Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 НЧЕ СОРАУ

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк?

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Һәр ел миллионлаган кеше, күбесенчә яшьләр, көчләүдән я бүтән сексуаль бәйләнүләрдән зыян күрә.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Аннетт күз ачып йомганчы, кемдер аны җиргә бәреп екты. «Мин бар көчемне куеп, аның белән көрәштем,— дип әйтә ул.— Мин кычкырып карадым, әмма үпкәмнән һава гына чыгып торды. Мин тибендем, этендем, тырнаштым һәм йодрыкларым белән суктым. Аннары мин тәнемә пычак кадалганын сиздем. Бүтән инде каршы торырга хәлем калмады».

Андый хәлгә эләксәң, син нишләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Хәтта әзер булсаң да, мәсәлән, караңгыда сак йөрсәң, төрле хәтәр нәрсәләр булырга мөмкин. «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр... җиңми,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11).

Кайберәүләр, Аннетт сыман, чит кешеләрдән зыян күрә. Башкаларга таныш кешеләр, хәтта гаилә әгъзалары һөҗүм итә. Мәсәлән, Наталига нибары 10 яшь кенә булганда, аны күрше өйдә яшәгән 19 яшьлек бер егет көчләгән. «Мин шундый курыктым һәм миңа шулкадәр оят иде, мин хәтта башта моның турында беркемгә дә әйтмәдем»,— дип исенә төшерә ул.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ГАЕПЛӘМӘ

Аннетт әле дә теге очрактан соң үзен гаепле хис итә. «Мин әле дә шул кичне исемә төшерәм,— дип әйтә ул.— Миңа аның белән көчлерәк сугышырга кирәк булгандыр. Әмма тәнемә пычак кадалгач, мине курку биләп алды. Мин бернәрсә дә эшли алмадым, әмма нәрсәдер эшләргә кирәк иде дип уйлыйм».

Натали да үзен гаепли. «Мин артык ышанучан идем,— дип әйтә ул.— Әти-әнием миңа урамда уйнаганда апамнан ерак китмәскә куша иде, ә мин тыңламадым. Шуңа күрә күрше егеткә мине көчләргә үзем мөмкинлек бирдем дип уйлыйм. Бу бөтен гаиләмә күп кайгы китерде, һәм моның өчен мин җаваплы. Бу хисләр җанымны әрнетә».

Син дә Аннетт белән Натали кичергән хисләргә охшаш хисләр кичерәсең икән, исеңдә тот: көчләнгән кеше — җинаятьтәш түгел, ә җинаятьнең корбаны. Кайберәүләр бу проблеманың җитдилеген киметеп, егетләр өчен андый тәртип табигый я корбаннар үзләре моның турында сорый дип әйтә. Әмма һичкемнең дә көчләү корбаны буласы килми. Әгәр дә син андый җирәнгеч эштән зыян күргән булсаң, үз-үзеңне гаепләмә!

Әлбәттә, «үз-үзеңне гаепләмә» дигәнне уку җиңел ул; моңа ышану исә күпкә авыррак. Кайберәүләр, үз эченә йомылып, гаеп хисеннән һәм бүтән тискәре тойгылардан интегеп яши. Әмма булганны үзеңдә тоту кемгә файда китерә — сиңамы я җинаятьчегәме? Башкача эш итеп карасаң, яхшырак булыр.

БАШКАЛАРГА СӨЙЛӘ

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, тәкъва Әюп тормышының иң хәсрәтле чагында: «Җан әрнүен белдерермен!» — дигән (Әюп 10:1). Шулай ук эшләү сиңа да файда китерер. Ышанычлы дустың белән сөйләшеп алу сиңа булган хәлдән соң тынычланырга һәм авыр хисләрне йөгәнләп, җиңеллек сизәргә булышыр.

