Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ДӘРЕС

Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү

Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү

Гыйбрәтле сүзләр 3:1

МАКСАТ: Тыңлаучыларыңа алган белемнәре өчен рәхмәтле булырга һәм белгәннәре буенча эш итәргә булыш.

КИҢӘШЛӘР:

  • Тыңлаучыларыңа үз-үзләрен тикшереп чыгарга булыш. Аларга үз хис-тойгыларын тикшереп чыгарга ярдәм итәр өчен, риторик сораулар бир.

  • Дөрес мотивлардан чыгып эш итәргә өндә. Тыңлаучыларыңны ни өчен яхшы эшләр башкарганнары турында уйланырга дәртләндер. Аларга иң яхшы мотивлардан: Йәһвәне, якыннарны һәм Изге Язмалар тәгълиматларын яратудан чыгып, эш итәргә булыш. Акыл өйрәтмә, дәлилләр китер, аңлат. Тыңлаучыларыңда оят хисе тудырма; чыгышың ахырында алар үзләрен рухланган һәм иң яхшысын эшләргә әзер итеп хис итсен.

  • Игътибарны Йәһвәгә юнәлт. Изге Язмалар тәгълиматлары, принциплары һәм әмерләре ничек Аллаһының сыйфатларын һәм безгә карата яратуын чагылдыра икәнен ассызыкла. Тыңлаучыларыңа Йәһвәнең хисләре турында уйларга булыш, һәм аларда аңа яраклы булырга теләк тудыр.