Үлгән кешеләр терелтеләчәк
ЕГЕРМЕ биш яшьлек бер хатын-кыз болай дип язган: «1981 елны үги әнием рактан үлде. Без энекәшем — әниемнең улы — белән бу үлемне бик авыр кичердек. Ул чакта миңа 17, ә аның улына 11 яшь иде. Мин аны бик сагына идем! Мине элек ул күктә дип өйрәтә иделәр, шуңа күрә минем үз-үземне үтереп, анда, аның янына күтәреләсем килә иде. Ул минем иң якын дустым иде».
Үлем яраткан кешебезне алып киткәч бу гаделсез булып тоела. Без аның белән инде сөйләшеп көлешә һәм кочаклаша алмыйбыз дигән фикердән күңелебез кырыла. Якын кешебез хәзер күктә дигән сүзләр дә безнең җан әрнүләребезне киметә алмый.
Изге Язмаларда башка төрле өмет турында әйтелә. Бу брошюрада без инде әйтеп киткән идек: Изге Язмаларда якын киләчәктә без үлгән якыннарыбызны, әллә кайда күкләрдә түгел, ә монда, җирдә, тыныч һәм гадел шартларда каршы ала алачакбыз диелә. Ул вакытта кешеләрдә тора-бара камил сәламәтлек булачак, һәм алар инде беркайчан да үлмәячәкләр. Берәрсе: «Бу әкият кенә»,— дияр.
Әмма бу әкият түгел. Кешеләрне терелтергә Вәгъдә Бирүче аны үтәргә дә тели, һәм аның моны башкарырга җитәрлек кодрәте дә бар. Кем бу Вәгъдә Бирүче?
Безнең эраның 31 елының язында Гайсә Мәсих: «Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе... [Гайсәнең] тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дигән вәгъдә биргән (Яхъя 5:21, 28, 29). Әйе, Гайсә пәйгамбәр миллионнарча кешеләр терелтелеп яңадан җирдә яшәячәкләр һәм җирдә оҗмах мәңге булачак дигән вәгъдә биргән (Лүк 23:43; Яхъя 3:16; 17:3; Мәдхия 36:29 һәм Маттай 5:5 не чагыштыр). Әгәр Гайсә бу вәгъдәне биргән икән, димәк, ул аны үтәргә дә тели. Ләкин Гайсәнең моңа кодрәте җитәрме?
Гайсә шул вәгъдәне биргәннән соң ике елдан кимрәк вакыт үтә һәм ул үлгәннәрне терелтеп торгызырга теләгәнен генә түгел, ә моны булдыра алганын да исбатлый.
«Лазар! Чык!»
Лазар исемле бер ир-ат каты авырып ята. Аның ике апасы, Мәрьям белән Марта ул вакытта Үрдүн елгасының икенче ягындагы Гайсәгә: «Раббым! Якын дустың Лазар авырый»,— дигән хәбәр җибәрәләр (Яхъя 11:3). Алар Гайсәнең Лазарны яратканын беләләр. Әллә Гайсәнең үзенең авыру дустын күрәсе килмәс идеме? Шулай да Гайсә дусты янына ашыкмый һәм тагын ике көнгә кала (Яхъя 11:5, 6).
Гайсәгә Лазарның авыруы турында хәбәр барып җиткәч берникадәр вакыт үтә, һәм Лазар үлә. Гайсә моны белә, һәм аның бер нияте бар. Ул Бәйтәниягә китә, ул вакытта аның якын дустының үлеменнән соң инде дүрт көн үтә (Яхъя 11:17, 39). Андый кешене терелтеп торгызырга Гайсәнең кодрәтеннән килерме?
Гайсәнең якынлашып килүен белгәч, Марта, шунда ук аның каршысына йөгереп чыга. (Лүк 10:38—42 не чагыштыр.) Гайсә аның кайгысын аңлый, шуңа күрә: «Абыең үледән тереләчәк»,— ди. Марта киләчәк терелүгә ышанычын белдергәннән соң, Гайсә аңа: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк»,— дип туп-туры әйтә (Яхъя 11:20—25).
