Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 БҮЛЕК

Каршылыкларга карамастан, «Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды»

Каршылыкларга карамастан, «Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды»

Аполлос һәм Паул Йәһвә сүзенең җиңүенә зур өлеш кертә

Рәсүлләр 18:23—19:41 гә нигезләнгән

1, 2. а) Паул һәм аның хезмәттәшләре Эфестә нинди каршылыкка очраган? ә) Без бу бүлектән нәрсә турында белербез?

 ЭФЕСТӘ чуалыш башланган. Ярсулы халык төркеме рәсүл Паулның ике хезмәттәшен, тотып алып, амфитеатрга өстерәп алып баралар. Сату эшләре гөрләп барган киң урам бушап кала. Бөтен халык 25 000 тамашачыны сыйдыра алган амфитеатрга таба ташкындай ургыла. Аларның күбесе, чуалышның сәбәбен аңлап җитмәсә дә, үзләре табынган әлиһә Артемидага куркыныч яный дип уйлап: «Эфес Артемидасы бөек!» — дип кычкыра башлый (Рәс. 19:34).

2 Әйе, Патшалык турындагы хәбәрнең таралуын туктатыр өчен, Шайтан тагын бер тапкыр ачулы халык төркемен кулланган. Әлбәттә, вәгазь эшенә комачаулар өчен һәм беренче гасырдагы мәсихчеләрнең бердәмлеген какшатыр өчен, Шайтан башка алымнар да кулланган. Ләкин, аның һөҗүмнәренә карамастан, «Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барган» (Рәс. 19:20). Ни өчен беренче мәсихчеләр аның тәэсиренә каршы тора алган? Чөнки аларга Йәһвә ярдәм иткән. Әлбәттә, алар үзләре дә тырышлыклар куйган. Йәһвә безгә дә Шайтанны җиңәргә һәм вәгазь эшендә уңышлы булырга булыша. Мәсәлән, ул безгә изге рухы аша кирәкле сыйфатлар үстерергә ярдәм итә. Бу бүлектә без моның турында күбрәк белербез. Башта, әйдәгез, Аполлос мисалына игътибар итик.

«Ул... Язмаларны яхшы белә иде» (Рәсүлләр 18:24—28)

3, 4. Әкил белән Прискиллә Аполлоска кайсы яктан ярдәм иткән?

3 Паул үзенең өченче вәгазь сәяхәте вакытында Эфескә әле килеп җиткәнче, анда Мисырдагы Искәндәрия шәһәреннән Аполлос исемле бер яһүд килгән булган. «Изге рух ярдәмендә ялкынланып», ул синагогада яһүдләргә вәгазьләгән. Аполлосның күп яхшы сыйфатлары булган. «Телгә оста» бу кеше «Язмаларны яхшы белгән» (Рәс. 18:24, 25).

4 Аполлосның вәгазен Әкил белән Прискиллә ишеткән. Аполлос сүзгә оста булса да һәм Гайсә турында сөйләсә дә, алар аңа белем җитеп бетмәгәнен күргән, чөнки ул «Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу турында гына белгән». Әкил белән Прискиллә палаткалар тегүче гади кешеләр генә булса да, бу белемле кешегә «Аллаһы юлын... төгәлрәк аңлатырга» курыкмаган (Рәс. 18:25, 26). Аполлос моңа ничек караган? Ул, бар мәсихчеләр үстерергә тырышкан басынкылык сыйфатын күрсәтеп, аларның ярдәмен кабул иткән.

5, 6. Ни өчен Аполлос Йәһвә кулында яхшы корал булган һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Берникадәр вакыттан соң Аполлос Ахаяга күченгән. Ул андагы кардәшләргә рухи яктан ныгырга бик булышкан. Ул шулай ук Гайсәне Мәсих итеп танымаган яһүдләрнең ялгыш карашларын оста фаш иткән. Лүк моның турында болай дип яза: «[Аполлос] Язмалардан Гайсәнең Мәсих икәнлеген күрсәтеп, бөтен халык алдында яһүдләрнең ялгышканнарын бик ашкынып һәм төпле дәлилләр китереп исбат итте» (Рәс. 18:27, 28). Әйе, Әкил белән Прискилләнең ярдәмен кабул иткәнгә, Аполлос җыелыш өчен чын фатиха булып киткән. Ул «Йәһвә сүзенең» киң колач алуына зур өлеш керткән. Без Аполлостан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

