16 ДӘРЕС
Уңай һәм ныгытучы караш
Әюп 16:5
МАКСАТ. Авырлыкларга түгел, ә аларны хәл итү юлларына игътибарны тупла, һәм тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндерүче фикерләр әйт.
КИҢӘШЛӘР:
-
Тыңлаучыларыңа карата уңай караш үстер. Кардәшләрнең Йәһвәне сөендерәсе килгәненә шикләнмә. Хәтта сиңа киңәш бирергә туры килсә дә, башта, мөмкин булса, аларны эчкерсез макта.
-
Тискәре нәрсәләр турында күп сөйләмә. Тискәре нәрсәләрне билгеле бер максат белән, мәсәлән берәр нәрсәне исбатларга кирәк булганда гына әйт. Чыгышыңны гомумән уңай караш белән сөйлә.
-
Аллаһы Сүзен уңышлы куллан. Игътибарны Йәһвәнең кешелек өчен үткәндә, хәзер башкарган һәм киләчәктә башкарачак эшләренә юнәлт. Тыңлаучыларыңны ныгыт һәм аларда өмет тудыр.