Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

50 Син шул гаҗәеп оҗмахта мәңге яшәргә теләр идеңме?

Ул чакта Алланың әйткәннәрен күбрәк белергә тырыш. Изге Язмаларны укырга өйрәнергә тырыш (Яхъя 17:3; Ачыш 1:3).

51 Гайсә турында күбрәк бел (Икенчезаконлык 18:18, 19; Яхъя 3:16; Ап. эшләре 3:19—23).

52 Бары тик яхшылык кына эшләргә тырыш һәм Йәһвәнең сүзен тыңла (Римлыларга 6:17, 18, 22).

53 Исеңдә тот, Йәһвә безгә кешеләрне үтерергә тиеш түгел, дип әйтә (Чыгыш 20:13; 1 Яхъя 3:11, 12).

54 Без башка кешеләрнеке булган әйберләрне алырга тиеш түгел (Чыгыш 20:15; Ефеслыларга 4:28).

55 Әгәр дә үзенең хатыны булмаса, ир кеше хатын-кыз белән яшәргә һәм йокларга тиеш түгел (Чыгыш 20:14, 17; 1 Фессалоникилеләргә 4:3).

56 Алланың ир кешегә ничә хатын алырга ризалык биргәнен хәтерлисеңме? Ир кеше үз хатыны белән никадәр вакыт яшәргә тиеш? (Яшәеш 2:22, 24; Матфей 19:5, 6; 1 Коринфлыларга 7:2, 10, 11).

57 Без бары тик Йәһвәгә генә табынырга тиеш икәнлеген шулай ук исеңдә тот (Матфей 4:10; 1 Коринфлыларга 8:6).

58 Потлар һәм сүрәтләр безгә ярдәм итә алмыйлар. Ни өчен? (1 Коринфлыларга 8:4). Потларга ия булу яхшымы соң? (Икенчезаконлык 27:15; 1 Яхъя 5:21).

59 Бөтиләргә ия булу һәм әфсеннәр белән файдалану — ни өчен начар ул? (Икенчезаконлык 18:10—13; Ачыш 21:8).

60 Начар фәрештәләр, яки җеннәр, Аллага каршы күтәрелгәннәр. Кешеләрне ялгыш юлга кертер өчен алар күрәзәчеләрне кулланалар (Ап. эшләре 16:16).

61 Без Аллага дога кылырга тиеш. Дога кылу безнең Алла белән сөйләшүебезне, Аңа хезмәт итәргә теләвебезне һәм аннан ярдәм соравыбызны белдерә (Филипплыларга 4:6, 7).

62 Без Гайсәнең сүзен тыңларга һәм аңа ышанырга тиеш (Еврейларга 5:9; Яхъя 3:16).

63 Исеңдә тот, ул безне коткарыр өчен вафат булган (Римлыларга 5:8).

64 Гайсәнең безнең күзгә күренми торган Патшабыз икәнен исеңдә тот. Без аның сүзен тыңларга тиеш (Филипплыларга 2:9—11; Ачыш 19:16).

65 Син үзең белгән яхшылыклар турында башкаларга сөйләргә тиеш, һәм Аллага хезмәт итәргә теләүчеләргә суга чумып алырга кирәк була, дигән Гайсә (Матфей 28:19, 20; Яхъя 4:7—15).

66 Шуңа күрә син үзеңнең дусларың белән шушы бик яхшы нәрсәләр турында сөйләшә аласың (Матфей 10:32).

67 Әгәр син яхшы укырга өйрәнсәң, тагын да күбрәккә өйрәнә аласың, һәм тагын да күбрәк башкаларга ярдәм итә аласың (2 Тимофейга 2:15).

68Гайсә шулай ук кечкенә балаларны да Алла сүзен тыңларга өйрәткән. Алар белән сөйләшмәслек булып ул беркайчан да шулкадәр эш белән мәшгуль булмаган (Матфей 19:13—15).

69 Ата-аналар үзләренең балаларын һәрчак Алланың сүзен тыңларга һәм аны яратырга өйрәтергә тиеш (Икенчезаконлык 6:6, 7; Гыйбрәтле хикәя 6:20—22; Ефеслыларга 6:4).

70 Күптөрле чиркәүләр бар. Аларның күп тәгълиматлары Изге Язмалардан түгел. Йәһвә безгә дөреслеккә өйрәтмәгән диннәрне калдырып китәргә куша (Ачыш 18:4; Яхъя 4:23, 24).

71 Йәһвәнең җирдә сине аның турында тагын да күбрәккә өйрәтә ала торган кешеләре бар. Аларның кем икәнен беләсеңме? (Ап. эшләре 15:14; Римлыларга 10:14, 15).

72 Бу — Йәһвә Шаһитләре. Алар арасында тынычлык, дуслык идарә итә. Ни өчен икәнен беләсеңме? Чөнки алар бер-берсен яраталар (Исаия 43:10—12; Яхъя 13:34, 35).

73 Йәһвәне шулай ук яратканга күрә алар суга чумып алалар. Шуның белән алар үзләренең начар тормыш рәвешләрен артта калдырып, гомерләрен Аллага хезмәт итүдә үткәрергә теләүләрен ачык күрсәтәләр (Ап. эшләре 2:41).

74 Йәһвә Шаһитләре гүзәл яңа оҗмахта яшәячәкләрен өмет итәләр (Мәдхия 36:9—11, 29).

Алар белән анда яшәр өчен син ниләр эшли аласың? (Якуп 1:22, 25; 2:20—26).

75 Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәнер өчен аларга кушыл. Алар Йәһвәне һәм Гайсә Мәсихне яраталар һәм сүзләрен тыңлыйлар. Ә син аларны яратасыңмы? Син башкаларга Алла турында белергә ярдәм итәргә телисеңме? (Яхъя 6:45—47).

76 Йәһвә һәм Гайсә Мәсих сине яраталар һәм синең мәңге оҗмахта яшәвеңне телиләр (Яхъя 3:16).

Рәсемнәрне караганнан соң һәм бу брошюрадагы мәгълүматларны исәпкә алганнан соң, синең, билгеле, җирдәге тормышка мәңге шатлану теләгең барлыкка килгәндер. Әгәр дә син бу турыда күбрәк белергә теләсәң, без синең ягыңда яшәгән берәр Йәһвә Шаһите белән сөйләшергә киңәш итәбез. Ә шулай ук син бу брошюраның икенче битендә бирелгән адреслар исемлеге буенча синең яши торган урыныңнан иң якын филиалга яза аласың, яисә моны синең өчен кемне дә булса эшләргә сорый аласың.