Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башка киңәшләр

Башка киңәшләр

Алтмыш өченче бүлек

Башка киңәшләр

ГАЙСӘ үзенең шәкертләре белән, бәлки, әле дә Петернең өендә Кәпернаумда. Алар рәсүлләр арасында туган бәхәс турында гына түгел, ә тагын бер очрак турында сөйләшә. Бу очрак та, мөгаен, алар Кәпернаумга кайтканда була, ләкин ул вакытта Гайсә алар арасында булмый. Рәсүл Яхъя болай дип сөйли: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык».

Яхъя, күрәсең, рәсүлләрне башкаларны савыктырырга вәкаләт бирелгән бердәнбер төркем дип саный. Шуңа күрә, Яхъя уйлаганча, ул кешенең, аларның төркеменә кермәгәнгә, кодрәтле эшләр кылырга хакы юк.

Әмма Гайсә мондый киңәш бирә: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас, чөнки безгә каршы тормаучы безнең яклы. Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә, сезгә хак сүз әйтәм: ул үз бүләген һичшиксез алачак».

Ул кешегә, Гайсә яклы булыр өчен, аның белән йөрергә кирәк булмаган. Мәсихчеләр җыелышы әле оештырылмаган, шуңа күрә ул кешенең алар төркеменә кермәве аның ниндидер башка төркемнән булуын аңлатмаган. Ул кеше, чын мәгънәдә Гайсәгә иман иткәнгә, җеннәрне куып чыгара алган. Аның эшләре, Гайсә әйткәнчә, бүләккә лаек эшләргә тиң булган. Моны эшләгәне өчен ул «үз бүләген һичшиксез алачак» дип әйтә Гайсә.

Ә рәсүлләрнең сүзләре һәм эшләре бу ир кеше өчен абыну ташы булса? Бу бик аяныч булыр иде! Гайсә болай ди: «Берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде».

Гайсә үз шәкертләренә абыну ташы булган һәр нәрсәне, ул хәтта кул, аяк яки күз кебек кадерле булса да, алып ташларга кирәк дип әйтә. Андый кадерле нәрсәләр белән Гәһәннәгә (Иерусалим янында янып торган чүп-чар базына) эләккәнче, боларсыз Аллаһының Патшалыгына керү яхшырак; Гәһәннә мәңгегә юк ителүне символлаштыра.

Гайсә шулай ук: «Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз,— дип кисәтә,— чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар». Аннары Гайсә йөз сарыгы булган, ләкин бер сарыгын югалткан кеше турында сөйләп, «шул кечеләрнең» никадәр кыйммәтле икәнен сурәтли. Бу кеше 99 сарыгын калдырып, адашканын эзләп китәчәк һәм аны эзләп табып 99 ына караганда, табылганына күбрәк сөенәчәк дип сөйли Гайсә. Ул үз сүзен болай дип йомгаклый: «Нәкъ шулай ук күктәге Атам да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми».

Күрәсең, үз рәсүлләре арасында туган бәхәсне күздә тотып, Гайсә болай ди: «Сездә тоз булсын, һәм бер-берегез белән тату яшәгез». Тәме булмаган ризык, тоз салсаң, тәмлерәк булып китә. Ә образлы тоз ярдәмендә кешенең әйткән сүзләрен кабул итү җиңелрәк. Андый тоз тынычлык сакларга ярдәм итә.

Ләкин камилсезлек аркасында кешеләр арасында кайвакыт җитди фикер каршылыклары туа. Гайсә бу яктан да киңәшләр бирә. «Кардәшең гөнаһ кылса,— дип әйтә Гайсә,— барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир. Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың». Ә тыңламаса? Гайсә мондый киңәш бирә: «Әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһит белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал».

Бу адымнар ярдәм итмәсә, Гайсә бу хакта «җыелышка», ягъни җыелыштагы хокук карарлары чыгарган җаваплы күзәтчеләргә әйтергә куша. Гөнаһ кылган кеше чыгарылган карарга буйсынмаса, Гайсә болай ди: «Ул синең өчен башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле булсын».

Андый карарлар кабул иткәндә, күзәтчеләр Йәһвә Сүзендәге җитәкчелек буенча эш итәргә тиеш. Алар кешенең гаепле һәм җәзага лаек икәнен тапканда, бу карар «күктә инде ябылган нәрсә» була. Ә алар «җирдә ачкан бар нәрсә», ягъни кешене гаепсез дип табу «күктә инде ачылган нәрсә» була. Андый хокук сораулары турында Гайсә «икәү яки өчәү минем исемнән җыелса, мин дә алар белән булырмын» дип әйтә. Маттай 18:6—20; Марк 9:38—50; Лүк 9:49, 50.

▪ Ни өчен Гайсә көннәрендә аның белән бергә йөрү мәҗбүри булмаган?

▪ «Кечеләрнең берсенә» абыну ташы булу никадәр җитди нәрсә, һәм Гайсә андый «кечеләрнең» мөһим икәнен ничек сурәтли?

▪ Гайсәне, бәлки, рәсүлләргә «сездә тоз булсын» дип әйтергә нәрсә этәрә?

▪ «Ябылган нәрсә» һәм «ачылган нәрсә» дигән сүзләр нәрсә аңлата?