ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
«Ул Аллаһы юлында йөрде»
1, 2. Нух үз гаиләсе белән бергә нинди эштә катнашкан, һәм аларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән?
НУХ тураеп баса да эштән талган тәнен язып ала. Бүрәнәгә утырып ял иткән вакытта ул көймәнең гаять зур төзелешенә күз сала. Һавада кызган сумаланың ачы исе сизелә, тирә-якта төзү эшләренең тавышлары яңгырый. Утырган урыныннан Нух үзенең тырышып эшләгән улларын күзәтә. Алар көймәнең төрле өлешләрендә үзләренә тапшырылган эшне башкаралар. Нух үз уллары, киленнәре һәм кадерле хатыны белән бергә инде берничә дистә ел шушы көймәне төзи. Эшнең шактый зур өлеше инде башкарылган, шулай да башкарасы эш әле күп.
2 Шул җирләрдә яшәүче халык аларны ахмаклар дип саный. Төзелә торган көймәгә караган саен, кешеләр ныграк көлә: алар җир йөзен тулысынча каплаячак туфанның булуына ышанмыйлар. Нух аларны шул афәт турында кисәтеп торса да, бу хәбәр алар өчен акылга сыймаслык, мәгънәсез булып күренә! «Ни өчен кеше үз гомерен һәм үз гаиләсенең гомерен, шундый мәгънәсез эштә катнашып, юкка әрәм итә»,— дип уйлый торгандыр алар. Әмма Йәһвә — Нух Аллаһысы — аны ахмак дип санамый.
3. Нух Аллаһы юлында нинди мәгънәдә йөргән?
3 Аллаһы Сүзендә Нух «Аллаһы юлында йөрде» дип әйтелә. (Яратылыш 6:9 укы.) Бу сүзләр Аллаһы җир йөзе буйлап йөргән я Нух берәр ничек күккә күтәрелгән дигәнне аңлатмый. Нух Аллаһының кушканнарын җиренә җиткереп үтәгән һәм аны шулкадәр нык яраткан ки, алар Йәһвә белән дуслар кебек йөргәннәр дип әйтеп була — менә нинди мәгънәдә Нух Аллаһы юлында йөргән. Соңрак, меңләгән еллар узгач, Аллаһы Сүзендә Нух турында: «Үз иманы белән ул дөньяны хөкем иткән»,— дип әйтелгән булган (Евр. 11:7). Нинди мәгънәдә ул дөньяны хөкем иткән? Без Нухның иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Явыз дөньяда яшәгән саф кеше
4, 5. Ни өчен Нух көннәрендә дөнья хәле начарланганнан–начарлана барган?
4 Нух начарланганнан–начарлана бара торган дөньяда үскән. Аның карт бабасы Идрис көннәрендә үк дөнья хәле бозылган Ярат. 5:22; 6:11; Яһүд 14, 15). Ни өчен соң кешеләр шулкадәр нык бозылган?
булган. Идрис — Аллаһы юлында йөргән тагын бер тәкъва кеше — шул дөньяның явыз кешеләре беркөн хөкем ителәчәк дигән булган. Ә Нух көннәрендә явызлык тагы да арткан. Йәһвә өчен җир йөзе бозык булган, чөнки бар җирдә җәбер-золым хөкем сөргән (5 Башта күктә булган вакыйгаларга игътибар итик. Аллаһының рухи уллары — фәрештәләр арасында аяныч бер хәл туган. Аларның берсе Йәһвәгә каршы күтәрелгән һәм Адәм белән Хауваны гөнаһ кылырга котыртып, Аллаһыга яла яккан. Шул фәрештә Шайтан Иблис дип атала башлаган. Башка фәрештәләр дә Нух көннәрендә Йәһвәнең гадел хакимлегенә каршы күтәрелгән. Алар Аллаһы үзләренә күктә билгеләгән урыннарын калдырып, җиргә төшкәннәр, кеше булып яши башлаганнар һәм матур хатын-кызларны үзләренә хатын итеп алганнар. Шул горур, эгоист, фетнәче фәрештәләр җирдә яшәүче кешеләрне бозык юлга тарта башлаган (Ярат. 6:1, 2; Яһүд 6, 7).
