Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бакчадагы газаплар

Бакчадагы газаплар

Йөз унҗиденче бүлек

Бакчадагы газаплар

ГАЙСӘ догасын тәмамлагач, ул һәм аның 11 тугры рәсүле Йәһвәгә мәдхияләр җырлыйлар. Шуннан соң алар өске бүлмәдән төшәләр. Тышта караңгы һәм суык. Алар Кидрон үзәне аша үтеп, Битаниягә таба бара. Әмма барышлый алар Гитсимән бакчасында, үзләренең яраткан урыннарында туктала. Бу урын Зәйтүн тавында яки аның янында урнашкан. Монда зәйтүн агачлары арасында Гайсә үз рәсүлләре белән еш кына очраша торган булган.

Сигез рәсүлне, күрәсең, бакча янында калдырып ул болай ди: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам». Шуннан соң ул үзе белән башка өчесен — Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, бакча эченә кереп китә. Ул кайгыга төшә һәм бик нык борчыла башлый. «Җаным чиксез газаплана,— ди ул.— Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз».

Ул чак кына алгарак уза да, йөзтүбән капланып ялварып дога кыла: «Әтием, мөмкин булса, бу касә мине читләтеп үтсен. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын». Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? Ни өчен аның «җаны чиксез газаплана»? Ә, бәлки, ул үз гомерен корбан итеп йолым түләргә дигән карарыннан кире кайткандыр?

Һич тә юк! Гайсә үзен үлемнән саклап калуын сорамый. Бер тапкыр Петер аңа корбан үлеменнән качарга тәкъдим иткән иде, әмма Гайсә өчен хәтта андый уй да җирәнгеч. Гайсә газаплана, чөнки ул үзенең тиздән явыз бер җинаятьче итеп үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерер дип курка. Аны берничә сәгатьтән соң иң кабахәт кешене — көфер сүз сөйләүче кешене кадаклаган шикелле баганага кадаклаячаклар! Ул моны яхшы аңлый, һәм нәкъ шул аны бик нык газаплый.

Дога кылганнан соң Гайсә үз шәкертләре янына килә һәм аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай ди: «Минем белән хәтта бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни? Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз». Шәкертләр арыган һәм вакыт та соң инде. Гайсә аларның хәлен аңлый, шуңа күрә ул: «Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез»,— дип әйтә.

Шуннан соң ул икенче тапкыр читкә китә һәм Атасыннан «бу касәне» алып куюын үтенә. Бу касә — Йәһвә Гайсәгә билгеләгән өлеш яки аңа карата Аллаһының ихтыяры. Аннары Гайсә кире рәсүлләре янына килә. Вәсвәсәгә бирелмәс өчен алар өзлексез дога кылырга тиеш иде, ә алар кабат йоклап ята! Гайсә аларга дәшкәч, алар нәрсә әйтергә белми.

Гайсә өченче тапкыр алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп тезләнә дә, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кыла: «Әтием, әгәр теләсәң, миннән бу касәне алчы». Гайсәнең җинаятьче кебек үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерәчәк. Моның аркасында Гайсә бик нык җәфалана. Көфер сүз сөйләүче, Аллаһыны каһәрләүче кебек хөкем ителү — күтәрә алмаслык газап!

Шулай да Гайсә дога кылуын дәвам итә: «Әмма мин түгел, ә син теләгәнчә булсын». Гайсә тыңлаучанлык күрсәтеп, Аллаһы ихтыярына буйсына. Шунда аның янына күктән фәрештә килә һәм аңа дәртләндерүче сүзләр әйтеп, аны ныгыта. Фәрештә аңа, бәлки, Атасының хуплавы турында хәбәр җиткерәдер.

Ләкин Гайсә җилкәсенә яткан йөк бик авыр! Аның үзенең һәм бөтен кешелекнең мәңгелек тормышы кыл өстендә. Аның җаны әрни. Шуңа күрә Гайсә тагы да ныклабрак дога кыла һәм аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булып китә. «Андый хәл бик сирәк булса да, кайвакыт кеше көчле хисләр кичергәндә, аның тәненә... кан катыш тир чыга»,— дип әйтелә бер журналда («The Journal of the American Medical Association»).

Шуннан соң, Гайсә өченче тапкыр әйләнеп килә һәм рәсүлләрнең кабат йоклаганын күрә. Алар кайгыдан талчыгып беткән. «Ни өчен сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? — дип әйтә ул.— Җитәр! Вакыт килде! Кеше Улы гөнаһ кылучылар кулына сатыла. Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын».

Ул әле сөйләп торганда, факеллар, яктырткычлар һәм кораллар тоткан зур халык төркемен ияртеп, Яһүд Искариот килә. Маттай 26:30, 36—47; 16:21—23; Марк 14:26, 32—43; Лүк 22:39—47; Яхъя 18:1—3; Еврейләргә 5:7.

▪ Өске бүлмәдән чыккач, Гайсә үз рәсүлләрен кая алып бара, һәм ул анда нәрсә эшли?

▪ Гайсә дога кылганда, рәсүлләр нәрсә эшли?

▪ Ни өчен Гайсә газаплана һәм Аллаһыдан нәрсә турында сорый?

▪ Гайсәнең кан катыш тире нәрсәне күрсәтә?