Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ДӘРЕС

Ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтү

Ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтү

Маттай 13:34, 35

МАКСАТ. Яхшырак өйрәтер өчен йөрәккә үтеп керүче һәм мөһим фикерләрне аңлатучы гади мисаллар китер.

КИҢӘШЛӘР:

  • Гади мисаллар сайла. Гайсә кебек, кечкенә нәрсәләр ярдәмендә зур нәрсәләрне һәм гади нәрсәләр ярдәмендә катлаулы нәрсәләрне аңлат. Мисалларны кирәкмәгән нечкәлекләр белән катлауландырма. Мисалда әйтелгән нәрсәләр син өйрәткән сабакка туры килсен. Юкса тыңлаучыларың, мисалдагы кайбер нәрсәләрне сабак белән бәйли я аңлый алмыйча, аптырашта калыр.

  • Тыңлаучыларыңны исеңдә тот. Тыңлаучыларың башкарган эшләр һәм аларны кызыксындырган нәрсәләр белән бәйле мисаллар сайла. Мисалларың аларны уңайсыз хәлдә калдырмасын һәм рәнҗетмәсен.

  • Төп фикерләрне ассызыкла. Нечкәлекләрне түгел, ә төп фикерләрне аңлатыр өчен мисаллар китер. Тыңлаучыларың мисалны гына түгел, ә аның ярдәмендә алган сабакны да исләрендә калдырсын.