6. Әзмәверләр дөнья хәленә ничек тәэсир иткән, һәм Йәһвә нәрсә эшләргә җыенган?
6 Шуннан соң кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләр хатын-кызлар белән табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләргә кергән, шул хатын-кызлардан зур гәүдәле һәм гаять көчле гибрид угыллар туган. Изге Язмаларда алар әзмәверләр, сүзгә-сүз «нефилимнар», ягъни «егучылар» дип атала. Шул явыз, залим әзмәверләр аркасында дөнья хәле тагы да ныграк бозылган. Шуңа күрә Барлыкка Китерүче «кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгәнен» күргән. Йәһвә 120 елдан соң бу явыз җәмгыятьне юк итәргә булган. (Яратылыш 6:3—5 укы.)
7. Нух белән аның хатынына, улларын бозык тәэсирдән саклар өчен, нинди авырлыклар кичерергә туры килгән?
* Нухка хатыны белән бергә үз малайларын тирә-яктагы бозык тәэсирдән сакларга туры килгән. Кечкенә малайлар еш кына «көчле» һәм «танылган» кешеләргә сокланып карый, ә әзмәверләр нәкъ андый кешеләр булган да. Нух белән аның хатыны үз балаларын шул әзмәверләр турындагы һәр хикәядән саклый алмаса да, алар үз малайларын бөтен явызлыкны нәфрәт итүче Йәһвә Аллаһы турындагы искиткеч хакыйкатькә өйрәтә алган. Аларның уллары дөньядагы җәбер-золым һәм фетнә аркасында Йәһвәнең йөрәге сызланганын белергә тиеш булган (Ярат. 6:6).
7 Әлбәттә, андый дөньяда яхшы гаилә кору бик авыр булган! Шулай да Нух моны булдыра алган. Ул яхшы хатынга өйләнгән. Нухка 500 яшь тулгач, аның өч улы — Шем, Хам, Йафет туган.8. Акыллы әти-әниләр Нух белән аның хатыныннан үрнәк алып нәрсә эшли?
8 Бүгенге әти-әниләр Нух һәм аның хатынының хәлен аңлый. Без яшәгән дөньяда да җәбер-золым һәм фетнәчелек рухы хөкем сөрә. Шәһәрләрдә еш кына үзсүзле яшьләр берләшеп йөри. Хәтта балалар өчен билгеләнгән күңел ачулар да кайчак көч куллану белән сугарылган. Акыллы әти-әниләр үз балаларына тынычлык Аллаһысы Йәһвә турында белем биреп тора һәм аларны Аллаһы тиздән бөтен җәбер-золымны юк итәчәк дип өйрәтә (Зәбур 11:5; 37:10, 11). Шулай итеп әти-әниләр, балаларына бозык тәэсиргә бирешмәскә ярдәм итәр өчен, көченнән килгәнне эшли. Нух һәм аның хатыны уңышлы булганнар, сез дә, әти-әниләр, уңышлы була аласыз! Аларның уллары яхшы кешеләр булып үскән һәм хак Аллаһыны — Йәһвәне — үз тормышларында беренче урынга куйган хатыннарга өйләнгән.
«Көймә яса»
9, 10. а) Йәһвәнең нинди сүзләре Нух тормышын кискен үзгәртеп куйган? ә) Йәһвә Нухка көймәне төзү һәм үз нияте турында нәрсә әйткән?
9 Бер мәл Нухның тормышы кискен үзгәреп куйган. Йәһвә үзенең яраткан шул хезмәтчесе белән сөйләшкәндә, ул көннәрдәге дөньяны юк итәргә ниятли икәнен әйткән. Аллаһы Нухка мондый боерык биргән: «Үзеңә чәерле агачтан көймә яса» (Ярат. 6:14).