6 Һәрберебезнең үз көчле яклары бар. Кайберәүләрнең зур тәҗрибәсе я белеме бар, ә кемдер тумыштан сәләтле була. Басынкы булмасак, көчле якларыбыз зыянга эшләргә мөмкин. Безнең хәтта тәкәббер булып китүебез бар (1 Көр. 4:7; Ягък. 4:6). Басынкылык исә безгә башкаларның яхшы сыйфатларын һәм сәләтләрен танырга булышыр (Флп. 2:3). Басынкы булсак, башкалар безне өйрәтсә я төзәтсә, бу бездә тискәре хисләр уятмас. Моннан тыш, әгәр дә безнең фикеребез оешма биргән җитәкчелеккә туры килмәсә, без үз фикеребезне үзгәртергә әзер булырбыз. Әйе, басынкылык сыйфаты — бик мөһим сыйфат ул. Басынкылык кешене Йәһвә белән Гайсә кулында яхшы корал итә (Лүк 1:51, 52).

7. Паул белән Аполлос безнең өчен нинди үрнәк калдырган?

7 Басынкылык сыйфаты көнчелектән дә яклап тора. Шайтанның максаты — мәсихчеләр арасында бүленешләр китереп чыгару. Әгәр дә Аполлос белән рәсүл Паул өйрәтүгә оста һәм күп белемле булганга кем абруйлырак дип бәхәсләшә башлаган булса, бу Шайтанны бик сөендерер иде. Көринттәге җыелышта кайберәүләр «мин — Паулныкы», «ә мин — Аполлосныкы» дип әйтә башлаган. Паул белән Аполлос моны хуплаганмы? Юк, Паул аларга хәтта бер кешене икенчесеннән өстен куймаска киңәш биргән. Басынкылык күрсәтеп, Паул Аполлосның көчле якларын таныган һәм аңа хәтта хезмәт белән бәйле өстәмә вазифалар биргән. Аполлос, үз чиратында, Паулның җитәкчелеге буенча эш иткән (1 Көр. 1:10—12; 3:6, 9; Тит. 3:12, 13). Әйе, бу кардәшләр, ярышу рухына бирелмичә, бер-берсе белән басынкы хезмәттәшлек итеп, безнең өчен яхшы үрнәк калдырган!

Паул «Аллаһы Патшалыгы турында инандырып фикер алышты» (Рәсүлләр 18:23; 19:1—10)

8. Паул, Эфескә барганда, нинди юл сайлаган һәм ни өчен?

8 Паул Эфескә кабат килергә вәгъдә иткән һәм сүзендә торган a (Рәс. 18:20, 21). Аның нинди юл белән барганына игътибар итик. Хәтерләгәнебезчә, Паул Суриядәге Антиохта булган. Эфескә килер өчен, ул, Силикия портында корабка утырып, турыдан-туры Эфескә килә алган. Әмма ул, урау юл сайлап, «илнең диңгездән ераграк урнашкан өлкәләре аша үткән». Моның турында Рәсүлләр 18:23 һәм 19:1 дә язылган. Исәпләүләр буенча, Паул 1 600 километр ара үткәндер. Ни өчен Паул шундый озын юл сайлаган? Чөнки ул анда яшәүче «барлык шәкертләрне ныгытырга» теләгән (Рәс. 18:23). Алдагы ике вәгазь сәяхәте кебек үк, Паулның өченче вәгазь сәяхәте дә аңардан күп көч таләп иткән, әмма ул авырлыклардан курыкмаган һәм үзен аямыйча хезмәт иткән. Бүген район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары да шундый ук рух күрсәтә. Фидакарь ярату күрсәткәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле.

9. Ни өчен кайбер шәкертләргә яңадан суга чумдырылырга кирәк булган һәм без бу очрактан нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Эфескә килгәч, Паул Чумдыручы Яхъяның уннан артык шәкертен очраткан. Алар, Гайсәгә иман итсә дә, Яхъя үткәргән суга чумдырылу буенча гына чумдырылган булган. Алар шулай ук изге рух турында да ишетмәгән булган. Паул аларга мәсихче буларак суга чумдырылуның мөһимлеген аңлаткан, һәм алар, Аполлос кебек, басынкылык белән аның өйрәтүләрен кабул иткән. Гайсә исеме хакына суга чумдырылганнан соң, аларга изге рух иңгән һәм алар чит телләрдә сөйләшә һәм пәйгамбәрлек итә башлаган. Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвәнең алга баручы оешмасы белән бергә бару күп фатихалар китерә (Рәс. 19:1—7).

