Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

Туксан бишенче бүлек

Аерылышуга караш һәм балаларны ярату

ГАЙСӘ үз шәкертләре белән, 33 елның Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, Иерусалимга юлын дәвам итә. Алар Үрдүн елгасын кичеп, Перея өлкәсе аша бара. Гайсә Переядә берничә атна элегрәк булган иде, ләкин ул чакта аны, дусты Лазар авырганга, Яһүдиягә чакырганнар иде. Переядә булганда Гайсә белән фарисейлар арасында аерылышу турында сүз чыккан иде, һәм хәзер фарисейлар кабат бу мәсьәләне күтәрә.

Фарисейлар аерылышу турында төрле карашта тора. Муса пәйгамбәр берәр кеше үз хатынының «нинди дә булса ярамаган ягын» тапса, аерылыша ала дип әйткән булган. Кайберәүләр бу бозык тәртипкә генә кагыла дип уйлый. Башкалар исә «ярамаган як» җитди булмаган гаеп эшләрне үз эченә ала дип ышана. Шуңа күрә, Гайсәне сынар өчен, фарисейлар аңардан: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?» — дип сорый. Алар, Гайсә ничек кенә җавап бирмәсен, башка карашта торган фарисейларның аңа каршы төшәчәгенә бер дә шикләнми.

Гайсә бер карашны да якламый, ә никахның нинди максат белән барлыкка китерелүенә игътибар итеп, бу сорауга бик оста итеп җавап бирә. «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан дигәнне һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да, хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни? — дип сорый Гайсә.— Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».

Гайсә күрсәткәнчә, Аллаһының беренче нияте буенча, ир белән хатын аерылышмыйча бергә яшәргә тиеш. «Ни өчен соң, алайса,— дип сорый фарисейлар,— Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?»

«Муса сезгә сез таш йөрәкле булганга хатыннарыгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән,— дип җавап бирә Гайсә,— әмма башлангычта алай булмаган». Әйе, Аллаһы, Гадән бакчасында беренче никах төзелешен урнаштырганда, аерылышу турында сүз дә булмаган.

Сүзен дәвам итеп Гайсә фарисейларга болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек [грекча порне́йа] кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла». Шулай итеп ул порне́йа, ягъни җенси әхлаксызлык, аерылышу өчен Аллаһы рөхсәт иткән бердәнбер сәбәп булып торганын күрсәтә.

Никах гомерлеккә булырга тиеш һәм аерылышу өчен бер генә сәбәп бар икәнен аңлап, шәкертләр болай ди: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк». Һичшиксез, никахка керергә ниятләгән кеше никах бәйләнешләренең гомерлек булуы турында җитди уйланырга тиеш!

Аннары Гайсә ялгызлык турында әйтә. Ул аңлатканча, кайберәүләр «тумыштан җенси якынлыкка яраксыз» була, һәм алар өйләнә алмый. Икенчеләрне кешеләр, җенси әгъзаларын имгәтеп, «җенси якынлыкка яраксыз» итә. Кайберәүләр исә, үзләрен Патшалык белән бәйле эшләргә багышлар өчен, никахлашу һәм җенси мөнәсәбәтләргә керү теләкләрен тыя. «Моны кабул итә алучы кабул итсен»,— дип йомгаклый сүзен Гайсә.

Аннан соң кешеләр Гайсә янына кечкенә балаларын китерә башлый. Әмма шәкертләр балаларны әрли һәм аларны куарга тырыша. Һичшиксез, алар Гайсәне кирәкмәгән борчылулардан якларга тели. Ләкин Гайсә болай ди: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы. Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк».

Нинди искиткеч үрнәк күрсәтә монда Гайсә! Аллаһы Патшалыгын кабул итәр өчен безгә, кечкенә балалар кебек, басынкы һәм өйрәнергә әзер булырга кирәк. Гайсәнең үрнәге шулай ук, аеруча ата-аналарга, балалар өчен вакыт табу никадәр мөһим икәнен ачыклый. Гайсә балаларны кочаклый һәм аларны фатихалап, аларга үз яратуын күрсәтә. Маттай 19:1—15; Канун 24:1; Лүк 16:18; Марк 10:1—16; Лүк 18:15—17.

▪ Фарисейлар аерылышу турында нинди карашларда тора, һәм алар Гайсәне ничек сыный?

▪ Гайсә фарисейларга нинди җавап кайтара, һәм аерылышу өчен ул нинди бердәнбер сәбәп китерә?

▪ Ни өчен Гайсәнең шәкертләре өйләнмәү хәерлерәк дип әйтә, һәм Гайсә нинди киңәш бирә?

▪ Гайсәнең балалар белән мөгамәлә итүе безне нәрсәгә өйрәтә?