаган?
7 Әлбәттә, Аллаһының нормалары үзгәрмәгән, шуңа күрә Муса канунындагы принциплар яңа килешүдә дә чагылган (Мат. 22:36—40). Мәсәлән, сөннәткә утырту турында Паул болай дип язган: «Эчке яктан яһүд булган — чын яһүд, һәм йөрәккә законнар җыентыгы белән түгел, ә рух белән ясалган сөннәт — чын сөннәт» (Рим. 2:29; Кан. 10:16). Чит халык кешеләрен сөннәткә утыртырга кирәк дип әйткән яһүдләр моңа төшенә алмаган. Алар үз фикер йөртүләрен үзгәртерме?
«Кайнар бәхәсләр» (Рәсүлләр 15:2)
8. Ни өчен сөннәткә утырту белән бәйле сорауны Иерусалимдагы җитәкче советка тапшырырга булганнар?
8 Лүк болай дип яза: «Паул һәм Барнаб алар белән ризалашмыйча кайнар бәхәсләр алып барды. Шуңа күрә, бу мәсьәлә турында сорар өчен, Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кардәшне Иерусалимга рәсүлләр белән өлкәннәр янына җибәрергә булдылар» c (Рәс. 15:2). Паул белән Барнаб та, алар белән бәхәсләшкән яһүдләр дә үз дигәнендә нык торганга һәм үзләре бу сорауны чишә алмаганга, Антиохтагы кардәшләр Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр — ул вакыттагы җитәкче совет — белән киңәшләшергә карар иткән. Бу бик акыллы адым булган, чөнки, шулай эшләп, алар җыелыштагы бердәмлек белән тынычлыкны саклый алган. Без Антиохтагы өлкәннәрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
9, 10. Антиохтагы өлкәннәр һәм Паул белән Барнаб безнең өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?
9 Антиохтагы кардәшләр җитәкче советка еврей мәсихчеләре генә кергәнен белгән. Шулай да алар җитәкче совет туган сорауны бер генә якны исәпкә алып хәл итәр дип уйламаган. Антиохтагы кардәшләр рәсүлләр белән өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнеп эш итәчәгенә ышанган. Ни өчен? Чөнки алар Йәһвәнең бу сорауны Гайсә Мәсих һәм изге рух аша чишәргә булышачагын төгәл белгән (Мат. 28:18, 20; Эфес. 1:22, 23). Без дә Аллаһы оешмасына ышаныч белән карарга тиеш. Әйдәгез, җитди сораулар туганда, Антиохтагы кардәшләр кебек, Йәһвә оешмасы һәм майланган мәсихчеләрдән торган Җитәкче совет биргән күрсәтмәләрне теләп кабул итик.
10 Бу очрактан басынкылык белән сабырлыкның мөһимлеге күренә. Паул белән Барнабны чит халык кешеләренә вәгазьләргә Йәһвә үзе җибәргән булса да, алар сөннәткә утырту белән бәйле сорауны үзләре генә хәл итмәскә булган (Рәс. 13:2, 3). Өстәвенә, Иерусалимга барырга Паулга Йәһвә кушкан. Соңрак Паул моның турында болай дип язган: «Миңа ачылыш бирелгән иде, шуңа күрә мин анда киттем» (Гәл. 2:2). Бүген дә җыелышта бердәмлекне какшата алган сораулар туганда, өлкәннәр басынкылык һәм сабырлык күрсәтергә тырыша. Алар бәхәсләшеп тормый, ә, Изге Язмаларны һәм ышанычлы хезмәтче биргән күрсәтмәләрне тикшереп, Йәһвәнең җитәкчелеген эзли (Флп. 2:2, 3).
11, 12. Ни өчен безгә сабырлык һәм басынкылык кирәк?
