Алла явыз кешеләрне кабат юкка чыгарырмы?
Алла явыз кешеләрне кабат юкка чыгарырмы?
22 Бүгенге кешеләр дә шулай ук бик начарлар. Монда нинди начар эшләр башкарыла?
23 Кайберәүләр башка кешеләрне үтерәләр. Син моны эшләргә тиеш түгел, дип әйтә Алла (Чыгыш 20:13; 1 Яхъя 3:11, 12).
Чыгыш 20:15; Ефеслыларга 4:28).
24 Кайберәүләр урлыйлар. Син урларга тиеш түгел, дип әйтә Алла (25 Кайберәүләр күп хатыннарга өйләнәләр. Башкалары ике яисә аннан да күбрәк хатыннар белән төрле йортларда яшиләр. Кайбер парлар бергә яшиләр, ләкин язылышмыйлар. Изге Язмалар буенча болар барысы да дөрес түгел (Матфей 19:4—6; 1 Коринфлыларга 7:1—4; 1 Тимофейга 3:1, 2).
26 Син Алланың Адәмгә бер генә хатын биргәнен хәтерлисеңме? (Яшәеш 2:22, 24).
Чыгыш 20:4, 5; Исаия 44:9—17; 1 Яхъя 5:21).
27 Кайберәүләр потларга табыналар. Син табынуда потлар һәм сүрәтләр кулланырга тиеш түгел, дип әйтә Алла (28 Яхшырырга теләмәгән начар кешеләрне Йәһвә юкка чыгарачак (Мәдхия 36:9, 10; Лука 13:5; 1 Коринфлыларга 6:9, 10).