Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Басынкылыкка өйрәтү

Басынкылыкка өйрәтү

Алтмыш икенче бүлек

Басынкылыкка өйрәтү

ФИЛИПИЯ КАЙСАРИЯСЕ тирәсендә җенле егетне савыктырганнан соң, Гайсә өенә Кәпернаумга кайтырга чыга. Әмма ул, үзенең үләчәге һәм шәкертләре аннан соң үз өсләренә алачак җаваплылык турында кабат сөйләшер өчен, алар белән генә барырга тели. Гайсә болай ди: «Кеше Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр. Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак».

Гайсә инде элегрәк моның турында сөйләгән булса да һәм өч рәсүл аның үзгәрүенең күренешен күргән булсалар да, ә анда аның «китүе» турында сүз барган иде, шәкертләр һаман да Гайсәнең сүзләрен аңлый алмый. Әлбәттә, аларның берсе дә, Петер элегрәк эшләгән кебек, аның үтереләчәген кире кагарга тырышмый. Шулай да алар Гайсәгә бу хакта сораулар бирергә куркалар.

Ахыр чиктә алар Кәпернаумга килеп җитә. Анда Гайсәнең хезмәт итү дәверендә туктала торган йорты булган. Бу шәһәр шулай ук Петернең һәм берничә башка рәсүлнең дә туган шәһәре. Анда Петер янына гыйбадәтханә өчен салым җыючы кешеләр килә. Күрәсең, Гайсәне йола бозуда гаепләргә тырышып, алар:

— Остазыгыз [гыйбадәтханә өчен] ике драхмалык салым түлиме? — дип сорый.

— Әйе,— дип әйтә Петер.

Бәлки, бу сөйләшүдән соң күп тә үтми, Гайсә өенә кайта, һәм бу хакта инде аңа билгеле. Петер берни дә әйтергә өлгерми, Гайсә:

— Шимун, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме? — дип сорый.

— Чит кешеләрдән,— дип җавап бирә Петер.

— Димәк, угыллар салым түләүдән азат ителә,— дип әйтә Гайсә. Гайсәнең Әтисе Галәмнең Патшасы булганга һәм кешеләр гыйбадәтханәдә Аңа гыйбадәт кылганга, Аллаһы Улы закон буенча гыйбадәтханә өчен салым түләргә тиеш түгел. «Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен,— дип әйтә Гайсә,— диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач һәм анда көмеш тәңкә [дүрт драхма] табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир».

Шәкертләр, Кәпернаумга килгәннән соң, бәлки, Петернең өендә бергә җыелгач, Гайсәдән: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?» — дип сорый. Гайсә ни өчен андый сорау туганын белә, чөнки Филипия Кайсариясеннән кайтканда ул аларның нәрсә турында сөйләшеп барганнарын ишеткән иде. Шуңа күрә ул алардан: «Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорый. Уңайсызланып, шәкертләр ләм-мим дәшми, чөнки араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде.

Гайсә үз шәкертләрен якынча өч ел өйрәткәннән соң, аларның шулай дип бәхәсләшүләре гаҗәп булып күренмиме? Бу очрак кешегә камилсезлеге һәм аның нинди дини даирәдә үскәне никадәр көчле тәэсир итә алганын күрсәтә. Шәкертләр яһүдләр динендә тәрбияләнгән, һәм бу дин кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә, тоткан урынына зур әһәмият биргән. Өстәвенә, Петер, бәлки, Гайсәнең Патшалык «ачкычларын» бирәчәге турындагы вәгъдәсе аркасында үзен башкалардан өстенрәк санагандыр. Ягъкуб белән Яхъя да, күрәсең, Гайсә үзгәрүенең күренешен үз күзләре белән күргәнгә, шундый ук фикердә торган.

Һәрхәлдә, Гайсә үзенчәлекле бер ачык мисал ярдәмендә шәкертләренең фикер-карашын төзәтергә тырыша. Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастыра да, аны кочаклап, болай ди: «Әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез. Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр, һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә».

Үз шәкертләрен төзәтер өчен нинди гаҗәеп ысул! Гайсә аларга ачуланмый һәм аларны һавалы, комсыз һәм шөһрәт яратучы кешеләр дип атамый, юк. Ул дан-шөһрәт ярату хас булмаган һәм гомумән дәрәҗәгә игътибар бирмәгән тыйнак балага күрсәтеп, аларны төзәтә. Шулай итеп Гайсә үз шәкертләренә басынкы балалар чагылдырган сыйфатларны үстерергә кирәклеген күрсәтә. Гайсә үз сүзләрен болай дип йомгаклый: «Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була». Маттай 17:22—27; 18:1—5; Марк 9:30—37; Лүк 9:43 — 48.

▪ Кәпернаумга кайтканда Гайсә кабат нәрсә турында әйтә, һәм шәкертләр моңа ничек карый?

▪ Ни өчен Гайсә гыйбадәтханә өчен салым түләргә тиеш түгел, ләкин ни өчен ул аны түли?

▪ Шәкертләр арасында бәхәс чыгуның сәбәбе, бәлки, нинди, һәм Гайсә аларны ничек төзәтә?