11 Кайвакыт, Йәһвә берәр сорауга яктылык сипкәнче, озак көтәргә туры килә. Уйлап кына карагыз: б. э. 36 елында Көрнили изге рух белән майланганнан соң 13 ел үткәч кенә, сөннәткә утырту белән бәйле сорау тулысынча чишелгән! Ни өчен шулкадәр күп вакыт кирәк булган? Йәһвә, күрәсең, яһүдләргә үз фикер йөртүләрен үзгәртер өчен җитәрлек вакыт бирергә булган. Ибраһим белән төзелгән сөннәтләү турындагы килешү якынча 1 900 ел дәвамында гамәлдә торганга, яһүдләргә бу җитди үзгәрешне кабул итү авыр булган (Яхъя 16:12).
12 Күктәге Атабыз безне, сабырлык һәм ярату белән өйрәтеп, чүлмәкче кебек, формалаштыра. Бу безгә файда гына китерә (Ишаг. 48:17, 18; 64:8). Шуңа күрә, оешмабыз яңа күрсәтмәләр биргәндә я Изге Язмалардагы берәр шигырь яңача аңлатылганда, моны уңай караш белән кабул итик, җыелышта башкаларга үз карашларыбызны такмыйк һәм горурлык белән көрәшик (Вәг. 7:8). Ә инде йөрәгебездә горурлык шыта башласа, Рәсүлләр китабының 15 нче бүлегендә язылган очрак турында уйлану безгә бу сыйфатны басарга ярдәм итәчәк d.
13. Без Йәһвәнең сабырлыгын хезмәттә ничек чагылдыра алабыз?
13 Өйрәнүләр үткәргәндә дә, безгә, Йәһвәдән үрнәк алып, сабыр булырга кирәк. Берәр ялган тәгълимат я Изге Язмаларга каршы килгән гореф-гадәт өйрәнүчебез өчен кадерле булырга мөмкин, шуңа күрә аңа моны калдыру авырдыр. Ул чакта андый кеше белән өйрәнүне туктатырга ашыкмыйк һәм, изге рух аның йөрәгендә үзгәрешләр ясасын өчен, җитәрлек вакыт бирик (1 Көр. 3:6, 7). Өйрәнүчебез турында дога кылырга да онытмыйк. Моның барысы безгә өйрәнүчебезгә Йәһвә күзлегеннән карарга булышыр (1 Яхъя 5:14).
Алар «башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында җентекләп сөйләделәр» (Рәсүлләр 15:3—5)
14, 15. а) Антиохтагы җыелыш Паул белән Барнабка һәм башка абый-кардәшләргә ничек хөрмәт күрсәткән? ә) Паул белән Барнаб Финикиядәге һәм Самариядәге имандашларын ничек ныгыткан?
14 Лүк болай дип дәвам итә: «Башта аларны җыелыш озата барды» (Рәс. 15:3а). Шулай итеп Антиохтагы җыелыш Паул белән Барнабны һәм башка кардәшләрне яратуларын һәм хөрмәт итүләрен күрсәткән. Бу яктан да Антиохтагы мәсихчеләр безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Әйдәгез, без дә кардәшләргә, «бигрәк тә Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүче» өлкәннәргә ярату һәм хөрмәт күрсәтик (1 Тим. 5:17). «Аннан соң алар [Паул белән Барнаб] юлны үзләре генә дәвам итте. Алар Финикия һәм Самария аша үткәндә, башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында җентекләп сөйләделәр һәм шуның белән бар кардәшләргә зур куаныч китерделәр»,— дип дәвам итә сүзен Лүк (Рәс. 15:3ә).
15 Финикия белән Самариядә, Стифән үтерелгәннән соң, Иерусалимнан качкан еврей мәсихчеләре дә булгандыр. Паул белән Барнаб ул кардәшләргә ничек итеп мәҗүсиләргә вәгазьләгәннәре һәм ничек Йәһвә аларның хезмәтләрен фатихалаганы турында «җентекләп сөйләгән». Бу шул кардәшләрне бик ныгыткан. Бүген дә без мәсихче очрашуларда һәм конгрессларда Йәһвәнең вәгазь эшен ничек фатихалаганы турында ишетәбез. Шулай ук басмаларыбыздан һәм jw.org сайтыннан кардәшләрнең тугры хезмәт итүләре һәм дәртләндергеч очраклары турында укыйбыз. Моның барысы безне авыр вакытларда ныгыта.
