10 ДӘРЕС
Интонация
Гыйб. сүз. 8:4
МАКСАТ. Тавыш көчен, тонны һәм темпны үзгәртеп, фикерләрне ачык итеп белдер һәм тыңлаучыларыңда хис-тойгылар уятырга тырыш.
КИҢӘШЛӘР:
-
Тавыш көчен үзгәрт. Төп фикерләрне ассызыклар өчен һәм тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндерер өчен, тавыш көчен арттыр. Изге Язмалардан хөкем сүзләрен укыганда да шуны ук эшлә. Кызыксыну уятыр өчен я курку яки борчылу белдерер өчен тавыш көчен кимет.
-
Тонны үзгәрт. Илһамлануны белдерер өчен я әйбернең яки араның зурлыгын күрсәтер өчен, югарырак тон куллан. Кайгы белән борчылуны белдергәндә, түбәнрәк тон белән сөйлә.
-
Темпны үзгәрт. Дулкынлануны тизрәк сөйләп күрсәт. Төп фикерләрне әйткәндә, темпны әкренәйт.