10 Кайберәүләр бу көймәне күз алдына корабль итеп китерсә дә, чынлыкта ул суда йөзә ала торган зур гына бер тартма булган. Аның киле дә, алгы һәм арткы өлеше дә, руле дә булмаган. Йәһвә Нухка ул көймәнең төгәл үлчәмнәрен биргән, аны ничек төзергә икәнен аңлаткан, эчен-тышын сумала белән капларга кушкан. Шуннан соң ул ни өчен андый көймә төзергә кирәк икәнен аңлаткан: «Мин исә җиргә туфан сулары китереп... Җир йөзендә яшәүчеләрнең һәммәсе дә һәлак булачак». Ә Нухның үзенә: «Угылларың, Ярат. 6:17—20)
хатының, киленнәрең белән бергә көймәгә кер»,— дигән. Нухка шулай ук көймәгә һәр хайван төрен алырга кирәк булган. Киләчәк Туфанда көймә эченә кергәннәр генә исән кала алган! (11, 12. Нухка нинди авыр йөкләмә бирелгән булган, һәм Нух бу йөкләмәне ничек кабул иткән?
11 Әйе, Нухка бирелгән йөкләмә гаять авыр булган. Аңа 133 метр озынлыктагы, 22 метр киңлектәге һәм 13 метр биеклектәге көймә төзергә кирәк булган. Хәтта бүгенге көнгә кадәр кешеләрнең андый зур агач корабль төзегәннәре булмаган. Нух бу йөкләмәне үтәүдән качарга тырышканмы? Андый йөкләмәне үтәү авыр булачак дип зарланганмы? Я йөкләмәсен җиңеләйтер өчен көймәне башкарак төзергә тырышканмы? «Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләде»,— дип әйтелә Яратылыш 6:22 дә.
12 Бу эшне башкарып чыгар өчен, күрәсең, якынча 40—50 ел киткән. Агачларны кисеп кирәкле урынга ташырга, бүрәнәләрне юнып шомартырга һәм бер-берсе белән тоташтырырга, көймәне өч катлы һәм күп бүлмәле итеп төзергә кирәк булган. Көймәнең бер ягына — ишек, ә иң өстә, күрәсең, түбә астында, тәрәзәләр ясалган. Ә түбә үзе, яңгыр сулары агып төшсен өчен, чак кына авыш булган (Ярат. 6:14—16).
13. Нухка тагы да катлаулырак нинди эш тапшырылган булган, һәм кешеләр аның хәбәрен ничек кабул иткән?
13 Еллар узган. Көймә әкрен-әкрен генә төзелә барган. Бу эшне башкарырга ярдәм итеп торганнары өчен, Нух үз гаиләсенә бик рәхмәтле булгандыр! Әмма аңа тагын бер эшне башкарырга туры килгән, ә бу эш, бәлки, көймә төзүдән дә катлаулырак булгандыр. Изге Язмаларда Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» дип атала. (2 Петер 2:5 укы.) Ул шул явыз, динсез җәмгыятьтә яшәүче кешеләрне бер дә курыкмыйча кисәткән һәм киләчәктә алар юк ителәчәк дип әйткән. Бу кисәтүне ишеткәч, кешеләр нәрсә эшләгән? Соңрак Гайсә Мәсих, шул көннәрне искә алып, ул кешеләр турында «алар төшенмәгәннәр» дигән. Гайсә сүзләре буенча, ул кешеләр көндәлек эшләренә чумган булган: алар ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар һәм Нух кисәтүенә колак салмаганнар (Мат. 24:37—39). Һичшиксез, Нухтан һәм аның гаиләсеннән күп кеше мыскыллап көлгән. Кайберәүләр аңа хәтта янагандыр һәм каты каршы килгәндер, я хәтта төзү эшләренә зыян китерергә тырышкандыр.
14. Мәсихче гаиләләр Нух белән аның гаиләсеннән нәрсәгә өйрәнә ала?
14 Шулай да Нух һәм аның гаиләсе бирешмәгән. Тирә-яктагы кешеләр көймә төзү эшен мәгънәсез һәм акылсыз эш дип санаса да, алар көймә төзү эшләрен дәвам иткән. Мәсихче гаиләләр Нух һәм аның гаиләсенең иманыннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Изге Язмаларда бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» дип аталган чорда яшәгәнебезне дә онытмыйк (2 Тим. 3:1). Гайсә без яшәгән чор Нух көймә төзегән чор кебек булачак дип әйткән булган. Бу дөнья Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәргә ваемсыз калса да, шул хәбәрдән мыскыллап көлсә дә һәм хәтта шул хәбәр аркасында мәсихчеләрне эзәрлекләсә дә, Йәһвә хезмәтчеләре Нух үрнәген истә тотып яши һәм шулай итеп бик акыллы эш итә. Без андый авырлыкларны кичергән беренче кешеләр түгел.
