Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында

Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында

Йөз егерме беренче бүлек

Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында

Төн тәмамланып бара. Петер Гайсәдән өченче тапкыр ваз кичкән. Югары киңәшмә әгъзалары, үз «судларын» тәмамлап, инде таралган. Әмма җомга, таң ата башлау белән, алар кабат җыелалар, бу очракта инде Югары киңәшмә залында. Күрәсең, аларның төнлә үткән «судка» закон төсмере кертәсе килә. Гайсәне залга китергәч, алар аңа төнлә әйткән сүзләрне кабатлыйлар: «Мәсих булсаң, әйт моны безгә».

«Әйтсәм дә, һич тә ышанмас идегез,— ди аларга Гайсә.— Сорасам да, җавап бирмәс идегез». Шулай да Гайсә бер дә курыкмыйча үзенең кем булуын әйтеп бирә: «Хәзер Кеше Улы кодрәтле Аллаһының уң ягында утырачак».

— Димәк, син Аллаһы Улы? — дип сорый барысы.

— Сез үзегез мине Аллаһы Улы дисез,— ди аларга Гайсә.

Аны үтерергә җыенган бу кешеләргә нәкъ шундый җавап кирәк иде дә. Алар моны көфер сүз сөйләү дип саный. «Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк? — дип сорый алар.— Без бит моны аның үз авызыннан ишеттек». Алар Гайсәне бәйләп алып чыгып китәләр һәм Рим идарәчесе Понти Пилатка тапшыралар.

Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд моның барысын күреп тора. Гайсәнең хөкем ителгәнен күргәч, аны «вөҗданы газаплый» башлый. Шуңа күрә ул баш руханилар белән өлкәннәр янына барып, аларга утыз көмеш тәңкәне кайтарып бирә. «Тәкъва кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— ди ул аларга.

Алар ваемсыз гына: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диләр. Шунда Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдыра да, аннан чыгып китә, шуннан соң барып асылына. Әмма бавын бәйләгән ботак, күрәсең, сынып төшә, ул ташлар өстенә егыла һәм аның эче ярыла.

Баш руханилар көмеш тәңкәләр белән нәрсә эшләргә икәнен белмиләр. «Боларны хәзинә саклана торган изге урынга салу законлы булмас, чөнки бу — кан бәясе»,— диләр алар. Киңәшләшеп алгач, алар шул акчага, чит кешеләрне җирләр өчен, чүлмәкче кырын сатып алалар. Шуңа күрә бу кырны «Кан Кыры» дип атый башлыйлар.

Әле иртәнге сәгатьләр. Гайсәне идарәче сараена китерәләр. Яһүдләр идарәче сараена кермиләр, чөнки алар мәҗүси йортына керү үзләрен мәсхәрәләячәк дип ышаналар. Шуңа күрә Пилат үзе алар янына чыга һәм: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорый.

«Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирә алар.

Пилатның бу эштә катнашасы килми, шуңа күрә ул: «Аны алыгыз да, үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— ди.

Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— дип, Гайсәне үтерергә ниятләнгәннәрен күрсәтәләр. Алар Гайсәне Пасах бәйрәме вакытында үтерсәләр, күп кенә кеше аны тирән хөрмәт иткәнгә, бу чуалышка китерер иде. Ләкин римлыларны Гайсәне сәяси сәбәпләр аркасында үтерергә этәрә алсалар, алар үзләрен халык алдында чиста дип санар иде.

Шуңа күрә дини җитәкчеләр, үзләренең алдарак үткәргән «судларын» һәм Гайсәне көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәрен искә алмыйча, аны башка нәрсәдә гаепли башлыйлар. Аларның гаепләүләре өч өлештән тора: «Без бу кешене [1] халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. [2] Ул кайсарга салым түләүне тыя һәм [3] үзен Мәсих, патша дип атый».

Пилатны аеруча Гайсәнең үзен патша дип атаганы борчый. Шунлыктан ул кире үз сараена керә дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең патшасы — синме?» — дип сорый. Пилатның соравы болайрак яңгырый: «Син, кайсарга каршы чыгып һәм үзеңне патша дип атап, законны боздыңмы?»

Пилатка Гайсә турында инде күпне сөйләгәннәрме? Моны белер өчен, Гайсә аңардан: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — дип сорый.

Пилат: «Әллә мин яһүдме? Сине миңа синең халкың һәм баш руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» — дип сорый. Бу сорау белән ул шуны күрсәтә: ул Гайсә турында белми һәм аның нәрсә булганы турында беләсе килә.

Гайсә патшалык турындагы сораудан качмый. Аның җавабы Пилатны һичшиксез шаккатыра. Лүк 22:66—23:3; Маттай 27:1—11; Марк 15:1; Яхъя 18:28—35; Рәсүлләр 1:16—20.

▪ Ни өчен Югары киңәшмә иртән кабат җыела?

▪ Яһүд ничек үлә, һәм 30 көмеш тәңкә белән нәрсә эшлиләр?

▪ Ни өчен яһүдләр Гайсәне үзләре үтерми? Ни өчен алар аның римлылар тарафыннан үтерелүен тели?

▪ Яһүдләр Гайсәне нәрсәдә гаепли?