Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 БҮЛЕК

«Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»

«Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»

Паул хезмәттә үрнәк алырлык ашкынучанлык күрсәтә һәм өлкәннәргә киңәш бирә

Рәсүлләр 20:1—38 гә нигезләнгән

1—3. a) Әүтих белән нәрсә булган? ә) Паул нәрсә эшләгән һәм бу безгә аның турында нәрсәне ачыклый?

 ПАУЛ — Троас шәһәрендә. Ул һәм башка кардәшләр бер йортның өченче катында җыелган. Инде вакыт соң булса да, Паул алар белән һаман да аралашып утыра, чөнки икенче көнне юлга чыгарга җыена. Бүлмәдә, күп яктырткычлар янганга, эссе һәм саф һава җитми. Паул сөйләгән вакытта тәрәзә төбендә утырган Әүтих исемле бер егет йоклап китә һәм өченче каттан егылып төшә!

2 Табиб буларак, Лүк Әүтих янына иң беренче булып йөгереп чыккандыр, мөгаен. Ләкин кызганычка каршы, Әүтих үлгән була (Рәс. 20:9). Шунда Паул искиткеч могҗиза кыла: ул, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклый һәм үледән терелтә. Аннан соң ул кардәшләргә: «Борчылмагыз, ул хәзер исән»,— дип әйтә (Рәс. 20:10).

3 Бу очрак Аллаһының үзенең изге рухы ярдәмендә нинди гаҗәеп эшләр башкара алганын яхшы күрсәтә. Әлбәттә, Паул Әүтихнең үлемендә гаепле булмаган. Шул ук вакыт ул кардәшләрнең махсус очрашудан кайгырып кайтып китүләрен яисә бу очракның алар өчен абыну ташы булып китүен теләмәгән. Шуңа күрә ул Әүтихне терелткән. Бу хәл кардәшләрне бик юаткан һәм аларны алга таба да ашкынып хезмәт итәргә дәртләндергән. Әйе, Паул кеше тормышын бик кадерләгән. Ул тулы ышаныч белән болай дип әйтә алган: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел» (Рәс. 20:26). Ә без кеше тормышын кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз һәм Паулдан ничек үрнәк ала алабыз? Әйдәгез, моның турында белик.

«Паул... Македониягә китте» (Рәсүлләр 20:1, 2)

4. Паул Эфестә нинди сынауларга очраган?

4 Үткән бүлектә әйтелгәнчә, Паул Эфестә каты сынауларга дучар булган: Артемиданың храмнарын ясаган көмешче Димитер һәм башка һөнәрчеләр, шау-шу күтәреп, аңа каршы чыккан. «Чуалыш тынгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакырткан, аларның рухын күтәргән һәм, алар белән саубуллашып, Македониягә киткән» (Рәс. 20:1).

5, 6. а) Паул Македониядә күпме вакыт үткәргән һәм ул анда нәрсә эшләгән? ә) Паул кардәшләр белән үзен ничек тоткан?

5 Македониягә барышлый, Паул Троас дигән портлы шәһәрдә тукталган. Ул анда Титусны очратырга өметләнгән (моңа кадәр Паул Титусны Көринткә җибәргән булган) (2 Көр. 2:12, 13). Титусның Троаска килә алмаячагын аңлагач, Паул берүзе Македониягә барган һәм, «шәкертләрне күп кенә сүзләр белән рухландырып», анда якынча бер ел үткәргән a (Рәс. 20:2). Ахыр чиктә Титус та Македониягә килгән һәм көринтлеләрнең Паулның аларга язган беренче хатын шатлык белән кабул итүләре турында сөйләгән (2 Көр. 7:5—7). Бу Паулны Көринтлеләргә икенче хатны язарга дәртләндергән.