10. Ни өчен Паул, синагогадан китеп, бер мәктәптә өйрәтә башлаган һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

10 «Паул өч ай буе, синагогага йөреп, кыюлык белән вәгазьләгән» һәм кешеләр белән «Аллаһы Патшалыгы турында инандырып фикер алышкан». Ләкин кайберәүләр аның сүзләренә колак салмаган һәм, «халык алдында Юлны яманлап», аңа каршы чыккан. Паул андый кешеләр белән сөйләшеп вакытын әрәм итмәгән, ә, синагогадан китеп, Тиранус мәктәбендә өйрәтә башлаган (Рәс. 19:8, 9). Хакыйкатьне кадерләгән кешеләр дә, Паулны тыңлар өчен, шул мәктәпкә йөри башлаган. Без дә бүген эчкерсез кешеләрне эзлибез һәм бәхәсләшергә теләгән кешеләр белән сөйләшүебезне дәвам итмибез.

11, 12. а) Ни өчен Паул тырыш булган һәм кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алган дип әйтеп була? ә) Бүген Йәһвә Шаһитләре Паулның үрнәге буенча ничек эш итә?

11 Кайберәүләр санаганча, Паул Тиранус мәктәбендә якынча иртәнге 11 дән алып көндезге 4 ләргә кадәр өйрәткән (Рәс. 19:9 га аңлатманы карагыз, nwtsty). Бу чыннан да шулай булса, Паул, күпләр эшләрен туктатып ял иткән вакыттан файдаланып, көннең эссе, ләкин тыныч сәгатьләрендә шәкертләрне өйрәткән, һәм ике ел дәвамында моңа 3 000 нән артык сәгать багышлаган булып чыга b. Әйе, Паул бик тырыш, эшчән булган һәм кешеләр өчен уңайлы вакытта вәгазьләгән. Нәтиҗәдә, «Асия өлкәсендәге бар кеше — яһүдләр дә, греклар да — Раббының сүзен ишеткән» (Рәс. 19:10). Нинди төпле шаһитлек бирелгән булган Эфестә!

Төрле ысуллар кулланып, без мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне сөйләргә тырышабыз

12 Йәһвә Шаһитләре, рәсүл Паул кебек, күп тырышлык куеп һәм кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып вәгазьли. Без күп кеше очратып булган урыннарда һәм вакытта вәгазьләргә тырышабыз. Мәсәлән, урамнарда, базарларда һәм парковкаларда вәгазьлибез, шулай ук телефон аша, хатлар язып шаһитлек бирәбез. Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, без күбрәк кешене өйдә туры китереп булган вакытны сайлыйбыз.

Җеннәрнең тәэсиренә карамастан, «Йәһвә сүзе... ныгый барды» (Рәсүлләр 19:11—22)

13, 14. а) Йәһвә Паулга нинди көч биргән? ә) Скивә уллары нинди хата кылган һәм бүген христианнар нинди охшаш хата ясый?

13 Лүк язганча, Аллаһы Паулга «искитәрлек кодрәтле эшләр кылырга» көч биргән. Авырулар хәтта Паулның яулыкларына һәм алъяпкычларына кагылганда савыккан, ә җенле кешеләрдән явыз рухлар чыккан c (Рәс. 19:11, 12). Бу гаҗәеп эшләр күп кенә кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән.

14 «Ил гизеп һәм җеннәрне куып чыгарып йөргән яһүдләрнең кайберләре» Паулның могҗизаларын кабатларга теләгән. Лүк язганча, «Скивә исемле бер өлкән руханиның җиде улы» Гайсә һәм Паул исеменнән җеннәрне куып чыгарырга маташкан. Ләкин җен аларга: «Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кем?» — дип әйткән. Шунда җен аларга ташланган да аларның барысын кыйнаган. Тегеләре, үз киемнәрен калдырып, яраланган хәлдә йөгереп качкан (Рәс. 19:13—16). Әйе, Йәһвәнең көче белән эш иткән Паул һәм бу шарлатаннар арасындагы аерма ап-ачык күренгән! Бүген дә миллионлаган кешеләр без Мәсихкә ышанабыз дип әйтә, әмма бу гына җитәрлек түгел. Гайсә үзе әйткәнчә, аның «Атасының ихтыярын үтәүче генә» Аллаһының хуплавын алачак (Мат. 7:21—23).

