Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кем сине барлыкка китергән?

Кем сине барлыкка китергән?

Кем сине барлыкка китергән?

1 Күкне һәм җирне Алла барлыкка китергән (Яшәеш 1:1).

2 Алланың исеме бар. Аның исеме — Йәһвә (Чыгыш 15:3).

Йәһвә күктә яши. Ул — рух. Син аны күрә алмыйсың (Исаия 66:1; Яхъя 1:18; 4:24).

3 Йәһвә Алла күктә бик күп фәрештәләр барлыкка китергән. Алар шулай ук рухлар. Алар барысы да яхшы булганнар. Кешеләр аларны күрә алсын өчен, элегрәк алар кайчакта кеше кыяфәтенә кергәннәр (Еврейларга 1:7).

4 Йәһвә хайваннарны кешеләрдән бик күпкә элек барлыкка китергән (Яшәеш 1:25).

5 Йәһвә шулай ук Адәм исемле ир кешене һәм аның Хаува исемле хатынын барлыкка китергән (Яшәеш 1:27).

Алла аларны гүзәл бакчага яисә оҗмахка урнаштырган. Адәм өчен ул бер генә хатын барлыкка китергән. Ир кеше бары тик үзенең бердәнбер хатыны белән генә яшәргә тиеш булган (Яшәеш 2:8, 21, 22, 24).

6 Кеше — ул җан (Яшәеш 2:7).

7 Хайваннар — алар җаннар (Яшәеш 1:24).