6 Лүк язганча, Паул Эфестәге һәм Македониядәге кардәшләрнең «рухын күтәргән», аларны «рухландырган». Әйе, Паул кардәшләрне ныгытырга тырышкан. Башкаларга өстен караган фарисейлардан аермалы буларак, ул кардәшләр белән шатланып хезмәттәшлек иткән (Яхъя 7:47—49; 1 Көр. 3:9). Хәтта аларга киңәш бирергә туры килгәндә дә, Паул үзен кардәшләрдән өстен куймаган (2 Көр. 2:4).

7. Өлкәннәр Паулдан ничек үрнәк ала?

7 Бүген дә өлкәннәр һәм район күзәтчеләре Паулдан үрнәк ала. Кардәшкә шелтә белдерергә туры килгәндә дә, алар моны кардәшне хөкем итәр өчен түгел, ә ныгытыр өчен эшли. Бер җитлеккән район күзәтчесе болай дип әйткән: «Күпчелек кардәш дөрес булганны эшләргә бик тели, әмма кайвакыт булдыра алмый. Еш кына алар төшенкелек, курку хисләреннән интегә һәм үзләрен көчсез итеп хис итә». Өлкәннәр андый кардәшләр өчен көч чыганагы була ала (Евр. 12:12, 13).

«Яһүдләр аңа каршы мәкер ятьмәсе үрә башладылар» (Рәсүлләр 20:3, 4)

8, 9. а) Ни өчен Паул үз планнарын үзгәрткән? ә) Ни өчен яһүдләр Паулны нәфрәт иткән?

8 Македониядән Паул Көринткә киткән b. Анда өч ай үткәргәннән соң, ул Кинкриягә барырга һәм, андагы портта корабка утырып, Суриягә барырга җыенган. Паул, Суриядән Иерусалимга барып, кардәшләр җыйган иганәләрне андагы мәсихчеләргә җиткерергә ниятләгән c (Рәс. 24:17; Рим. 15:25, 26). Ләкин Паулга үз планнарын үзгәртергә туры килгән. Ни өчен? Рәсүлләр 20:3 тә болай диелә: «Яһүдләр аңа каршы мәкер ятьмәсе үрә башладылар».

9 Яһүдләрнең ни өчен Паулны нәфрәт иткәне яхшы аңлашыла. Алар аны мөртәт дип санаган. Паул хәтта Көринттәге синагоганың бер мөһим әгъзасын — Криспине — мәсихчеләр динен кабул итәргә инандырган (Рәс. 18:7, 8; 1 Көр. 1:14). Җитмәсә, Көринттәге яһүдләр Паулны Ахая проконсулы Галиун янына китергәч һәм аны гаепли башлагач, Галиун аларның ягына басмаган, ә Паулны яклаган. Бу яһүдләрне тагы да ныграк ярсыткан (Рәс. 18:12—17). Яһүдләр Паул Кинкриядә корабка утырачак дип уйлаган һәм аны анда үтерергә ниятләгән. Моның турында белгәч, Паул нәрсә эшләгән?

10. Ни өчен Паулның Кинкриягә бармаска карары акыллы булган?

10 Үз тормышын һәм үзенә ышанып тапшырылган иганәләрне саклар өчен, Паул, Кинкрия аша баруга караганда, Македония аша бару хәерлерәк дигән карарга килгән. Әлбәттә, җәяүләп сәяхәт итүнең дә үз куркыныч яклары булган. Мәсәлән, юлчыларны юлбасарлар сагалап торган, хәтта кунакханәләрдә дә тукталу куркыныч булган. Бәхеткә каршы, Паул ялгыз сәяхәт итмәгән. Лүктән башка, аның белән Аристарх, Гай, Секундус, Сопатыр, Тимути, Трәфимәс һәм Тухик та барган (Рәс. 20:3, 4).

11. Бүген мәсихчеләр вәгазьдә нинди саклык чаралары күрә һәм Гайсә бу яктан нинди үрнәк калдырган?

