22 БҮЛЕК
«Йәһвә ихтыяры булсын»
Паул, Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, Иерусалимга барырга тәвәккәл
Рәсүлләр 21:1—17 гә нигезләнгән
1—4. Ни өчен Паул Иерусалимга юл тота һәм аны анда нәрсә көтә?
ПАУЛ белән Лүкнең Милеттан китәргә вакыты җитте. Бу ике миссионер, юлга бар кирәклесен алып, инде корабка утырганнар. Алар Яһүдиядәге мәсихчеләргә җыелган иганә акчасын җиткерер өчен бара. Эфес өлкәннәрен бик нык яратканга, Паул белән Лүккә алар белән саубуллашу бик авыр.
2 Паул, Лүк һәм аларның җиде хезмәттәше ярда торган моңсулы кардәшләргә карый. Акрын искән җил җилкәннәрне тутыра, һәм кораб причалдан кузгала. Үзләрен озатып калучыларга Паул белән аның дуслары, алар күздән югалганчы, кул болгап хушлаша (Рәс. 20:4, 14, 15).
3 Паул якынча өч ел Эфес кардәшләре белән якын хезмәттәшлек иткән булган, әмма хәзер рух аны Иерусалимга юнәлтә. Иерусалимда авырлыкларга очраячагын белгәнгә, Паул Эфес өлкәннәренә болай дип әйткән булган: «Рух җитәкчелегенә буйсынып, мин Иерусалимга барам. Тик үземне анда нәрсә көтәсен белмим. Әмма изге рух, мине тоткынлык һәм газаплар көтә дип, миңа барлык шәһәрләрдә әйтеп тора» (Рәс. 20:22, 23). Булачак авырлыкларга карамастан, Паул «рух җитәкчелегенә буйсына». Үз тормышын кадерләсә дә, Аллаһы ихтыярын үтәү аның өчен иң мөһиме.
4 Без дә, Йәһвәгә багышланганда, аның ихтыярын тормышыбызда беренче урынга куярга вәгъдә бирдек. Паулның үрнәген карап чыгу безгә бу вәгъдәбез буенча яшәргә булышыр.
«Кипр утравына якынлашкач» (Рәсүлләр 21:1—3)
5. Паул һәм аның хезмәттәшләре Тирга нинди юл белән барган?
5 Паул һәм аның хезмәттәшләре утырган кораб «туп-туры Коска» киткән. Җил уңайга искәнгә, алар шул ук көнне анда барып җиткән (Рәс. 21:1). Кос шәһәрендә кораб төнгелеккә якорь салган, күрәсең; икенче көнне — Родоска, ә аннан соң Кече Асиянең көньяк ярындагы Патарага киткән. Анда кардәшләр, зур йөк корабына күчеп утырып, Финикиядәге Тир шәһәренә юл тоткан. Лүк моның турында болай дип яза: «Кипр утравына якынлашкач, без аны сулда калдырып, Суриягә таба йөзеп киттек һәм Тирда тукталдык» (Рәс. 21:3). Ә ни өчен Лүк монда Кипр утравын искә ала?
6. а) Кипр утравы яныннан узу Паулда нинди хәтирәләр уяткандыр һәм ни өчен бу аны ныгыткандыр? ә) Ни өчен Йәһвәнең безгә элек биргән фатихалары турында уйлану файдалы?
6 Паул, Кипр утравы яныннан узып барганда, кардәшләргә якынча тугыз ел элек үзенең беренче вәгазь сәяхәтендә анда Барнаб һәм Марк белән вәгазьләгәне турында сөйләгәндер. Мәсәлән, шул утрауда алар сихерче Әлимне очраткан. Ул аларның вәгазьләүләренә каршы чыккан булган, ләкин Йәһвә рухы Паулга ярдәм иткән (Рәс. 13:4—12). Кипрдагы бу хәлләр турында уйлану Паулны ныгыткандыр һәм булачак сынауларга әзерләгәндер. Безгә дә Аллаһының үткәндә ничек ярдәм иткәне һәм ничек фатихалаганы турында уйлану авырлыкларны кичерергә булышыр, һәм без, Давыт кебек: «Тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара»,— дип әйтә алырбыз (Зәб. 34:19).
Рәсүлләр 21:4—9)
«Шәкертләрне эзләп тапкач» (7. Паул һәм аның хезмәттәшләре, Тирга килгәч, нәрсә эшләгән?
