Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ДӘРЕС

Уңышлы кереш сүзләр

Уңышлы кереш сүзләр

Рәсүлләр 17:22

МАКСАТ. Кереш сүзләрең тыңлаучыларда кызыксыну уятырга, теманы ачыкларга һәм ни өчен бу аларга файдалы икәнен күрсәтергә тиеш.

КИҢӘШЛӘР:

  • Кызыксыну уят. Тыңлаучыларыңа кызык булачак берәр сорау, тормыштан алынган очрак, берәр яңалык я башка берәр нәрсә сайла.

  • Теманы ачыкла. Кереш сүзләрең тыңлаучыларыңа син караячак теманы һәм аның максатын ачык күрсәтсен.

  • Теманың мөһимлеген күрсәт. Кереш сүзләреңне тыңлаучыларыңның ихтыяҗларына яраклаштыр. Алар бу теманың үзләренә файдалы булачагын ачык аңларга тиеш.