11 Паулдан үрнәк алып, без дә вәгазьдә сак булырга тырышабыз. Мәсәлән, кайбер җирләрдә кардәшләр берүзләре вәгазьләми, ә икәүләшеп я төркем белән хезмәт итә. Эзәрлекләүләр турында әйткәндә, без алардан качып булмый икәнен аңлыйбыз (Яхъя 15:20; 2 Тим. 3:12). Шул ук вакыт без үзебезне куркыныч астына куймаска тырышабыз. Гайсә дә шулай эшләгән. Мәсәлән, Иерусалимда яһүдләр аны ташлар атып үтерергә теләгәндә, «Гайсә яшеренгән һәм гыйбадәтханәдән чыгып киткән» (Яхъя 8:59). Соңрак, яһүдләр аны тагын бер тапкыр үтерергә тырышканда, «Гайсә яһүдләр арасында инде ачыктан-ачык йөрмәгән. Ул чүл янындагы бер өлкәгә... киткән» (Яхъя 11:54). Күргәнебезчә, бу Аллаһының ихтыярына каршы килмәсә, Гайсә, куркыныч янаганда, китәргә тырышкан. Без дә шулай эш итәргә тиеш (Мат. 10:16).

«Бар кеше... бик нык куанды» (Рәсүлләр 20:5—12)

12, 13. а) Әүтихнең терелтелүе җыелышка ничек тәэсир иткән? ә) Якыннарыбыз үлгәндә, безне нинди өмет юата ала?

12 Паул һәм аның хезмәттәшләре Македонияне бергә үткән, ә аннан соң, берникадәр вакытка аерылып, кабат Троаста гына очрашкан d. Лүк моның турында болай дип яза: «Биш көн эчендә алар янына Троаска килеп җиттек» e (Рәс. 20:6). Нәкъ бу шәһәрдә Паул Әүтихне терелткән дә. «Бар кеше аның тере булуына бик нык куанды»,— дип яза Лүк (Рәс. 20:12).

13 Әлбәттә, бүген үлгән кешеләр терелтелми. Әүтих тә, терелтелгән булса да, вакыт узу белән яңадан үлгән (Рим. 6:23). Шулай да Изге Язмаларга нигезләнгән терелтелү өмете безне бик юата (Яхъя 5:28, 29). Яңа дөньяда терелтеләчәк кешеләр беркайчан да үлмичә, мәңге яши алачак. Күктәге тормыш өчен терелтелгән майланганнар турында әйткәндә, аларга үлемсезлек бирелә (1 Көр. 15:51—53). Әйе, майланганнарның да, «башка сарыкларның» да «бик нык куаныр» өчен бар сәбәпләре дә бар (Яхъя 10:16).

«Халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтү» (Рәсүлләр 20:13—24)

14. Эфестәге өлкәннәр Милетка килгәч, Паул аларга нәрсә дип әйткән?

14 Паул һәм аның хезмәттәшләре Троастан Ассоска, аннан соң Митилен, Хиос, Самос һәм Милетка барган. Паул Иерусалимга Илленче көн бәйрәме көненә килеп җитәргә тырышкан. Бәлки, шул сәбәп аркасында ул Эфескә кереп тормаган. Шулай да ул Эфестәге өлкәннәр белән очрашырга теләгән, шуңа күрә аларны Милетка чакырган (Рәс. 20:13—17). Эфестәге өлкәннәр Милетка килгәч, Паул аларга болай дигән: «Асия өлкәсенә килү белән, беренче көннән үк, үземне сезнең белән ничек тотканымны сез бик яхшы беләсез. Мин күп яшьләр түгеп һәм яһүдләрнең мәкерләре аркасында туган сынауларны үтеп, бар басынкылык белән Хуҗабызга кол кебек хезмәт иттем. Мин сезгә файдалы булырлык һәр нәрсәне сөйләүдән дә, сезне халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтүдән дә баш тартмадым. Мин яһүдләргә дә, грекларга да тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында төпле шаһитлек бирдем» (Рәс. 20:18—21).

15. Ни өчен өйдән өйгә йөреп вәгазьләү мөһим?