7 Паул кардәшләр белән аралашуны бик кадерләгән һәм, кайсы гына төбәккә барса да, алар белән очрашырга тырышкан. Тирда шәкертләрнең барлыгын белгәнгә, ул аларны «эзләп тапкан» һәм аларда тукталган, күрәсең (Рәс. 21:4). Бүген дә Йәһвә хезмәтчеләренең бөтен дөнья буенча кардәшләре бар. Без, нинди генә илгә барсак та, кардәшләребезне эзләп таба алабыз. Бу чыннан да зур фатиха!
8. Ни өчен Рәсүлләр 21:4 тәге сүзләр сораулар тудырырга мөмкин? Кардәшләр изге рух аша нинди хәбәр алган?
8 Юлчылар Тирда җиде көн үткәргән. Лүк Тирдагы кардәшләр турында болай дип язган: «Алар, рухтан хәбәр алып, Паулны Иерусалимга бармаска кат-кат кисәттеләр» (Рәс. 21:4). Аларның бу кисәтүләре сәер булып күренмиме? Әллә Йәһвә Паулның Иерусалимга баруын инде теләмәгәнме? Әллә Аллаһы үз ихтыярын үзгәрткәнме? Юк. Кардәшләр изге рух тәэсирендә Паулның Иерусалимга бармаска тиешлеге турында түгел, ә аның анда газап чигәчәге турында хәбәр алган. Шуңа күрә, Паул турында борчылып, аның анда бармавын үтенгән. Аларның хисләрен аңлап була. Шулай да Паул Йәһвә ихтыярын үтәргә тәвәккәл булган һәм Иерусалимга юлын дәвам иткән (Рәс. 21:12).
9, 10. а) Паул, Тирдагы кардәшләрнең сүзләрен ишеткәч, нинди очракны исенә төшергәндер? ә) Бүген дөньяда нинди караш киң таралган, әмма Гайсә нәрсәгә өйрәткән?
9 Кардәшләрнең сүзләрен ишеткәч, Паул Гайсәнең очрагын исенә төшергәндер. Гайсә үз шәкертләренә Иерусалимда газап чигәчәге һәм үтереләчәге турында әйткәч, алар моны аңлап җиткермәгән. Петер хәтта, хисләргә бирелеп, Остазына: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип әйткән. Ләкин Гайсә: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип җавап биргән (Мат. 16:21—23). Гайсә, фидакарьлек күрсәтеп, Аллаһы биргән йөкләмәсен үтәргә тәвәккәл булган. Паул да, шундый ук фидакарьлек рухы күрсәтеп, үзен аямаган. Әлбәттә, Тирдагы кардәшләрнең ниятләре яхшы булган, ләкин алар бу вакытта Аллаһы ихтыярын аңлап җиткермәгән.
10 Бүген дөньяда «үзеңне кызган» дигән караш киң таралган. Кешеләр үзләре өчен уңайлы, таләпләре аз булган динне сайлый. Гайсә Мәсих исә үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын» (Мат. 16:24). Әйе, Гайсә эзләреннән бару — иң яхшы, иң дөрес тормыш юлы, ләкин ул җиңелләрдән түгел.
11. Тирдагы кардәшләр Паулны яратканнарын ничек күрсәткән?
11 Паул белән аның хезмәттәшләренең Тирдан китәргә вакыты җиткән. Андагы кардәшләрнең Паулга төрле яктан зур булышлык күрсәткәннәреннән һәм аның белән ничек итеп хушлашуларыннан без аларның Паулны никадәр яратканнарын күрәбез. Алар барысы, хатыннары белән балаларын алып, кардәшләрне шәһәр читенә кадәр озата барган. Яр буенда алар бергә тезләнеп дога кылган. Аннары Паул, Лүк һәм башкалар, корабка утырып, Птолимайга кадәр киткән һәм, анда да кардәшләр белән очрашып, алар белән бер көн үткәргән (Рәс. 21:5—7).
12, 13. а) Филипнең ашкынучанлыгы нәрсәдән күренгән? ә) Филип гаилә башларына нинди үрнәк калдырган?
