Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аңа туганчы ук хөрмәт күрсәтелә

Аңа туганчы ук хөрмәт күрсәтелә

Икенче бүлек

Аңа туганчы ук хөрмәт күрсәтелә

ҖӘБРАИЛ фәрештә Мәрьям исемле яшь кызга мәңгелек патша булып китәчәк угылы туачагын әйткәннән соң, Мәрьям аңардан: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узармын?» — дип сорый.

«Сиңа изге рух иңәр,— дип аңлата аңа Җәбраил,— һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр».

Мәрьям бу сүзләргә ышансын өчен, Җәбраил болай дип дәвам итә: «Менә синең туганың Илисәбәт тә, кешеләр аның турында авырга уза алмый дисә дә, олы яшендә балага узды һәм инде алтынчы ай йөкле йөри. Чөнки Аллаһы әйткән бер сүз дә үтәлми калмый».

Мәрьям Җәбраилның сүзләрен кабул итә. Ул нәрсә дип әйтә? «Мин — Йәһвәнең колы! — дип кычкырып җибәрә ул.— Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын».

Җәбраил киткәннән соң күп дә үтми, Мәрьям җыенып, Яһүдиянең таулы җирендә ире Зәкәрия белән яшәүче Илисәбәт янына бара. Насара шәһәреннән анда барып җитәр өчен, Мәрьямгә өч-дүрт көнлек юл үтәргә туры килә.

Анда барып җитеп өйгә кергәч, Мәрьям Илисәбәтне сәламли. Шул вакытта Илисәбәт изге рух белән сугарыла һәм Мәрьямгә болай ди: «Хатын-кызлар арасында син иң фатихалысы! Карыныңдагы бала да фатихалы! Хуҗамның анасы минем яныма килгән! Мин андый хөрмәткә ничек лаек булдым? Синең сәламләү сүзләрең колакларыма барып ирешкәч, карынымдагы бала шатлыктан сикереп куйды».

Моны ишеткәч, күңеле рәхмәт хисе белән тулган Мәрьям болай ди: «Җаным Йәһвәне данлый, һәм күңелем Коткаручым Аллаһыга шатлана, чөнки аның колы гади халыктан булса да, ул аңа игътибар итте. Шушы вакыттан башлап бөтен буыннар мине бәхетле дип атарлар, чөнки кодрәтле Аллаһы минем өчен бөек эшләр башкарды». Үзенә илтифат күрсәтелсә дә, Мәрьям Аллаһыны данлый. «Аның исеме изге,— дип әйтә ул.— Ул шәфкатен үзеннән куркучыларга буыннан буынга күрсәтә».

Мәрьям Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлек җыры белән Йәһвәне данлавын дәвам итә: «Ул үз кулы белән кодрәтле эшләр башкарды һәм тәкәббер күңелле кешеләрне таратып җибәрде. Ул хакимнәрне тәхетләреннән төшерде һәм гадиләрне күтәрде. Ул ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды, ә байларны буш кул белән җибәрде. Ул үз хезмәтчесе Исраилгә ярдәмгә килеп, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткәнчә, Ибраһимга һәм аның токымына мәңге шәфкать күрсәтте».

Мәрьям Илисәбәт янында якынча өч ай тора, һәм һичшиксез ул Илисәбәтнең авырлы чагының соңгы атналарында аңа зур ярдәм күрсәтә. Аллаһы ярдәме белән балага узган бу ике тугры хатынның шундый вакытта бергә булулары аларга чыннан да шатлык китерә!

Син Гайсәгә туганчы ук зур хөрмәт күрсәтелгәненә игътибар иттеңме? Илисәбәт аны «Хуҗам» дип атаган, ә аның карынындагы бала Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән сикереп куйган. Башкалар исә Мәрьямне һәм аның улын хөрмәт итмәгәннәр. Моны без алдагы бүлекләрдән күрербез. Лүк 1:26—56.

▪ Җәбраил Мәрьямгә, балага ничек узачагын аңласын өчен, нәрсә әйтә?

▪ Гайсәгә туганчы ук нинди хөрмәт күрсәтелә?

▪ Мәрьям пәйгамбәрлек җыры җырлап, Аллаһыны нинди сүзләр белән данлый?

▪ Мәрьям Илисәбәт янында күпмегә кала, һәм ни өчен бу урынлы?