Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Жирдәге тормышка мәңге шатлан!

Жирдәге тормышка мәңге шатлан!

Жирдәге тормышка мәңге шатлан!

Бу брошюра сиңа җирне һәм анда булган бар нәрсәне кем барлыкка китергәнен белергә ярдәм итәр өчен бастырылган. Син җирне барлыкка китергән Алланың исеме барын белерсең. Без шулай ук Алланың ни өчен кешене барлыкка китергәнен һәм җирдәге тормышка синең ничек мәңге шатлана алуыңны да аңлатып бирербез.

Боларның барысын яхшырак күзалларга сиңа күп санлы рәсемнәр ярдәм итәр, дип ышанабыз. Күбрәк файда алыр өчен сиңа күпчелек рәсемнәргә китерелгән Изге Язмаларның шигырьләрен укып чыгарга кирәк. Шулай итеп, син үзең Алланың Изге Язмалардагы искиткеч вәгъдәләре турында укый һәм, Алла фикере буенча, сиңа бу вәгъдәләрнең үтәлешендә катнашу өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен белә аласың.

Теләгең булса, син шулай ук бу брошюраны башка кешеләргә ярдәм итү өчен куллана аласың. Әгәр дә балаларың бар икән, син аны аларга Алла турында белергә ярдәм итәр өчен файдалана аласың. Әгәр дә өлкәннәрнең күпләре укый белми торган илдә яшәсәң, син аларга рәсемнәр ярдәмендә Алланың ниятләрен аңларга, ә алар, үз чиратларында, якыннарына булыша алсын өчен ярдәм итә аласың.

Бу брошюраны өйрәнү сиңа күп фатихаларны алу юлын ачар һәм сиңа башкаларның ничек мәңге монда, җирдә, яши алуларын күрсәтергә дә ярдәм итәр, дип ихлас күңелдән ышанабыз.