12 Аннары алар, Лүк язганча, «Кайсариягә килеп, Филипнең өендә тукталган» a (Рәс. 21:8). Һичшиксез, кардәшләр Филип белән кабат күрешүләренә бик шатланган. 20 ел элегрәк рәсүлләр аны Иерусалимдагы яңа җыелышта ризык өләшергә билгеләгән булган. Вакыт узу белән, шәкертләр эзәрлекләүләр аркасында таралгач, Филип Самариягә күчкән һәм анда вәгазьли башлаган. Соңрак ул шулай ук Газага төшә торган юлда хәбәш түрәсенә вәгазьләгән һәм аны суга чумдырган (Рәс. 6:2—6; 8:4—13, 26—38). Филип чыннан да ашкынучан вәгазьче булган!
13 Хәзер инде Филип Кайсариядә яши. Лүк аны «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип атый. Бу сүзләрдән аның һаман да үз ашкынучанлыгын югалтмаганы күренә. Аның шулай ук пәйгамбәрлек иткән дүрт кызы булган b (Рәс. 21:9). Һичшиксез, Филип, үз гаиләсенең рухилыгын үстерер өчен, күп тырышлык куйган. Бүген дә мәсихче әтиләр, Филиптән үрнәк алып, үз балалары белән вәгазьли һәм аларга изге хезмәткә ярату үстерергә булыша.
14. Паулның кардәшләр белән аралашуы нинди файда китергән һәм без бүген кемгә кунакчыллык күрсәтә алабыз?
14 Күргәнебезчә, Паул, кая гына барса да, кардәшләрне эзләп табып, алар белән вакыт үткәргән. Һичшиксез, җирле кардәшләр Паул белән аның дусларына ачык йөз белән, теләп кунакчыллык күрсәткән, һәм бу аралашулар аларның барысын дәртләндергән (Рим. 1:11, 12). Безнең дә кунакчыллык күрсәтергә мөмкинлегебез бар. Мәсәлән, гади шартларда яшәсәк тә, район күзәтчеләрен һәм аларның хатыннарын үзебезгә чакыра алабыз. Бу аларны да, үзебезне дә рухи яктан баетыр (Рим. 12:13).
«Хәтта үләргә дә әзермен» (Рәсүлләр 21:10—14)
15, 16. Һагәб нинди хәбәр әйткән һәм бу кардәшләргә ничек тәэсир иткән?
15 Паул дуслары белән Филиптә булганда, аның йортына бер хөрмәтле кеше — Һагәб пәйгамбәр килгән. (Ул Клавдий көннәрендәге зур ачлык булачагын пәйгамбәрлек иткән булган) (Рәс. 11:27, 28). Кардәшләр: «Һагәб ни өчен килде? Ул безгә нинди хәбәр әйтер?» — дип уйлагандыр. Һагәб Паулның билбавын алган да шул билбау белән үзенең кул-аякларын бәйләгән. (Билбау итеп озын тукыма кисәген кулланганнар; анда акча һәм башка әйберләрне йөртеп булган.) Аннары Һагәб мондый мөһим хәбәр әйткән: «Изге рух болай ди: „Иерусалимда яһүдләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләп, башка халык кешеләре кулына тапшырачак“» (Рәс. 21:11).
16 Һагәб әйткән пәйгамбәрлек Паулның Иерусалимга барырга тиешлеген һәм яһүдләрнең аны «башка халык кешеләре кулына тапшырачагын» күрсәткән. Аның сүзләре мондагы кардәшләрне дә зур борчуга салган. Лүк болай дип яза: «Моны ишеткәч, без башкалар белән Паулның Иерусалимга бармавын үтенә башладык. Шунда Паул болай диде: „Сез нәрсә эшлисез инде? Йөрәгемне телгәләп ник елыйсыз? Бер дә шикләнмәгез, мин Хуҗабыз Гайсә исеме хакына Иерусалимда тоткын булырга һәм хәтта үләргә дә әзермен“» (Рәс. 21:12, 13).
17, 18. Паул ничек тәвәккәллек күрсәткән һәм кардәшләр моңа ничек караган?