15. Спиритизм һәм моның белән бәйле әйберләр турында әйткәндә, без эфеслеләрдән ничек үрнәк ала алабыз?

15 Эфестә сихерчелек гөрләп чәчәк аткан. Күп кенә кешеләрдә бөтиләр, спиритизм белән бәйле башка әйберләр һәм сихерчелек буенча төргәкләр булган. Ләкин, Скивә улларының оятка калулары турында ишеткәч, күп кенә кешеләр Мәсихкә иман итә башлаган һәм спиритизм белән бәйле эшләрен калдырган. Алар хәтта сихерчелек буенча төргәкләрен, аларның бәясе бик зур булса да, кешеләр алдында яндырган d. Лүк болай дип яза: «Шулай итеп, Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды» (Рәс. 19:17—20). Әйе, хакыйкать кешеләрне җеннәр тәэсиреннән һәм ялган дин тәгълиматларыннан азат иткән. Эфеслеләр безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Без дә спиритизм киң таралган дөньяда яшибез. Әгәр дә өебездә сихерчелек белән бәйле берәр әйбер табылса, ул хәтта бик кыйммәт булса да, әйдәгез, аңардан арыныйк.

«Юлга каршы зур шау-шу күтәрелде» (Рәсүлләр 19:23—41)

«Дуслар, сезгә яхшы билгеле булганча, бу эш безгә күп табыш китерә» (Рәсүлләр 19:25)

16, 17. а) Димитер Эфестә ничек шау-шу күтәргән? ә) Дини фанатизм аркасында эфеслеләр үзләрен ничек тоткан?

16 Лүк язганча, «Юлга каршы зур шау-шу күтәрелгән» (Рәс. 19:23). Бу шау-шуны Димитер исемле көмешче күтәргән. Ул Артемида потларын сату эше зур табыш китергәне турында башка көмешчеләрнең исләренә төшергән. Әмма, Паул потларга табыну мәгънәсез дип өйрәткәнгә, аларның эшенә куркыныч яный дигән. Димитер шулай ук: «Бөек алиһә Артемида храмын санга сукмый башлаячаклар дип куркам. Хәтта бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһәбез үз бөеклегеннән мәхрүм ителер»,— дигән (Рәс. 19:24—27). Бу сүзләр үз шәһәре һәм милләте белән горурланган көмешчеләрдә көчле ярсу хисләре уяткан. Моның аркасында рәсүл Паул белән аның хезмәттәшләренә куркыныч янаган e.

17 Димитернең сүзләре үз максатына ирешкән. Көмешчеләр: «Эфес Артемидасы бөек!» — дип кычкыра башлаган, һәм, бүлекнең башында сурәтләп бирелгәнчә, бөтен шәһәрдә шау-шу күтәрелгән f. Паул, фидакарь кеше буларак, амфитеатрга барып, халыкка мөрәҗәгать итәргә теләгән, әмма шәкертләр аңардан үз тормышын куркыныч астына куймавын үтенгән. Шунда Искәндәр исемле бер яһүд кешесе халыкка мөрәҗәгать итмәкче булган. Ул яһүдләр һәм мәсихчеләр арасындагы аерманы аңлатырга теләгән, күрәсең. «Әмма аның яһүд икәнлеген белеп алгач, бар кеше бер тавыштан: „Эфес Артемидасы бөек!“ — дип, ике сәгать буе диярлек кычкырып торган». Бүген дә дини фанатизм чәчәк ата. Андый хисләр кешеләрнең акылын томалый (Рәс. 19:28—34).

