Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күк Патшасы җиргә фатихаларын алып килә

Күк Патшасы җиргә фатихаларын алып килә

Күк Патшасы җиргә фатихаларын алып килә

41 Йәһвә Гайсәне күктә Патша итеп билгеләгән (Исаия 9:6; Даниел 7:13, 14; Ап. эшләре 2:32—36).

42 Ул бөтен җирнең өстеннән идарә итәчәк (Даниел 7:14; Матфей 28:18).

43 Начар кешеләр белән нәрсә буласын хәтерлисеңме? (Мәдхия 36:9, 10; Лука 13:5).

44 Гөнаһ кылган беренче фәрештәнең исемен хәтерлисеңме? Гайсә аны һәм башка начар фәрештәләрне юк итәчәк. Аларның потлары һәм сүрәтләре юкка чыгарылачак (Еврейларга 2:14; Ачыш 20:2, 10).

45 Тыңлаучан кешеләргә Гайсә күп яхшылыклар эшләячәк (Еврейларга 5:9).

46 Башка беркем дә авырмаячак (Исаия 33:24; Ачыш 22:1, 2). Гайсәнең авыру кешеләрне ничек сәламәтләндергәнен хәтерлисеңме?

47 Һәркемдә муллык булачак (Исаия 65:17, 21—23).

48 Алла хәтта үлгән кешеләр турында да хәтерли. Аларны кабат җирдәге тормышларына кайтарыр өчен Ул Гайсәне кулланачак. Ул терелтү дип атала (Яхъя 5:28, 29; 11:25).

49 Барлык начар кешеләр җирдән юкка чыгарылганнан соң башка берәү дә үлмәячәк. Хәтта кыргый хайваннар да куркыныч булмаячак. Һәркем мәңге бәхетле булачак (Ачыш 21:4; Исаия 65:25; Мәдхия 36:11, 29).