Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ДӘРЕС

Сөйләм телен куллану

Сөйләм телен куллану

2 Көринтлеләргә 2:17

МАКСАТ. Табигый һәм чын күңелдән сөйлә. Сөйләгәннәреңә ышанганың һәм башкалар турында кайгыртуың сизелсен.

КИҢӘШЛӘР:

  • Дога кылып, җентекләп әзерлән. Дулкынланмас өчен, ә игътибарны хәбәреңә туплау өчен ярдәм сорап дога кыл. Ачыклыйсы төп фикерләрне исеңдә тот. Фикерләрне үз сүзләрең белән белдер. Бастырылган материалны сүзгә-сүз сөйләргә тырышма.

  • Чын күңелдән сөйлә. Тыңлаучыларың ни өчен бу хәбәрне ишетергә тиеш икәне турында уйлан. Шулчак гәүдә торышыңда, ишарәләреңдә һәм йөзеңдә җылылык, эчкерсезлек һәм дуслык чагылыр.

  • Тыңлаучыларыңа кара. Кеше күзенә карап сөйлә. Нотык дәвамында кеше төркеменә карар я алар өстеннән күз йөртер урынына вакыт-вакыт аерым кешеләргә карарга тырыш.