Җитәкче советның хаты
Кадерле кардәшебез!
2008 елның 1 гыйнвар саныннан башлап таратыр өчен бастырылган «Күзәтү манарасы»нда «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән бер гаҗәеп рубрика чыга башлады. Шуннан бирле шул рубрикадагы яңа мәкаләләр һәр өч ай безгә зур шатлык китереп тора!
Укучыларыбыз бу рубрика турында нәрсә яза? Марта турындагы мәкаләне укып чыкканнан соң, бер укучы болай дип язган: «Бу мәкаләне мин көлә-көлә укыдым, чөнки мин үземне нәкъ Марта кебек тотам: һәрвакыт кунакчыл хуҗабикә буласым килә, бер дә тик тормыйм. Һәм кайвакыт туктап дусларым белән аралашып алырга да онытам». Бер яшүсмер, Әсфирә турындагы мәкаләне укыганнан соң, мондый кызык нәтиҗәгә килгән: «Кайвакыт без кием белән мода артыннан куып яшибез. Әлбәттә, кием һәм прическабыз турында әйткәндә, барсы да тәртипле булырга тиеш. Шулай да безнең чиктән тыш кыланасыбыз килми». Ул болай дип өсти: «Йәһвә өчен безнең эчке яктан нинди булуыбыз күпкә мөһимрәк». Рәсүл Петер турындагы мәкаләне укыганнан соң, бер апа-кардәш сокланып болай дигән: «Мин бу хикәяне шулкадәр бирелеп укыдым, гүя үзем шул вакыйгаларда катнаша идем! Укыганда, барысын үзем тоеп тордым».
Бу рубрика өчен үз рәхмәтләрен белдереп язган күпсанлы укучыларыбыз рәсүл Паулның күп гасырлар элек язган мондый сүзләрен раслый: «Элек язылганнарның барысы да... безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Рим. 15:4). Әйе, Йәһвә безгә мөһим сабаклар бирер өчен Изге Язмаларда төрле хәбәрләр яздырып калдырган. Йәһвәгә инде күптән хезмәт итәбезме я әле генә хезмәт итә башладыкмы, һәрберебезгә шул хәбәрләр файда китерә ала.
Бу китапны мөмкин кадәр тизрәк укып чыгарга дәртләндерәбез. Аны гаилә белән бергә гыйбадәт кылу вакытында укыгыз. Балаларга бу китап, һичшиксез, ошар! Ул Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында каралганда, һәр атна җыелыш очрашуларына кил! Аны ашыкмыйча, уйланып укы. Вакыйгаларны күз алдыңа китер, йөрәк аша үткәр. Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең хисләрен аңларга, алар күргәнне күрергә тырыш. Төрле хәлләргә эләккәндә, алар үзләрен ничек тоткан? Ә син андый хәлгә эләксәң, үзеңне ничек тотар идең?
Бу китапны сиңа җиткерергә без бик шат! Синең үзең өчен һәм гаиләң өчен ул чын фатиха булсын. Сине чын күңелдән яратучы һәм сиңа изге теләкләр теләп,
Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы