Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безгә Коткаручы бирә

Йәһвә безгә Коткаручы бирә

Йәһвә безгә Коткаручы бирә

29 Алла барлыкка китергән беренче рухи шәхес аның өчен иң беренче улы кебек була.

Алла Гайсәне бик ярата һәм начар кешеләрне юкка чыгарыр өчен, ә тыңлаучан кешеләрне коткарыр өчен куллана (Яхъя 3:16, 36).

30 Йәһвә үзенең Улын Җиргә җибәргән, ул анда кеше булып туган. Аңа Гайсә дип исем кушканнар. Аның анасының исеме Мәрьям булган (Лука 1:30—35).

31 Гайсә үсеп җиткәч, ул кешеләрне күп яхшылыкларга өйрәткән. Ул бер Йәһвә генә чын Алла, дип өйрәткән (Марк 12:29, 30).

Без бары тик Йәһвәгә генә табынырга тиеш, дигән Гайсә (Матфей 4:10; Яхъя 4:23, 24). Ул шулай ук кешеләргә Йәһвәнең Патшалыгы турында сөйләгән (Лука 17:20, 21).

32 Гайсә авыруларны дәвалаган һәм күп яхшылыклар эшләгән. Ул начарлык эшләмәгән (Ап. эшләре 10:38; 1 Петр 2:21, 22). Ләкин ничек ул безне гөнаһтан һәм үлемнән коткара алган?

33 Игелекле кешеләрне коткарыр өчен ул Аллага корбан китерергә тиеш булган. Элек Алла кешеләргә үз гөнаһлары өчен хайваннарны корбан итәргә боерган (Еврейларга 7:25, 27).

34 Гайсә корбан итеп хайваннарны чалмаган. Ул безнең өчен үзен-үзе корбан иткән (Матфей 20:28; Еврейларга 10:12).

Ни өчен икәнен беләсеңме?