Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен кеше үлә?

Ни өчен кеше үлә?

Ни өчен кеше үлә?

8 Барлык кешеләр дә оҗмахта рәхәтләнсен өчен, Йәһвә Алла кешенең бөтен җирне гөлбакча итүен теләгән (Яшәеш 1:28).

Әгәр Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңлаган булсалар, кешеләр мәңге яши алган булырлар иде. Аларга яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан ашамаска, дип әйтелгән булган (Яшәеш 2:15—17).

9 Бер фәрештә бозылып Адәм белән Хауваны Аллага буйсындырмас өчен еланны кулланган (Яшәеш 3:1—6).

10 Хауваны алдаган фәрештә «борынгы елан... иблис һәм шайтан» дип аталган (Ачыш 12:9).

11 Йәһвә тыңламаучан парны оҗмахтан куып чыгарган (Яшәеш 3:23, 24).

12 Адәм белән Хауваның балалары булган, әмма тулаем алганда, гаилә бәхетле булмаган (Яшәеш 3:17, 18).

13 Йәһвә әйткәнчә, алар картаерга һәм үләргә тиеш булганнар (Яшәеш 3:19; Римлыларга 5:12).

14 Шуның өчен хайваннар кебек алар да үлгәннәр.

Җирдәге бөтен җаннар да үлә (Вәгазьче 3:18—20; Иезекииль 18:4).