Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

«Сез... өйрәтүчеләр булырга тиеш» (Евр. 5:12). Уйлап кына карагыз! Йәһвә — Галәмдәге иң оста Укытучы — безне башкаларны үзе турында өйрәтергә чакыра! Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәтү йөкләмәсе, без аны гаиләдә, җыелышта я хезмәттә үтибезме, бу зур хөрмәт һәм җитди җаваплылык. Безгә уңышка ничек ирешергә?

Җавапны рәсүл Паулның Тимутигә язган мондый сүзләрендә табып була: «Башкалар алдында кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла». Паул болай дип тә өстәгән: «Шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:13, 16). Сез тормыш коткаручы хәбәргә ия. Шуңа күрә уку һәм өйрәтү ягыннан остарырга тырышу мөһим. Шушы брошюра сезгә бу яктан ярдәм итәр. Аның кайбер үзенчәлекләрен карап чыгыйк.

Һәр биттә Изге Язмалардан китерелгән өзектә дәрес белән бәйле принцип я бу дәресне куллану мисалы бар

Йәһвә «Бөек Нәсыйхәтче» (Ишаг. 30:20). Бу брошюра сезгә уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртырга булышыр. Шулай да шуны беркайчан да онытмагыз: хәбәребезнең Чыганагы — Йәһвә һәм кешеләрне үзенә ул җәлеп итә (Яхъя 6:44). Шуңа күрә изге рух сорап, һәрдаим дога кылыгыз. Аллаһы Сүзен еш кулланыгыз. Игътибарны үзегезгә түгел, ә Йәһвәгә юнәлтегез. Тыңлаучыларыгызның йөрәкләрендә аңа карата ярату үстерергә тырышыгыз.

Сезгә иң мөһим хәбәрне җиткерү эше ышанып тапшырылган. Без бер дә шикләнмибез, «Аллаһы биргән көчкә таянсагыз», сез уңышлы булырсыз (1 Пет. 4:11).

Сезнең хезмәттәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы