Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының тавышы өченче мәртәбә яңгырый

Аллаһының тавышы өченче мәртәбә яңгырый

Йөз дүртенче бүлек

Аллаһының тавышы өченче мәртәбә яңгырый

ГАЙСӘ гыйбадәтханәдә. Ул үзенең тиздән үләчәгенә каты кайгыра. Иң элек аны үз үлеменең Атасы исеменә ничек тәэсир итәчәге борчый, шуңа күрә ул болай дип дога кыла: «Атам, исемеңне данла».

Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дигән көчле тавыш килә.

Моны ишетеп торган халык каушап кала. Кайберәүләр: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— диешә башлый. Башкалар исә бу күк күкрәү ди. Ләкин бу тәгаен Йәһвә Аллаһының тавышы! Әмма моңа кадәр дә кешеләр Аллаһының Гайсәгә карата әйтелгән сүзләрен ишеткән булган.

Өч ярым ел элек, Гайсә суга чумдырылганда, Чумдыручы Яхъя Аллаһының Гайсә турында: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дип әйткәнен ишеткән иде. Аннары, соңгы Пасах бәйрәменнән соң берникадәр вакыт үткәч, Ягъкуб, Яхъя һәм Петер, Гайсәнең кыяфәте үзгәргәндә, Аллаһының: «Бу — минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавышын ишеткән иде. Һәм хәзер, 10 нисан көнне, Гайсәнең үлеменә 4 көн кала барганда, кешеләр өченче тапкыр Аллаһының тавышын ишетә. Бу юлы Йәһвәнең сүзләрен ишеткән кеше бик күп!

Гайсә болай дип аңлата: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады». Күктән яңгыраган тавыш Гайсәнең чыннан да Аллаһы Улы — вәгъдә ителгән Мәсих булганына ачык дәлил булып тора. «Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде,— дип дәвам итә Гайсә,— хәзер бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак». Үзенең тугры тормыш юлы белән Гайсә Шайтан Иблиснең, бу дөнья хакименең, куып чыгарылуга, юк ителүгә лаек икәнен раслый.

Гайсәнең якынлашып килүче үлеме ярдәмендә нәрсә мөмкин булачак? Ул болай ди: «Мине баганага күтәрәчәкләр, шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен». Аның үлеме — һич тә җиңелү түгел, чөнки үзенең үлеме аша ул башкаларны үзенә җәлеп итәчәк, һәм алар мәңгелек тормышка ия була алачак.

Ләкин халык каршы төшә: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек, ни өчен син, Кеше Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең? Кем ул — Кеше Улы?»

Бар дәлилләргә, шул исәптән Аллаһының тавышын ишетүләренә карамастан, күпчелек Гайсәнең чын Кеше Улы — вәгъдә ителгән Мәсих булганына ышанмый. Шулай да, алты ай элек Чатыр кору бәйрәмендәге кебек, Гайсә кабат үзе турында «яктылык» дип әйтә һәм тыңлаучыларын: «Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары булырсыз»,— дип өнди. Бу сүзләрне әйткәч, Гайсә китә һәм халыктан яшеренә, чөнки аның тормышына, күрәсең, куркыныч яный.

Яһүдләр Гайсәгә иман итми, моның белән Ишагыйянең сүзләре үтәлә. Ул халыкның күрмәс күзләре, таш йөрәкләре һәм савыгыр өчен үз тормышларын үзгәртмәүләре турында әйткән булган. Ишагыйя күренештә Йәһвәнең күктәге тәхетен, шул исәптән Гайсәнең данын күргән. Гайсә әле кеше булып яшәгәнче Йәһвә янында шул данга ия булган. Әмма яһүдләр, Ишагыйя пәйгамбәрлек иткәнчә, үҗәтләнеп Гайсәнең Коткаручы булуына дәлилләрне кире кага. Бу Коткаручы аларга вәгъдә ителгән булган.

Икенче яктан, күпләр, хәтта кайбер башлыклар да (күрәсең, Югары киңәшмә әгъзалары) Гайсәгә иман иткән. Андый башлыкларның икесе — Никәдим һәм аримафейлы Йосыф. Ләкин башлыклар, синагогадагы урыннары өчен куркып, әлегә үз иманнары турында ачык итеп әйтми. Алар бик күпне югалта!

Гайсә болай дип дәвам итә: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә. Мине күрүче мине җибәрүчене дә күрә. [...] Сүзләремне ишетеп тә үтәмәүчене мин хөкем итмим, чөнки мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә коткару өчен килдем... Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк».

Кешелекне яратканга, Йәһвә үзенә иман иткәннәрне коткарыр өчен, Гайсәне җиргә җибәргән. Кешеләр Аллаһының Гайсә аша әйтелгән сүзләренә тыңлаучан булса гына котылачак. Хөкем итү «соңгы көндә», Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак.

Гайсә үз сүзен болай дип йомгаклый: «Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәне турында әмер бирде. Шулай ук мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара икәнен беләм. Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим». Яхъя 12:28—50; 19:38, 39; Маттай 3:17; 17:5; Ишагыйя 6:1, 8—10.

▪ Гайсә белән бәйле нинди өч очракта Аллаһының тавышы яңгырый?

▪ Ишагыйя пәйгамбәр Гайсәнең данын ничек күргән булган?

▪ Башлыклардан кем Гайсәгә иман итә, ләкин ни өчен алар моны ачык итеп әйтми?

▪ «Соңгы көн» нәрсә ул, һәм ул вакытта кешеләр нәрсә нигезендә хөкем ителәчәк?