Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без гөнаһтан һәм үлемнән ничек коткарылабыз?

Без гөнаһтан һәм үлемнән ничек коткарылабыз?

Без гөнаһтан һәм үлемнән ничек коткарылабыз?

35 Беренче кеше Адәмнең гөнаһ кылганын син хәтерлисеңме? Ул оҗмахны һәм гомерен югалткан; шуңа күрә без дә, аның балалары буларак, шулай ук үләбез (Римлыларга 5:12; 3:23).

36 Әгәр икенче бер камил кеше безнең өчен гомерен бирсә, яисә үлемнән йолып алса, без кабаттан гөнаһсыз тормышка ия була алыр идек (1 Коринфлыларга 15:45; Римлыларга 5:19, 21).

37 Гайсә Алланың Улы булган. Ул камил кеше булган. Ул гөнаһлар кылмаган (Еврейларга 5:9; 7:26).

38 Ул Алланы яратмаган кешеләргә үзен үтерергә рөхсәт иткән (Ап. эшләре 2:23). Шулай итеп, ул үзен безнең өчен корбан иткән (1 Тимофейга 2:6).

39 Гайсә чокып ясалган тау куышында, ягъни кабердә җирләнгән булган. Ул өч көн үле булган. Аннан соң аны Алла терелткән (Ап. эшләре 2:24).

40 Ул күккә әйләнеп кайткан. Хәзер ул Атасыннан Алла сүзен тыңлаганнар өчен ярдәм сорый ала (Еврейларга 9:24; 1 Яхъя 2:1, 2).