11 ДӘРЕС
Илһамланып сөйләү
Римлыларга 12:11
МАКСАТ. Ашкынып сөйләп, тыңлаучыларыңның кызыксынуын уят һәм аларны эш итәргә дәртләндер.
КИҢӘШЛӘР:
-
Йөрәгеңне әзерлә. Чыгышыңны әзерләгәндә, материалның мөһимлеге турында тирәнтен уйлан. Аның белән яхшы танышып чык, шулчак фикерләреңне чын күңелдән белдерә алырсың.
-
Тыңлаучыларыңны исәпкә ал. Син укыячак я өйрәтәчәк материалның башкалар өчен кайсы яктан файдалы булачагы турында уйлан. Тыңлаучыларың аның файдасын яхшырак күрсен өчен, аны ничек итеп җиткерергә икәнен карап чык.
-
Җанланып сөйлә. Ашкынып сөйлә. Хисләрең үзеңә хас ишарәләреңдә һәм йөзеңдә чагылсын.