18, 19. а) Эфеснең бер түрәсе халыкны ничек тынычландырган? ә) Бүген кайбер хакимият кешеләре Йәһвә Шаһитләрен ничек яклый һәм без моңа үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

18 Шунда шәһәрнең бер түрәсе халыкны тынычландырган. Ул халыкны мәсихчеләрдән Артемидага да, аның храмына да бернинди куркыныч янамый һәм Паул белән аның хезмәттәшләре Артемида храмына каршы бернинди җинаять кылмаган дип ышандырган. Өстәвенә, ул, андый сорауларны карап чыгар өчен, билгеле бер тәртип барлыгын исләренә төшергән. Алай гына да түгел, андый җыеннар Рим хөкүмәтенең ачуын чыгара ала дигән ул. Шулай итеп, ул җыелган халыкны тараткан. Халыкның ачуы тиз кабынып киткән кебек, бу төпле акыллы кешенең сүзләрен ишеткәч, шундый ук тизлек белән сүрелгән дә (Рәс. 19:35—41).

19 Бүген дә кайвакыт хакимлеккә ия кешеләр мәсихчеләрне яклый. Шулай булачагын рәсүл Яхъя үзенең күренешендә күргән: җир Шайтан чыгарган суларны йоткан. Бу күренештә су — эзәрлекләүләрне, ә җир дөньяның кайбер өлешләрен, мәсәлән суд системасын, аңлата (Ачыл. 12:15, 16). Әйе, кайвакыт судьялар безнең якка баса һәм бергә җыелу һәм вәгазьләү хокукыбызны яклый. Шунысын да әйтергә була: без дә яхшы тәртибебез белән бу җиңүләргә үз өлешебезне кертәбез. Паулның яхшы тәртибе дә Эфестәге хакимият кешеләренә тәэсир иткән, күрәсең, шуңа күрә алар аны яклап чыккан (Рәс. 19:31). Әйдәгез, без дә һәрвакыт намуслы һәм ихтирамлы булыйк. Соңрак бу һич көтелмәгән уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

20. а) Йәһвә сүзенең беренче гасырда һәм бүген зур куәт белән үскәне турында уйлану сездә нинди хисләр уята? ә) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Беренче гасырда Йәһвә сүзенең «зур куәт белән үскәне һәм ныгый барганы» турында уйлану безне әллә рухландырмыймы? Бүген дә, Шайтанның һөҗүмнәренә карамастан, яхшы хәбәрнең таралуы турында ишетү безгә зур шатлык китерә. Без дә Йәһвә халкының Шайтанны һәм аның дөньясын җиңүенә үз өлешебезне кертә алабыз. Моның өчен, әйдәгез, бу бүлектә каралган хезмәтчеләрдән үрнәк алып, басынкы булыйк, Йәһвәнең оешмасыннан калышмыйк, ашкынучан булыйк, спиритизмнан ерак торыйк һәм намуслы, ихтирамлы тәртибебез белән яхшы шаһитлек бирергә тәвәккәл булыйк.

a 161 нче биттәге  «Эфес — Асиянең башкаласы» дигән рамканы карагыз.

b Эфестә булганда, Паул шулай ук Көринтлеләргә беренче хатны язган.

c Паул яулыкларны, тир тамчылары күзенә кермәсен өчен, маңгаена бәйләгән булгандыр. Эшчеләр киеп йөргән алъяпкычларны Паул палаткалар теккәндә, бәлки, иртән иртүк кигәндер (Рәс. 20:34, 35).

d Лүк аларның бәясе 50 000 көмеш тәңкә булган дип яза. «Көмеш тәңкә» төшенчәсе динарны аңлатса, эшче, шулкадәр акчаны эшләп табар өчен, 50 000 көн, ягъни, атнасына җиде көн эшләп, якынча 137 ел, эшләргә тиеш булыр иде.

e Кайберәүләр Паул, көринтлеләргә: «Хәтта исән калуыбызга да шикләр бар иде»,— дип язганда, нәкъ бу очракны күздә тоткан дип саный (2 Көр. 1:8). Әмма Паулның башка, куркынычрак бер очрак турында язуы да ихтимал. Мәсәлән, ул «Эфестә ерткычлар белән көрәшүе» турында язган булган (1 Көр. 15:32). Ул чыннан да амфитеатрда ерткычлар белән көрәшкәнме яисә аңа үзләрен ерткычларча тоткан кешеләргә каршы торырга туры килгәнме? Без моны төгәл белмибез. Кайсы очрак турында гына сүз бармасын, иң мөһиме, Паул исән калган.

f Һөнәрчеләр берләшмәләре халыкка зур йогынты ясый алган. Мәсәлән, бу очрактан соң якынча бер гасыр үткәч, икмәкчеләр берләшмәсе Эфестә охшаш чуалыш күтәргән.