16. Ни өчен сөннәткә утырту белән бәйле сорау кичектергесез булып киткән?
16 Юлчылар, Антиохтан көньякка таба якынча 550 километр үткәч, Иерусалимга килеп җиткән. Лүк болай дип яза: «Иерусалимга килеп җиткәч, аларны җыелыш та, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул итте, һәм Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша башкарган күп кенә эшләре турында сөйләп бирделәр. Әмма фарисейларның сектасыннан чыккан кайбер иман итүчеләр, урыннарыннан торып: „Аларны сөннәткә утыртырга һәм аларга Муса канунын тотарга кушарга кирәк“,— диделәр» (Рәс. 15:4, 5). Күргәнебезчә, сөннәткә утырту белән бәйле сорауны кичектермичә хәл итәргә кирәк булган.
«Рәсүлләр белән өлкәннәр... бергә җыелдылар» (Рәсүлләр 15:6—12)
17. Ни өчен җитәкче советка, рәсүлләрдән тыш, өлкәннәр дә кергән?
17 Гыйбрәтле сүзләр 13:10 да: «Киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас»,— дип әйтелә. Бу принцип буенча эш итеп, «рәсүлләр белән өлкәннәр, бу мәсьәләне [сөннәткә утырту белән бәйле сорауны] карап чыгар өчен, бергә җыелганнар» (Рәс. 15:6). Рәсүлләр белән өлкәннәр бөтен мәсихче җыелыш өчен карарлар кабул иткән. Бүгенге Җитәкче совет турында да шуны ук әйтеп була. Ә ни өчен беренче гасырдагы җитәкче советка, рәсүлләрдән тыш, өлкәннәр дә кергән? Хәтерләгәнебезчә, рәсүл Ягъкуб үтертелгән булган, ә рәсүл Петер берникадәр вакыт төрмәдә утырган. Әгәр дә башка рәсүлләр белән дә андый хәл була калса, җыелыш җитәкчелексез калган булыр иде. Җитәкче советта, рәсүлләрдән тыш, башка майланган өлкәннәр дә булганга, мәсихче җыелышка җитәкчелек өзлексез рәвештә бирелгән.
18, 19. Петер нинди мөһим фикерне ассызыклаган?
18 Лүк болай дип яза: «Озак кына фикер алышканнан соң, Петер, торып, болай диде: „Кардәшләр, сезгә яхшы билгеле булганча, Аллаһы, башка халык кешеләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм алар ышана башласын өчен, безнең арабыздан беренче итеп мине сайлап алды. Кеше күңелен белүче Аллаһы, безгә биргән кебек, аларга да изге рух биреп, аларны хуплаганын исбатлады. Һәм ул аларны да, безне дә бертигез күреп, аларның йөрәкләрен иман аша сафландырды“» (Рәс. 15:7—9). 7 нче шигырьдә «фикер алышу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «эзләү», «сораулар бирү» дигәнне дә аңлата. Күрәсең, кардәшләр турыдан-туры һәм ачык итеп төрле карашларын белдергән.
19 Петер рәсүлләр белән өлкәннәрнең исләренә шуны төшергән: б. э. 36 елында Йәһвә үзенең изге рухы белән сөннәтләнмәгән чит халык кешеләрен — Көрнили белән аның өйдәгеләрен майлаган. Шулай итеп Аллаһы еврейләр һәм чит халык кешеләре арасында аерма булмаганын күрсәткән. Аллаһы кешеләрне аермый икән, еврейләрдән булган мәсихчеләр дә моны эшләргә тиеш булмаган. Кешене Муса канунын үтәве түгел, ә Гайсәгә иман итүе сафландыра (Гәл. 2:16).
20. Сөннәткә утыртуны яклаган кешеләр Аллаһыны ничек сынаган?
