Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар аны кулга ала алмый

Алар аны кулга ала алмый

Алтмыш җиденче бүлек

Алар аны кулга ала алмый

ЧАТЫР КОРУ бәйрәме вакытында дини җитәкчеләр Гайсәне кулга алыр өчен сакчылар җибәрә. Гайсә качарга уйламый, ул халыкны өйрәтүен дәвам итә һәм болай ди: «Мин сезнең белән тагын бераз булырмын да, үземне җибәрүче янына кире кайтырмын. Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз».

Яһүдләр аны аңламый һәм үзара болай диешәләр: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән? Аның: „Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз“,— дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?» Гайсә, әлбәттә, үзенең якынлашып килгән үлеме һәм күктәге тормышка терелтелүе турында әйтә, анда дошманнары килә алмаячак.

Бәйрәмнең соңгы җиденче көне килеп җитә. Бу бәйрәм көннәренең һәр иртәсендә билгеләнгән бер рухани Силуам сулыгыннан су алып, аны корбан китерү урынының нигезенә агып төшәрлек итеп түккән. Мөгаен, бу йоланы кешеләрнең исләренә төшереп, Гайсә көчле тавыш белән болай ди: «Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен. Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“ ».

Гайсә киләсе елның Илленче көн бәйрәмендә иңәчәк изге рухның искиткеч нәтиҗәләре турында әйтә. Рух иңгәннән соң 120 шәкерт кешеләргә вәгазьләячәк һәм тереклек суы ага башлаячак. Ләкин әлегә ниндидер мәгънәдә рух юк, чөнки Мәсихнең бер шәкерте дә изге рух белән майланмаган һәм күктәге тормышка чакырылмаган.

Гайсәнең өйрәтүен тыңлап, кайберәүләр, күрәсең, килергә тиеш булган пәйгамбәрне, Мусадан бөегрәк пәйгамбәрне күздә тотып: «Ул — чыннан да Пәйгамбәр»,— дип әйтә башлый. Икенчеләре: «Ул — Мәсих»,— дип әйтә. Ә башкалары: «Әллә Мәсих Гәлиләядән киләчәкме? Язмада, Мәсих Давыт нәселеннән һәм Давыт яшәгән авылдан — Бәйтлеһемнән киләчәк, дип язылган түгелме?» — диеп каршы килә.

Шулай итеп, халык арасында аның турында бәхәс чыга. Кайберәүләр Гайсәне тотып алырга тели, әмма берсе дә аңа кул тидерми. Сакчылар Гайсәсез кайткач, баш руханилар һәм фарисейлар алардан: «Ни өчен сез аны тотып китермәдегез?» — дип сорый.

Сакчылар: «Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»,— дип җавап бирә.

Ачуларыннан дини җитәкчеләр алардан мыскыллап көлә һәм Гайсәне каралый башлый. Алар көлемсерәп болай ди: «Әллә сезне дә юлдан яздырдылармы? Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе аңа иман итә башладымы? Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән».

Шулчак Никәдим, фарисей һәм яһүд башлыкларының берсе (ягъни Югары киңәшмә әгъзасы), Гайсәне якларга батырчылык итә. Исеңдәдер, ике ярым ел элек Никәдим Гайсә янына төнлә килеп, аңа иман иткәнен белдергән иде. Бу юлы ул болай ди: «Безнең канун буенча кешене аны тыңламыйча һәм нәрсә эшләгәнен ачыкламыйча хөкем итәләрмени?»

Аның Гайсәне яклаганын күреп, фарисейлар тагы да көчлерәк ярсый. «Әллә син дә Гәлиләядәнме? — дип әйтә алар зәһәрләнеп.— Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак».

Язмаларда пәйгамбәр Гәлиләядән киләчәк дип турыдан-туры әйтелми, ләкин ул өлкә күрәчәк «бөек яктылык» турындагы пәйгамбәрлек Мәсихнең аннан киләчәген күрсәтә. Өстәвенә, Гайсә Бәйтлеһемдә туган, һәм ул Давыт нәселеннән. Һәм фарисейлар, мөгаен, моның турында белә. Шуңа күрә халык арасында Гайсә турында ялган мәгълүматның таралуы өчен алар җаваплы. Яхъя 7:32—52; Ишагыйя 9:1, 2; Маттай 4:13—17.

▪ Бәйрәм көннәренең һәр иртәсендә нәрсә була, һәм Гайсә моны ничек куллана?

▪ Ни өчен сакчылар Гайсәне кулга алмый, һәм дини җитәкчеләр моңа нәрсә әйтә?

▪ Кем ул Никәдим, Гайсәгә аның мөнәсәбәте нинди, һәм башка фарисейлар аңа нәрсә ди?

▪ Мәсихнең Гәлиләядән килергә тиешлегенә нинди дәлил бар?