«Көймәгә кер»
15. Нухка якынча 600 яшь булганда, ул кемне югалткан?
15 Дистәләгән еллар узган, һәм көймә төзү эшләре әкрен генә тәмамланган. Нухка якынча 600 яшь булганда, аның кайбер яраткан туганнары вафат булган: башта әтисе Ләмәк * үлгән, биш ел узгач, Ләмәкнең әтисе — Нухның бабасы Мәтушәлих 969 яшендә вафат булган. Изге Язмалар буенча, Мәтушәлих иң озын гомерле кеше булган (Ярат. 5:27). Ләмәк тә, Мәтушәлих тә беренче кеше Адәмнең замандашлары булган.
16, 17. а) Нухка 600 яшь тулып барганда, Йәһвә аңа нинди яңа хәбәр җиткергән? ә) Нух һәм аның гаиләсе нинди гаҗәеп күренеш күргән?
16 Нәкъ шул елны, ыруг башлыгы Нухка 600 яшь тулып барганда, Йәһвә Аллаһы яңа хәбәр җиткергән: «Бөтен гаиләң белән көймәгә кер». Аллаһы Нухка шулай ук хайваннарның бар төрләрен көймәгә алырга, корбанга китерерлек чиста хайваннардан җидешәр, ә калганнарын икешәр алырга кушкан (Ярат. 7:1—3).
17 Бу гаҗәеп күренеш булгандыр: офыктан ук йөзләгән төрле-төрле хайваннар көймәгә агылып килә. Кайберләре очып, кайберләре шуышып, кайберләре айкала-чайкала, кайберләре дөбердәп килә. Алар арасында зурлары да, кечкенәләре дә, ерткычлар да, йорт хайваннары да бар. Нухка шул кыргый хайваннарны көймә эченә кертер өчен, алар артыннан чабып һәм куалап йөрергә туры килмәгән. Изге Язмаларда язылганча, шул хайваннар «Нух янына көймәгә керде» (18, 19. а) Нух көннәрендәге вакыйгаларның булуына шикләнгән кешеләргә нәрсә әйтеп була? ә) Йәһвәнең хайваннарны нинди юл белән коткарганыннан аның акыллылыгы ничек күренә?
18 Кайберәүләр моңа ышанмыйча болай дияр: «Ничек инде андый хәл булсын? Ничек инде бар бу хайваннар бер-берсенә зыян китермичә бер урында була ала?» Ләкин үзегез уйлап карагыз: әллә Галәмне барлыкка китергән Аллаһының үзе яраткан хайваннар белән идарә итәргә көче юкмы һәм, кирәк булса, ул аларны тыңлаучан итә алмыймы? Онытмагыз: Йәһвә — Кызыл диңгез суларын урталай бүлгән һәм кояшны туктата алган Аллаһы. Әллә ул Нух турындагы хәбәрдә әйтелгән бар нәрсәләрне булдыра ала алмаганмы? Әлбәттә, булдыра алган, һәм ул шулай эшләгән дә!
19 Әйе, Аллаһы үзе барлыкка китергән хайваннарны саклап калыр өчен башка юл да сайлый алган. Әмма аның зирәклек белән сайлаган юлы шуны исебезгә төшерә: ул җир йөзендә яшәгән бар тереклек турында кайгыртуны кешеләргә ышанып тапшырган (Ярат. 1:28). Бүген күп кенә әти-әниләр, Нух турындагы хәбәрне кулланып, үз балаларына Йәһвәнең үзе барлыкка китергән кешеләрне һәм хайваннарны кадерләгәнен күрсәтә.
20. Туфанга бер атна калганда, Нух белән аның гаиләсе нинди эшләр башкарган?
