Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ДӘРЕС

Изге Язмаларның өзекләрен аңлату

Изге Язмаларның өзекләрен аңлату

Яхъя 10:33—36

МАКСАТ. Шигырьне укып кына, башка фикергә күчәргә ашыкма. Тыңлаучыларың укылган шигырь һәм әйткән фикерең арасындагы бәйләнешне ачык күрсен.

КИҢӘШЛӘР:

  • Төп сүзләрне аерып күрсәт. Изге Язмалар шигырен укыганнан соң, төп фикерең белән турыдан-туры бәйле сүзләргә басым яса. Моның өчен шигырьдәге шул сүзләрне кабатла я тыңлаучыларыңа аларны билгеләргә булышачак сораулар бир.

  • Кирәкле фикергә басым яса. Шигырьне укыр алдыннан ни өчен аны укырга җыенганыңны әйтсәң, шигырьдәге төп сүзләр әйткәннәрең белән ничек бәйле икәнен аңлат.

  • Гади итеп аңлат. Төп фикергә кагылмаган нечкәлекләрне аңлатып торма. Тыңлаучыларыңның тема буенча нәрсә белгәннәрен исәпкә ал, һәм алар фикерне ачык итеп аңласын өчен, нинди аңлатмалар бирергә кирәклеген хәл ит.