17 Күз алдына китерегез: барысы, шул исәптән Лүк тә, Паулдан Иерусалимга бармавын үтенә. Паулны яратканга, кардәшләр кайгыра, кайберәүләре хәтта елый да. Шуңа күрә Паул аларга йомшак кына: «Йөрәгемне телгәләп ник елыйсыз?» — дип әйтә. Шулай да Паул, Тирдагы кебек, монда да, кардәшләрнең үтенечләренә һәм күз яшьләренә карамастан, үзенең Иерусалимга бару ниятеннән кире кайтмаган һәм аларга ни өчен анда барырга тиешлеген аңлаткан. Паул, Гайсә кебек, үзенә билгеләнгән юлны үтәргә тәвәккәл булган (Евр. 12:2). Нинди кыюлык күрсәткән ул! Билгеле, Паул үләргә теләмәгән, ләкин Гайсә Мәсих шәкерте буларак гомерен бирергә әзер булган.
18 Кардәшләр Паулның Иерусалимга бару теләгенә хөрмәт белән караган. Без болай дип укыйбыз: «Аны күндерә алмагач, без башка каршы тормадык һәм: „Йәһвә ихтыяры булсын“,— дидек» (Рәс. 21:14). Әйе, кардәшләр үз дигәнендә нык тормаган һәм, аларга Йәһвәнең ихтыярын кабул итү авыр булса да, Паул белән башка бәхәсләшеп тормаган. Паул үзен газаплар һәм ахыр чиктә үлем көтәсен белгән. Яраткан кардәшләре Паулны Иерусалимга бармаска күндерергә тырышмаса, аңа «үзенең җәфалану баганасын алып» барырга җиңелрәк булыр иде.
19. Паул очрагыннан без нинди мөһим сабак алабыз?
19 Паул белән булган очрактан без бик мөһим нәрсәгә өйрәнәбез: без беркайчан да кардәшләрнең Йәһвәгә хезмәт итүдә күрсәткән фидакарьлек рухын сүндерергә тиеш түгел. Бу принцип төрле ситуацияләрдә кулланырлык. Мәсәлән, мәсихче ата-аналарга үз балаларын Йәһвәгә ерак җирләрдә хезмәт итәргә җибәрү авыр булса да, алар моңа каршы килми. Англиядә яшәүче Филлис исемле апа-кардәш, бердәнбер кызы Африкага миссионер булып киткәч, нәрсә хис иткәнен исенә төшерә. Ул болай ди: «Кызымның, хезмәт итәр өчен, шулкадәр ерак китәчәген аңлап, мин бик борчылдым. Миңа бик авыр булды. Әмма шул ук вакыт аның белән горурландым. Мин күп дога кылдым һәм аны өйгә кайт дип беркайчан да күндерергә тырышмадым. Мин үзем бит аны Патшалык эшләрен һәрвакыт беренче урынга куярга өйрәттем. Инде 30 ел кызым чит илләрдә хезмәт итә. Мин Йәһвәгә аның тугрылыгы өчен һәр көн рәхмәтләр укыйм». Әйдәгез, без дә фидакарь кардәшләрне үз хезмәтләрен калдырмаска дәртләндереп торыйк!
Рәсүлләр 21:15—17)
«Кардәшләр безне сөенеп кабул иттеләр» (20, 21. Ни өчен Паул, кая гына барса да, имандашлары белән очрашырга тырышкан?
20 Юлга барысын әзерләп, Паул үзенең тугры дуслары белән юлын дәвам иткән. Инде әйтелгәнчә, Иерусалимга барышлый, алар төрле урыннарда тукталган һәм кардәшләр белән очрашкан: Тирда кардәшләр белән — җиде көн, Птолимайда — бер көн һәм Кайсариядә Филип йортында берничә көн үткәргән. Аннары Кайсариядәге кайбер кардәшләр Паул белән хезмәттәшләрен Иерусалимга кадәр озата барган. «Иерусалимдагы кардәшләр безне сөенеп кабул иттеләр»,— дип язган Лүк (Рәс. 21:17). Анда аларны Мынасын үз йортында кабул иткән. Ул «беренче шәкертләрнең берсе» булган.
21 Әйе, Паул кардәшләр белән аралашуны бик кадерләгән. Мондый аралашулар аңа көч өстәгән, аны рухландырган һәм, усал кешеләрнең янауларына карамастан, бирешмәскә булышкан. Әйдәгез, без дә имандашларыбыз белән аралашуны кадерлик һәм бер-беребезне дәртләндерик.
a 174 нче биттәге «Кайсария — Яһүдия провинциясенең башкаласы» дигән рамканы карагыз.
b 177 нче биттәге «Беренче гасырда хатын-кызлар җыелышта өйрәткәнме?» дигән рамканы карагыз.