Синең хисләрең күңелеңдә күтәрелмәслек йөк булып ятарга мөмкин. Берәрсе белән алар турында сөйләшеп алсаң, җиңелрәк булыр

Аннетт, үз тәҗрибәсеннән чыгып, болай ди: «Якын дустым белән сөйләшеп алгач, ул миңа җыелыштагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Мин шулай эшләдем дә һәм моңа бер дә үкенмим. Алар минем белән берничә тапкыр сөйләшеп алдылар һәм нәкъ мин ишетергә теләгәнне әйттеләр: мин булган хәл өчен гаепле түгел, бернәрсәдә дә гаепле түгел диделәр».

Натали үзен көчләгәннәре турында әти-әнисенә сөйләгән. «Алар минем өчен таяныч булдылар,— дип әйтә ул.— Алар мине моның турында сөйләргә дәртләндерделәр. Бу миңа төшенкелеккә бирелмәскә һәм ачуланмаска булышты».

Натали шулай ук дога ярдәмендә кирәкле юату тапкан. «Аллаһы белән сөйләшү миңа бик булышты,— ди ул,— аеруча кешегә күңелемне бушату авыр булганда. Дога кылганда, мин үземне иркен хис итәм. Бу миңа җан тынычлыгы һәм җиңеллек өсти».

«Дәвалау вакыты» да бар икәнен онытма (Вәгазьче 3:3). Үзең турында физик һәм эмоциональ яктан кайгырт. Җитәрлек ял ит. Иң мөһиме: «һәртөрле юаныч Аллаһысына» — Йәһвәгә таян (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

ЙӨРЕШЕРЛЕК ЯШЬКӘ ҖИТКӘН БУЛСАҢ

Әгәр дә син кыз икән һәм сине әхлаксызлыкка тартмакчы булсалар, каты гына: «Алай эшләмә!» я «Тимә миңа!» — диген. Егетне югалтырсың дип курыкма. Арагыз моның аркасында өзелсә, димәк, ул синең белән йөрешергә лаек түгел! Син исә яхшырак егеткә, тәнеңне һәм принципларыңны хөрмәт иткән берәүгә лаек.

ТЕСТ

«Урта мәктәптә егетләр арттан күкрәкчәмнең бауларын тарткалый һәм әдәпсез тәкъдимнәр ясый иделәр: имеш, алар белән җенси мөнәсәбәткә керсәм, мин үземне яхшырак хис итәчәкмен дия иделәр» (Коретта).

Синеңчә, теге егетләр:

  1. 1 Аны үртәгәнме?

  2. 2 Гыйшык-мыйшык уйнаганмы?

  3. 3 Аңа җенси яктан бәйләнгәнме?

«Автобуста бер егет миңа әдәпсез сүзләр сөйли һәм кочаклый башлады. Мин аның кулына сугып, миннән чигенергә куштым. Ул миңа акылдан шашкан кызга карагандай карап куйды» (Кендис).

Синеңчә, бу егет:

  1. 1 Аны үртәгәнме?

  2. 2 Гыйшык-мыйшык уйнаганмы?

  3. 3 Аңа җенси яктан бәйләнгәнме?

«Былтыр бер егет миңа гашыйк булганы һәм минем белән йөрешергә теләгәне турында күп тапкыр әйтте. Мин исә аңа кат-кат „юк“ дип әйтеп тордым. Кайвакыт ул кулымны сыйпый иде. „Җитәр“ дисәм дә, ул тыңламады. Бер тапкыр, аяк киемемне кигәндә, ул минем арт ягыма китереп сукты» (Бетани).

Синеңчә, бу егет:

  1. 1 Аны үртәгәнме?

  2. 2 Гыйшык-мыйшык уйнаганмы?

  3. 3 Аңа җенси яктан бәйләнгәнме?

Бар сорауларга да 3 нче вариант туры килә.

Сексуаль бәйләнүләр гыйшык-мыйшык уйнаудан һәм үртәүдән ничек аерылып тора?

Сексуаль бәйләнү бер яклы була. Корбаны «җитәр» дисә дә, бәйләнчек туктамый.

Андый бәйләнүләр — җитди нәрсә. Алар көчләүгә китерергә мөмкин.