20 Изге Язмалардан дәллиләр китергәннән соң һәм изге рух нәрсә эшләгәнен искә төшергәннән соң, Петер болай дип йомгаклаган: «Шулай булгач, ни өчен сез, шәкертләр җилкәсенә ата-бабаларыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне салып, хәзер Аллаһыны сыныйсыз? Ә без, алар ышанган кебек, Хуҗабыз Гайсәнең юмарт игелеге ярдәмендә котылачакбыз дип ышанабыз» (Рәс. 15:10, 11). Сөннәткә утыртуны яклаган кешеләр, асылда, Аллаһының сабырлыгын сынаган. Яһүдләр Муса канунын тулысынча үти алмаган, шуңа күрә үлем хөкеменә лаек булган (Гәл. 3:10). Аларның коткарылулары Гайсәнең корбаны һәм Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә генә мөмкин булган. Шуңа күрә аларга чит халык кешеләреннән дә сөннәтләнүне таләп итәргә кирәк булмаган.
21. Барнаб белән Паул фикер алышуга нинди өлеш керткән?
21 Петерне тыңлагач, «андагы бар кеше тынып калган». Әйе, аның сүзләре аларга бик нык тәэсир иткән. Аннан соң «Барнаб белән Паул Аллаһының үзләре аша башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйли башлаган» (Рәс. 15:12). Хәзер, бөтен фактлар белән танышкач, рәсүлләр белән өлкәннәр Аллаһы ихтыярын чагылдырган карарны кабул итәргә әзер булган.
22—24. а) Бүгенге Җитәкче совет беренче гасырдагы җитәкче советтан ничек үрнәк ала? ә) Бар өлкәннәр дә теократик тәртипкә ничек хөрмәт күрсәтә ала?
22 Бүген дә Җитәкче советның әгъзалары, очрашканда, Изге Язмалардан җитәкчелек эзли һәм изге рух сорап дога кыла (Зәб. 119:105; Мат. 7:7—11). Җыелыр алдыннан аларның һәрберсенә каралачак сораулар бирелә. Моның ярдәмендә алар алдан уйланып дога кыла һәм әзерләнә ала (Гыйб. сүз. 15:28). Очрашкач, бу майланган абый-кардәшләрнең һәрберсе ачык итеп, ихтирамлы рәвештә үз фикерен белдерә. Җитәкче советның утырышларында Изге Язмалар еш кулланыла.
23 Җыелыш өлкәннәре дә шул ук тәртип буенча эш итә. Берәр җитди сорауны карап чыкканда, уртак фикергә килә алмасалар, алар филиал белән яисә район күзәтчесе белән киңәшләшергә мөмкин. Филиал, үз чиратында, Җитәкче советтан җитәкчелек сорый ала.
24 Теократик тәртипкә хөрмәт белән караган һәм басынкылык, тугрылык, сабырлык сыйфатларын күрсәткән кешеләрне Йәһвә чын тынычлык, бердәмлек һәм рухи үсеш белән фатихалый. Моның турында сүз киләсе бүлектә барыр.
a 103 нче биттәге «Яһүди гореф-гадәтләрне яклаган кешеләр» дигән рамканы карагыз.
b Сөннәтләү турындагы килешү һәм Ибраһим белән төзелгән килешү бер ук нәрсә түгел. Ибраһим белән төзелгән килешү б. э. к. 1943 елда гамәлгә кергән һәм әле дә үз көчен югалтмаган. Ул вакытта Ибраһим, ягъни Ибрам, Евфрат елгасын кичеп, Кәнган җиренә кергән, һәм аңа ул вакытта 75 яшь булган. Сөннәтләү турындагы килешү исә соңрак, б. э. к. 1919 елда, аңа 99 яшь булганда, гамәлгә кергән (Ярат. 12:1—8; 17:1, 9—14; Гәл. 3:17).
c Иерусалимга барган кешеләр арасында, күрәсең, Титус та булган. Бу абый-кардәш, сөннәтләнмәгән грек булса да, изге рух белән майланган булган. Соңрак ул Паул белән сәяхәт иткән һәм аңа гамәли яктан ярдәм иткән (Гәл. 2:1, 3; Тит. 1:4).
d 105 нче биттәге «Йәһвә Шаһитләре үз ышануларын Изге Язмаларга нигезли» дигән рамканы карагыз.