Кабер янына килгәч, Гайсә мәгарә итеп ясалган кабернең ташын алып куярга куша. Аннан соң дога кыла да: «Лазар! Чык!» — ди (Яхъя 11:38—43).
Барысы да кабергә карап тора. Һәм менә кабердән кеше чыга башлый. Аның аяклары һәм Яхъя 11:44).
куллары кәфен, ә йөзе яулык белән төрелгән була. Гайсә: «Чишегез аны, йөрсен»,— ди. Аны чишкәч, барысы да бу дүрт көн буе үле булган Лазар икәнен аңлый! (Бу чыннан да булган хәлме?
Яхъя бәян иткән Инҗилдә Лазарны терелтеп торгызу турындагы хикәя чын тарих итеп китерелә. Бу хикәя уйдырма түгел, чөнки барысы ачык итеп, җентекләп язылган. Бу вакыйганың чынлыгын шик астына куеп, без, асылда, Изге Язмалардагы барлык могҗизаларны, шул исәптән Гайсә Мәсихнең үзенең терелеп торуын да шик астына куябыз. Ә Гайсә Мәсихнең терелтүен кире кагып, без гомумән, мәсихчеләрнең иманын кире кагабыз (1 Көринтлеләргә 15:13—15).
Әгәр син Аллаһының барлыгына ышанасың икән, сиңа терелтеп торгызуга ышану һич тә авыр түгел. Әйтик, кеше видеога үз васыятен яздыра һәм үлгәннән соң аның туганнары һәм якын дуслары, шул видео ярдәмендә, аны күреп ишетә алалар. Шулай итеп мирасны ничек итеп бүләргә икәнен аңлыйлар. Йөз ел элек мондый хәл акылга сыймаслык хәл иде. Әйе, безнең көннәрдә дә планетаның кайбер ерак урыннарында кешеләр өчен видео бу акылга сыймаслык нәрсә, могҗиза кебек тоела. Әгәр дә Барлыкка Китерүче биргән фәнни принципларны кулланып, кеше инде үлгән кешене кире күрә һәм ишетә ала икән, әллә Барлыкка Китерүче үзе кодрәтлерәк эшләр башкара алмыймы? Бар тереклекне Барлыкка Китерүче шул тереклекне хәтта яңадан барлыкка китерергә сәләтле!
Лазарны терелтү могҗизасы Гайсәгә һәм терелтеп торгызуга ышанычыбызны ныгыта (Яхъя 11:41, 42; 12:9—11, 17—19). Бу вакыйга шулай ук Йәһвәнең һәм Гайсәнең үлгәннәрне терелтеп торгызырга әзер булуларын һәм зур теләкләрен күрсәтә.
«Күрергә бик нык телисең»
Гайсә Лазарны терелтеп үзенең гаҗәеп назлы булуын күрсәткән. Бу вакыйга шулай ук ул үлгән кешеләрне терелтеп торгызырга тели икәнен ачыклый. Инҗилдә болай диелгән: «Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп: „Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде“,— дип, Аның аякларына егылды. Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдләрнең елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды һәм көенеп: „Сез аны кайда күмдегез?“ — дип сорады. Алар Аңа: „Әйдә, барыйк, Раббым! Үзең күрерсең“,— диделәр. Гайсә елады. Моны күреп яһүдләр: „Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән!“— диештеләр» (Яхъя 11:32—36).
Гайсәнең йөрәге кызгану белән тулы булган. Моны без «көенде», «борчылды» һәм «елады» дигән өч фигыльдән күрәбез. Грек телендә бу вакыйганы тасвирлар өчен кулланылган бу сүзләр шуны күрсәтә: Гайсә күзләре, үзенең якын дусты Лазарның үлүе һәм аның апасының елаганы аркасында, күз яшьләре белән тулган һәм бу аның нык борчылганын күрсәтә *.
