Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар Гайсәгә бәйләнерлек сәбәп таба алмый

Алар Гайсәгә бәйләнерлек сәбәп таба алмый

Йөз сигезенче бүлек

Алар Гайсәгә бәйләнерлек сәбәп таба алмый

ГАЙСӘ гыйбадәтханәдә өйрәтә, һәм әле генә дини дошманнарына өч мисал сөйләп, аларның явызлыгын фаш иткән. Шуңа күрә фарисейлар ярсып, аны кулга алыр өчен, сүзенә бәйләнерлек сәбәп табарга сүз куеша. Алар хәйлә корып үз шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсәнең сүзләреннән гаеп табарга җибәрә.

«Остаз,— дип әйтә алар,— без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. Шуңа күрә әйт безгә: синеңчә, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?»

Гайсә аларның ялагайлануына алданмый. Ул: «Юк, кайсарга салым түләү дөрес түгел»,— дисә, римлыларга каршы фетнә күтәрүдә гаепле булыр иде, ә: «Әйе, дөрес»,— дисә, Рим идарәсен яратмаган яһүдләр аны нәфрәт итәр иде. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез».

Алар аңа динар китергәч, ул алардан:

— Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган? — дип сорый.

— Кайсарныкы,— ди алар.

— Шуңа күрә кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез.

Гайсәнең җавабына алар хәйран кала һәм аны калдырып китеп бара.

Шулай итеп фарисейлар Гайсәнең сүзенә бәйләнерлек сәбәп тапмый. Моны күргәч, үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп, аңардан болай дип сорый: «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“. Менә безнең арабызда җиде бертуган абый бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. Ахырда хатын да үлеп китте. Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».

Гайсә аларга болай ди: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез. Үледән терелүчеләр өйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачаклар. Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигән. Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз».

Халыкның кабат Гайсәнең сүзләренә исе китә. Хәтта кайбер канунчылар: «Остаз, син яхшы әйттең»,— ди.

Фарисейлар, Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек иткәнен күргәч, аның янына бара. Аны тагын бер мәртәбә сынарга теләп, алар арасындагы бер канунчы: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорый.

Гайсә болай дип җавап бирә: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә, Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“. Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“. Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк». «Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән»,— дип өсти Гайсә.

«Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең,— дип ризалаша канунчы,— „Ул — бердәнбер һәм Ул гына Аллаһы“, һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың, бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату бар корбаннардан мөһимрәк».

Шунда Гайсә бу канунчының акыллы җавап биргәнен күреп: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— ди.

Гайсә гыйбадәтханәдә өч көн — якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбе өйрәтә. Халык аны рәхәтләнеп тыңлый, әмма дин җитәкчеләре аны үтерер өчен сәбәп эзли, ләкин әлегә аларның тырышлыклары уңышсыз булып чыга. Маттай 22:15—40; Марк 12:13—34; Лүк 20:20—40.

▪ Гайсәнең сүзенә бәйләнерлек сәбәп эзләр өчен фарисейлар нинди хәйлә кора, һәм ул «әйе» я «юк» дип җавап бирсә, нәтиҗәсе нинди булыр иде?

▪ Гайсә саддукейларның тырышлыкларын ничек җимерә?

▪ Гайсәне тагын бер мәртәбә сынарга теләп, фарисейлар нәрсә эшли, һәм моның нәтиҗәсе нинди була?

▪ Иерусалимдагы ахыргы хезмәте вакытында Гайсә гыйбадәтханәдә ничә көн өйрәтә, һәм нинди нәтиҗә белән?