15 Бүген без вәгазьдә төрле ысуллар кулланабыз. Рәсүл Паул кебек, без күп кеше булган җирләрдә — тукталышларда, урамнарда һәм базарларда вәгазьлибез. Шулай да өйдән өйгә йөреп вәгазьләү төп ысулыбыз булып кала. Ни өчен? Беренчедән, без өйдән өйгә вәгазьләп йөргәнгә, һәртөрле кешеләрнең Патшалык хәбәрен регуляр рәвештә ишетү мөмкинлеге бар. Бу Аллаһының кешеләрне аермаганын дәлилли. Икенчедән, өйдән өйгә йөреп, без эчкерсез кешеләргә, ихтыяҗларын исәпкә алып, шәхси игътибар бирә алабыз. Өченчедән, андый хезмәттә катнашканга, үзебезнең дә иманыбыз һәм чыдамлыгыбыз үсә. Әйе, «халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтү» — безне аерып торучы билге ул.

16, 17. Паул ничек кыюлык күрсәткән һәм бүген мәсихчеләр бу сыйфатны ничек күрсәтә?

16 Эфестән килгән өлкәннәргә Паул Иерусалимда үзен нинди куркынычлар көтәсен белмәгәне турында әйткән. «Шулай да,— дип әйткән ул,— мин җанымны бер дә кызганмыйм, тик үз юлымны тәмамларга иде һәм Хуҗабыз Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне — Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып чыгарга иде» (Рәс. 20:24). Әйе, Паул, начар сәламәтлеккә, каты эзәрлекләүләргә һәм башка авырлыкларга бирешмичә, үз хезмәтен төгәлләргә тәвәккәл булган.

17 Бүген дә мәсихчеләр төрле авырлыклар кичерә. Мәсәлән, кайберәүләр эшчәнлегебез тыелган илдә яши һәм эзәрлекләүләргә дучар була. Башкалар физик я эмоциональ чир белән көрәшә. Яшьләр мәктәптә сыйныфташларының басымына каршы тора. Бар бу тискәре хәл-шартларга карамастан, Йәһвә Шаһитләре, рәсүл Паул кебек, чыдамлылык күрсәтә һәм «яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирергә» тәвәккәл.

«Үзегезне һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз» (Рәсүлләр 20:25—38)

18. Ни өчен Паул «мин бер кешенең дә канында гаепле түгел» дип әйтә алган һәм Эфес җыелышының өлкәннәре аның үрнәгенә ничек иярә алган?

18 Паул Эфес җыелышы өлкәннәренә бу очрашу — алар белән соңгы очрашуы дип әйткән һәм, үзенең хезмәте турында әйтеп, аларга мөһим киңәшләр биргән. «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел,— дип әйткән ул,— чөнки мин сезгә Аллаһы нияте турында сөйләүдән баш тартмадым, барысын сөйләдем». Эфес өлкәннәре дә, бер кешенең дә канында гаепле булмас өчен, нәрсә эшли алган? Паул аларга болай дип аңлаткан: «Үзегезне һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Сез Аллаһы җыелышын көтсен дип, изге рух сезне шул көтүдә күзәтчеләр итеп билгеләде. Бу җыелышны Аллаһы үз Улының каны аша үзенеке итте» (Рәс. 20:26—28). Паул шулай ук Эфес өлкәннәрен «сезнең арагызга ерткыч бүреләр керәчәк» һәм «шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, хакыйкатьне бозып сөйләячәк» дип кисәткән. «Уяу булыгыз...— дип киңәш иткән Паул һәм болай дип өстәгән: — Шуны истә тотыгыз: мин өч ел буе, көне-төне, һәрберегезне күз яшьләре түгеп үгетләп тордым» (Рәс. 20:29—31).

19. Беренче гасырның азагында мәсихче җыелышка кем кергән һәм аннан соң бу нәрсәгә китергән?