Гайсә Лазарга кадәр инде ике кешене терелткән булган һәм хәзер Лазарны да Яхъя 11:11, 23, 25). Шулай да ул «елаган». Димәк, Гайсә өчен үлгән кешене терелтеп торгызу бу нибары ниндидер бер процедура гына түгел. Ул үлгән кешегә карата наз да, тирән кызгану да хис иткән, һәм бу аның үлемне бөтенләй юк итү теләген күрсәтә.
терелтергә җыенган (Гайсә Лазарны терелтеп торгызганда назлы хисләр кичергән. Димәк, Гайсә дә үлемне юк итәргә тели
Гайсә — Йәһвә «Аллаһының төп-төгәл гәүдәләнеше», шуңа күрә күктәге Атабыз да нәкъ шундый ук хисләр кичерә (Еврейләргә 1:3). Йәһвә дә кешеләрне терелтеп торгызырга тели. Моның турында Әюб пәйгамбәр болай дигән: «Кеше үлсә, яшәрме?... Син чакырырсың, һәм мин сиңа җавап бирермен. Син үз кулың булдырганны күрергә бик нык телисең» (Әюб 14:14, 15). Монда «күрергә бик нык телисең» дигән сүзләр Аллаһының ялкынлы теләген күрсәтә (Яратылыш 31:30; Мәдхия 83:3). Әйе, Йәһвә чыннан да үлгән кешеләрнең терелтеп торгызылачак вакытын көтә.
Ни өчен без терелтеп торгызуга ышана алабыз? Моңа ышанычлы дәлилләр бар. Йәһвә һәм Гайсә үлгәннәрне терелтеп торгызырга тели дә, һәм аларның моны башкарыр өчен кодрәтләре дә җитәрлек. Бу сиңа ничек кагыла? Киләчәктә син дә үзеңнең якын үлгән кешеләрең белән монда, җирдә, гел икенче шартларда очраша аласың!
Йәһвә Аллаһы беренче кешеләргә гүзәл бакча биргән булган, һәм ул шул оҗмахны кабат Җирдә булдырырга вәгъдә бирә. Ул вакытта данлы Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге күк Патшалыгы идарә итәчәк (Яратылыш 2:7—9; Маттай 6:10; Лүк 23:42, 43). Шул яңадан торгызылган Оҗмахта кешеләр тормышка чиксез шатланып, авыруларсыз яшәячәк (Ачылыш 21:1— 4; Әюб 33:25 не чагыштыр; Ишагыйя 35:5—7). Мәңгегә нәфрәт, халыкара һәм раса ара дошманлык, шулай ук экономик авырлыклар юкка чыгачак. Шул чистартылган җирдә Йәһвә Аллаһы Гайсә Мәсих аша үлгәннәрне терелтеп торгызачак.
Гайсә Мәсихнең йолым корбанына нигезләнгән терелтеп торгызу барлык халыкларга шатлык китерәчәк
Бу бүлекнең башында әйтелгән мәсихче хатын-кыз шул өметкә багланып яши. Әнисе үлеп берничә ел үткәч, ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. «Мин терелтеп торгызу өмете турында белгәч, еладым. Мин яңадан әниемне күрә алачакмын. Бу чын могҗиза»,— дип әйтә ул.
Әгәр син дә үлгән якыныңны күрергә теләсәң, Йәһвә Шаһитләре сиңа бу киләчәктә ничек булачак икәнен аңлатып бирәчәк. Син үзең аларга мөрәҗәгать итә аласың.
^ 20 абз. «Көенде» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе нык, тирән дулкынлануны аңлатучы (эмбримаомаи) фигыльдән барлыкка килгән. Изге Язмаларның бер белгече: «Гайсәне чолгап алган хисләр шулкадәр көчле булган ки, ул хәтта кайгыдан ыңгырашкан тавыш чыгарган»,— дип яза. «Борчылды» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе аптырап калуны күрсәтә торган (тарассо) сүздән барлыкка килгән. Бер белгеч әйткәнчә, бу сүз «кеше авырту яки кайгыга төшү аркасында аптырап калганда» кулланыла. «Елады» дигән сүз «күз яшьләрен түгү, тын гына елауны» аңлатучы грек фигыленнән (дакрио) барлыкка килгән.