20 Йәһвә Нухка бер атнадан соң Туфан киләчәк дип хәбәр иткән. Нухның гаиләсе өчен бу вакыт тынгысыз булгандыр. Үзең уйлап кара: хайваннарны урнаштырасы, алар өчен ризык әзерлисе, шулай ук гаиләнең әйберләрен һәм ризыгын көймә эченә кертәсе бар. Көймәдә яшәү уңайлы булсын өчен, Нухның, Шемның, Хамның һәм Йафетнең хатыннары кайгыртып йөргәндер.
21, 22. а) Ни өчен Нух көннәрендәге кешеләрнең ваемсызлыгына гаҗәпләнәсе юк? ә) Нух белән аның гаиләсеннән мыскыллап көлүләр кайчан туктаган?
21 Ә тирә-якта яшәүче кешеләр нәрсә эшләгән? Алар Йәһвә Нухны һәм аның бар эшләрен фатихалаганын күрсә дә, һаман «төшенмәгәннәр». Алар хайваннарның көймә янына җыелганын үз күзләре белән күреп торган. Әмма аларның ваемсыз калуларына гаҗәпләнәсе юк. Бүген дә кешеләр бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә яшәгәнебезне раслый торган ап-ачык дәлилләргә төшенми. Рәсүл Петер язганча, мыскыллап көлүчеләр Аллаһы кисәтүләренә колак салган кешеләрдән мыскыллап көлә. (2 Петер 3:3—6 укы.) Кешеләр, һичшиксез, Нух белән аның гаиләсеннән дә мыскыллап көлгән.
22 Мыскыллап көлүләр кайчан туктаган? Нух үз гаиләсе белән һәм хайваннар белән көймә эченә кергәч, Йәһвә Нух «артыннан ишекне япты» дип әйтелә Изге Язмаларда. Шул вакытта көймә янында мыскыллап көлүчеләр басып торган булса, алар, һичшиксез, сүзсез калгандыр. Һәрхәлдә, коеп ява башлаган яңгыр мыскыллап көлүчеләрнең авызларын томалаган! Яңгыр яуган да яуган. Бөтен җир йөзен, нәкъ Йәһвә әйткәнчә, су каплаган! (Ярат. 7:16—21)
23. а) Ни өчен Нух көннәрендәге явыз кешеләрнең һәлак булуы Аллаһыга шатлык китермәгән дип әйтеп була? ә) Ни өчен бүген Нух иманын үрнәк итеп тоту акыллы?
23 Йәһвә шул явыз кешеләрнең һәлак булуын күреп шатланганмы? Юк! (Йәз. 33:11) Ул аларга үз тормыш юлларын үзгәртеп, дөрес юлга басарга мөмкинлек биргән булган. Алар моны эшли алганмы? Нух үз тормышы белән бу сорауга җавап биргән. Ул Аллаһы юлында йөреп һәм аңа бар нәрсәдә буйсынып, кешеләрнең котылып калырга мөмкинлеге бар икәнен күрсәткән. Менә нинди мәгънәдә аның иманы шул көннәрдәге дөньяны хөкем иткән һәм шул көннәрдәге кешеләрнең явыз булуларын ачык күрсәткән. Аның иманы үзен дә, гаиләсен дә коткарып калган. Нух иманын үрнәк итеп тотсаң, син дә үзеңне һәм яраткан кешеләреңне коткарып кала алырсың. Нух кебек, син дә Йәһвә Аллаһы белән үз дустың белән йөргәндәй йөри аласың. Андый дуслык мәңге дәвам итәчәк!
^ 7 абз. Ул вакытта кешеләрнең гомерләре күпкә озынрак булган. Алар Адәм белән Хаува кайчандыр ия булган камиллеккә якынрак булган. Шунлыктан, күрәсең, аларның сәламәтлекләре яхшырак булган, һәм алар озаграк яшәгән.
^ 15 абз. Ләмәк үз улына Нух дигән исем биргән. Бу исем, күрәсең, «ял; юаныч» дигән мәгънә йөртә. Шулай итеп Ләмәк, аның улы, үз исеменең мәгънәсе буенча эш итеп, кешелекне ләгънәт ителгән җирдәге авыр хезмәттән ялга алып барачак дип пәйгамбәрлек иткән (Ярат. 5:28, 29). Ләмәк ул пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрмәгән. Нухның әнисе, абый-энеләре һәм апа-сеңелләре Туфан вакытында һәлак булгандыр.