19 «Ерткыч бүреләр» җыелышка беренче гасырның азагында үтеп керә башлаган. Якынча б. э. 98 елында рәсүл Яхъя болай дип язган: «Хәтта хәзер дә күп кенә Мәсих дошманнары бар. [...] Алар безнең арабызда иделәр, ләкин бездән киттеләр, чөнки безнең кебек түгел иделәр. Безнең кебек булсалар, безнең белән калырлар иде» (1 Яхъя 2:18, 19). Өченче гасырда мөртәт булып киткән күзәтчеләр үзләрен башка җыелыш әгъзаларыннан өстен куя башлаган, ә дүртенче гасырда Рим императоры Константин бозык «христиан» динен рәсмиләштергән. Үзләрен Мәсих шәкертләре дип атасалар да, бу дини җитәкчеләр мәҗүсиләрнең гореф-гадәтләрен кабул иткән һәм шулай итеп «хакыйкатьне бозып сөйләгән». Мәҗүсиләрнең өйрәтүләре һәм гореф-гадәтләре христиан чиркәүләрендә әле дә чәчәк ата.

20, 21. Рәсүл Паул ничек фидакарьлек рухы чагылдырган һәм бүгенге өлкәннәр аңардан ничек үрнәк ала?

20 Паулның тәртибе җыелыштан файдаланган мөртәтләрнең тәртибеннән бик аерылып торган. Ул, җыелышка йөк булмас өчен, тырышып эшләгән һәм кардәшләрнең җилкәсендә яшәмәгән. Паул Эфес җыелышы өлкәннәрен дә шундый ук фидакарьлек рухын чагылдырырга дәртләндергән. Ул болай дигән: «Сез, минем кебек тырышып эшләп, хәлсезләргә ярдәм итәргә һәм Хуҗабыз Гайсәнең: „Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк“,— дигән сүзләрен истә тотарга тиеш» (Рәс. 20:35).

21 Бүген дә өлкәннәр фидакарьлек рухын чагылдыра. Алар Аллаһы сарыкларын риясыз көтә, «үзенә дан эзләми» һәм басынкылык күрсәтә (Гыйб. сүз. 25:27). Мәсихче күзәтчеләр дан ярату хурлыкка гына китерә икәнен һәрвакыт истә тота (Гыйб. сүз. 11:2). Үз мәхәллә кешеләре хисабына яшәгән һәм дан яраткан руханилардан җыелыш өлкәннәре бик нык аерылып тора.

«Барысы еларга тотынды» (Рәсүлләр 20:37)

22. Ни өчен Эфес өлкәннәре Паулны яраткан?

22 Паул кардәшләр турында эчкерсез кайгыртканга, алар аны бик яраткан. Аның китәр вакыты җиткәч, кардәшләр «барысы еларга тотынган. Алар Паулны кочаклаганнар да аны назлы итеп үпкәннәр» (Рәс. 20:37, 38). Әйе, үз имандашлары турында риясыз кайгырткан кардәшләрне яратмый булмый. Дөрестән дә, Паул: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»,— дип әйткәндә, күпертеп әйтмәгән (Рәс. 20:26). Әйдәгез, без дә, аның кебек, кеше тормышын кадерлик һәм бар кешегә Аллаһы сүзен сөйлик.

b Нәкъ бу вакытта Паул Көринттә Римлыларга хатны язган, күрәсең.

c 169 нчы биттәге  «Паул иганәләрне җиткерә» дигән рамканы карагыз.

d Рәсүлләр 20:5, 6 да Лүк «без» алмашлыгын яңадан куллана башлый. Моннан Паул белән Лүкнең Филипиядә кабат очрашканы күренә. Элегрәк Паул аны Филипиядә калдырган булган (Рәс. 16:10—17, 40).

e Кардәшләр Филипиядән Троаска биш көн барган. Моңа кадәр алар шул ук араны нибары ике көн эчендә үткән булган. Бу юлы диңгездә каршы җилләр искәндер (Рәс. 16:11).