Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының уң ягында

Аллаһының уң ягында

Йөз утыз икенче бүлек

Аллаһының уң ягында

ИЛЛЕНЧЕ КӨН бәйрәмендә шәкертләрнең изге рух белән сугарылуы Гайсәнең кире күккә кайтканын исбатлый. Тиздән Стифән дә Гайсәне күктә күрә, һәм бу да Гайсәнең күккә кайтканына дәлил булып тора. Стифән: «Менә, мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Кеше Улын күрәм»,— ди. Аннан соң ул Аллаһыга тугрылыгын күрсәтеп шаһитлек биргәне өчен ташлар атып үтерелә.

Гайсә Аллаһының уң ягында үз Атасының: «Дошманнарың арасында баш бул»,— дигән боерыгын көтеп тора. Әмма үз дошманнарына каршы күтәрелгәнче, Гайсә нинди эшләр башкара? Ул үзенең майланган шәкертләре белән һәм аларның вәгазь эше белән җитәкчелек итә. Ул шулай ук аларны Атасының Патшалыгында үзе белән патшалар булып идарә итүгә әзерли. Алар Патшалыкта терелтелгәч идарә итәчәк.

Гайсә, мәсәлән, башка җирләрдә шәкертләр әзерләү эшен җитәкләр өчен Шаулны сайлый (аның рим исеме Паул). Шаул Аллаһы Кануны турында әйткәндә бик ашкынучан, әмма ул яһүдләрнең дини җитәкчеләренең котыртуына бирелә. Шуңа күрә ул Стифәннең үтерелүен хуплый. Ул шулай ук иң баш рухани Каяфәстән Гайсәнең һәркайсы тарафдарын — ир-атны да, хатын-кызны да — тотып Иерусалимга алып килер өчен рөхсәт ала һәм Дәмәшекъкә юл тота. Юлда барганда, аны кинәт күктән төшкән яктылык чолгап ала.

— Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең? — дигән тавыш ишетә ул. «Әфәнде, син кем?» — дип сорый Шаул.

— Мин — син эзәрлекли торган Гайсә,— дип җавап бирә тавыш.

Гайсә могҗизалы яктылыктан сукырайган Шаулга Дәмәшекъкә кереп күрсәтмәләрне көтәргә куша. Шуннан соң Гайсә Һанани исемле үз шәкертенә күренә һәм аңа Шаул турында болай ди: «Мин бу кешене, башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына үз исемемне җиткерер өчен, үз коралым итеп сайладым».

Гайсә ярдәмендә Шаул (ягъни Паул) һәм башка вәгазьчеләр яхшы хәбәрне тарату һәм өйрәтү эшендә гаҗәеп уңышларга ирешәләр. Шуңа күрә Гайсәнең Паулга Дәмәшекъ юлында күренүеннән соң якынча 25 ел үткәч, Паул «яхшы хәбәр» «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнде» дип яза.

Бу вакыйгалардан соң күп еллар узгач, Гайсә үзенең яраткан рәсүле Яхъяга бер-бер артлы баручы күренешләр бирә. Алар ярдәмендә Яхъя Гайсәнең Патша булып кайтуын күрә һәм күренешләрне Ачылыш китабында сурәтләп бирә. «Изге рух ярдәмендә мин Хуҗабыз көненә күчерелдем»,— дип яза ул. Монда нинди «көн» турында сүз бара?

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Гайсәнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеген, җентекләп тикшерү «Хуҗабыз көне» тарихи 1914 елда башланган икәнен күрсәтә. Әйе, 1914 елда Гайсә күзгә күренмичә кайта, һәм аның кайтканын күп кеше түгел, ә аның тугры шәкертләре генә аңлый. Нәкъ шул елны Йәһвә Гайсәгә: «Дошманнарың арасында баш бул»,— дигән боерык бирә!

Үз Атасының боерыгын үтәп, Гайсә күкләрне Шайтаннан һәм аның җеннәреннән чистарта. Ул аларны җиргә бәреп төшерә. Моны күренештә күргән Яхъя күктән тавыш ишетә: «Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте, патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады!» Әйе, 1914 елда Мәсих Патша булып идарә итә башлый!

Йәһвәнең күктәге хезмәтчеләре өчен бу — гаҗәеп яхшы хәбәр! «Күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» — дигән өндәү ишетә алар. Ә җирдә яшәүчеләр турында нәрсә әйтеп була? «Җиргә һәм диңгезгә кайгы,— дип әйтә күктәге тавыш,— чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште».

Без нәкъ шул кыска вакытлы чорда яшибез. Безнең көннәрдәге кешеләр я Аллаһының яңа дөньясындагы тормышны, я юк ителүне сайлый. Мәсих җитәкчелегендә бөтен җир йөзе буйлап яхшы хәбәр вәгазьләнә. Син ул хәбәрне кабул итәрсеңме? Моңа синең киләчәгең бәйле.

Гайсә Мәсих, Аллаһының вәкиле буларак, Шайтанның дөнья төзелешен юк итәчәк һәм җир йөзен Шайтан ягында торучы һәркемнән азат итәчәк. Шулай итеп бар явызлык юкка чыгачак. Бу Һар-Магедон, яки Армагеддон, дип аталган сугышта булачак. Шуннан соң Гайсә, Йәһвә Аллаһыдан кала галәмдәге иң бөек Шәхес, Шайтанны һәм аның җеннәрен тотып алачак һәм аларны чылбырлап 1 000 елга «упкынга» ыргытачак. Шулай итеп, алар инде бернәрсә дә эшли алмаячак. Рәсүлләр 7:55—60; 8:1—3; 9:1—19; 16:6—10; Мәдхия 109:1, 2; Еврейләргә 10:12, 13; 1 Петер 3:22; Лүк 22:28—30; Көләсәйлеләргә 1:13, 23; Ачылыш 1:1, 10; 12:7—12; 16:14—16; 20:1—3; Маттай 24:14.

▪ Күккә күтәрелгәч, Гайсәгә кайда урын бирелә һәм ул нәрсә көтеп тора?

▪ Күккә күтәрелгәч, Гайсә кем белән җитәкчелек итә һәм аның җитәкчелек итүе нәрсәдән күренә?

▪ «Хуҗабыз көне» кайчан башланган һәм шул көннең башында нинди вакыйгалар үткән?

▪ Безнең көннәрдә үткәрелгән вәгазь эше һәрберебезгә ничек тәэсир итә?

▪ Вәгазь эше тәмамлангач, нинди вакыйгалар булачак?