Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Баганадагы газаплар

Баганадагы газаплар

Йөз егерме бишенче бүлек

Баганадагы газаплар

ҮЛЕМГӘ тапшырыр өчен, Гайсә белән бергә ике җинаятьчене алып баралар. Шәһәр янында Голгофа, ягъни Баш сөяге, дип аталган урын бар. Аларны шул урынга китерәләр.

Шуннан соң аларның киемнәрен салдырып, миңгерәүләтүче мирра кушылган шәраб бирәләр. Бу эчемлекне, күрәсең, Иерусалим хатыннары әзерләгән, һәм римлылар җәзалап үтерелергә тиешле кешеләргә авыртуны киметә торган шул эчемлекне бирергә рөхсәт итәләр. Ләкин Гайсә, авыз итеп карагач, эчмәскә була. Ни өчен? Күрәсең, иманы шундый зур сынау аша үткәндә, аның бар яктан да аек булып каласы килә.

Гайсәне баганага сузып салалар һәм кулларын башыннан өстәрәк урнаштыралар. Шуннан соң гаскәриләр зур кадаклар алып, кулларын да, аякларын да баганага кадаклыйлар. Кадаклар тән һәм сеңерләр аша үткәндә, Гайсә көчле авырту кичерә. Багананы торып бастыргач, авырту тагы да көчәя, чөнки тән авырлыгы аркасында кадак җәрәхәтләре ертыла. Шулай да Гайсә Рим гаскәриләренә янамый, хәтта алар хакына дога кыла: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр».

Пилат баганага мондый язу урнаштыра: «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә». Күрәсең, ул моны Гайсәне хөрмәт иткәнгә генә түгел, ә яһүд руханиларын нәфрәт иткәнгә дә эшли, чөнки алар аны Гайсәне үлемгә тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Язуны барысы да укый алсын өчен, Пилат аны өч телдә — еврей, латин һәм грек телләрендә яздыра.

Баш руханиларга, шул исәптән Каяфәс белән Һаннаска, бу ошамый. Гайсәне уңай яктан бәяләүче язу аларның шатлыкларын урлый. Шуңа күрә алар: «„Яһүдләр Патшасы“ дип түгел, ә ул әйткәнчә, „Мин — яһүдләр Патшасы“ дип яз»,— диләр. Руханиларның үзен курчак итеп уйнатуларыннан туйган Пилат ачу белән: «Нәрсә яздым, шуны яздым инде»,— дип әйтеп куя.

Руханилар һәм зур гына халык төркеме җәзалау урынына җыела. Язылган сүзләрнең дөрес булмаганын күрсәтергә тырышып, руханилар элек Югары киңәшмәдә яңгыраган ялган шаһитлекне кабатлыйлар. Шуңа күрә шул урын яныннан үткән кешеләр Гайсәне яманлый башлый. Алар аны мыскыллап башларын чөя һәм болай ди: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы, коткар үзеңне! Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!»

«Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! — дип әйтә баш руханилар һәм аларга кушылган кешеләр.— Ул бит Исраил Патшасы, төшсен җәфалану баганасыннан, шунда аңа иман итәрбез. Ул бит Аллаһыга таянып яшәгән иде; Аллаһы аны кадерләсә, коткарсын, чөнки ул: „Мин Аллаһы Улы“,— дия иде бит».

Шул ук рухка бирелеп, гаскәриләр дә Гайсәдән көлә башлый. Алар ачыган шәрабны, күрәсең, кипкән иреннәре янына китереп, аңардан мыскыллап көләләр. «Яһүдләр Патшасы булсаң,— ди алар,— коткар үзеңне». Гайсәне хәтта уң һәм сул яктагы баганалардагы юлбасарлар да мәсхәрәли. Уйлап кына карагыз! Җирдә яшәгән иң бөек кеше, әйе, Йәһвә Аллаһы белән бар нәрсәне барлыкка китерүдә катнашкан шәхес, шушы мыскыллауларны кичерә!

Гаскәриләр Гайсәнең өс киемнәрен алалар да, дүрт өлешкә бүләләр. Шуннан соң нинди өлеш кемнеке буласын билгеләр өчен жирәбә салалар. Гайсәнең эчке киеме җөйсез, яхшы сыйфатлы булганга, гаскәриләр: «Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар икән»,— диешә. Шулай итеп алар, үзләре дә белмичә, Язмадагы: «Алар өс киемемне бүлештеләр, эчке киемем өчен жирәбә салдылар»,— дигән сүзләрне үтиләр.

Вакыт узу белән җинаятьчеләрнең берсе Гайсә чыннан да Патша дигән нәтиҗәгә килә. Шуңа күрә ул икенче җинаятьчене болай дип шелтәли: «Син нәрсә, әллә Аллаһыдан бер дә курыкмыйсыңмы? Син дә бит шундый ук җәзага дучар. Безне гадел хөкем иттеләр, чөнки кылган эшләребезгә карап тиешлесен алдык, ә бу кеше һичбер начарлык кылмады». Шуннан соң ул җинаятьче Гайсәдән: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенеп сорый.

Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— ди. Бу вәгъдә Гайсә күктә Патша булып идарә иткәндә, тәүбә иткән шул җинаятьче җирдәге Оҗмахта яшәр өчен терелтелгәч үтәләчәк. Ә җирне Оҗмах итеп Армагеддонда исән калган һәм аларга кушылган кешеләр үзгәртәчәк. Маттай 27:33—44; Марк 15:22—32; Лүк 23:27, 32— 43; Яхъя 19:17—24.

▪ Ни өчен Гайсә миңгерәүләтүче мирра кушылган шәрабны эчмәскә була?

▪ Ни өчен Гайсәнең баганасына язу урнаштырыла, һәм моның аркасында Пилат белән баш руханилар арасында нинди сөйләшү үтә?

▪ Баганадагы Гайсәгә тагын нинди хурлык кичерергә туры килә? Бу нәрсә аркасында була?

▪ Гайсә киемнәре турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлә?

▪ Бер җинаятьче нинди нәтиҗәгә килә, һәм Гайсә аның үтенечен ничек үтәячәк?