Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында

Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында

Йөз унтугызынчы бүлек

Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында

ГАЙСӘНЕ җинаятьчене бәйләгәндәй бәйләп, элек иң баш рухани булып хезмәт иткән абруйлы Һаннас янына алып баралар. Ул иң баш рухани булып хезмәт иткәндә 12 яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә дини укытучыларны җаваплары белән хәйран калдырган иде. Соңрак аның берничә улы иң баш рухани булып хезмәт иткән, ә хәзер кияве Каяфәс шул хезмәтне башкара.

Гайсәне, күрәсең, башта баш рухани Һаннас йортына алып баралар, чөнки Һаннас дини яһүдләр арасында күренекле шәхес дип санала. Ә ул вакыт иң баш рухани Каяфәс 71 әгъзадан торган Югары киңәшмәне җыяр өчен һәм ялган шаһитләрне чакырыр өчен тырышлыклар куя.

Баш рухани Һаннас Гайсәдән аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сораштыра. Ләкин Гайсә аңа болай ди: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем, яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. Нигә миннән сорыйсың? Мин сөйләгәнне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне беләләр».

Гайсә шулай дигәч, янында торган сакчыларның берсе, аның яңагына сугып: «Баш руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — ди.

Гайсә аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип әйтә. Шуннан соң Һаннас аны, бәйләнгән килеш, Каяфәс янына җибәрә.

Шунда барлык баш руханилар, халык өлкәннәре һәм канунчылар — Югары киңәшмәнең бар әгъзалары җыела башлый. Алар, күрәсең, Каяфәс йортына килә. Пасах бәйрәме төнендә андый киңәшмә җыю яһүдләрнең канунын бозса да, бу дини җитәкчеләр үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл.

Берничә атна элек Гайсә Лазарны терелткәч, Югары киңәшмә Гайсәне үтерергә ниятләгән иде инде. Ә ике көн элек, чәршәмбе көнне, дини җитәкчеләр Гайсәне хәйлә корып кулга алырга һәм үтерергә сүз куешканнар иде. Уйлап кына кара: Гайсәгә хөкем карары әле суд үткәнче чыгарылган булган!

Ә хәзер алар Гайсәне гаепләр өчен, аңа каршы ялган шаһитлек эзли, әмма шаһитлекләре туры килгән кешеләрне таба алмый. Ахыр чиктә ике кеше килә дә, болай ди: «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек».

«Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? — дип сорый аңардан Каяфәс.— Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» Әмма Гайсә дәшми. Хәтта бу шаһитләрнең дә ялган гаепләүләре, Югары киңәшмәне хурлыкта калдырып, бер-берсенә туры килми. Шуңа күрә иң баш рухани башкача эш итәргә була.

Каяфәскә шул билгеле: берәрсенең үзен Аллаһы Улы дип атавы яһүдләргә аеруча ошамый. Элегрәк ике очракта алар Гайсә үзен Аллаһыга тиңли дип уйлап, аны ашыгып үлемгә лаек көфер сүз сөйләүче дип атаганнар иде. Хәзер Каяфәс хәйләләп: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?» — дип сорый.

Яһүдләр нәрсә генә уйламасын, Гайсә чыннан да Аллаһы Улы. Бу очракта дәшмичә калса, алар ул үзен Мәсих дип санамый дип уйларлар иде. Шуңа күрә Гайсә бер дә икеләнмичә: «Әйе, мин. Һәм сез Кеше Улының кодрәтле Затның уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— ди.

Шунда Каяфәс кыланып үз киемен ертып җибәрә һәм болай ди: «Ул көфер сүз сөйли! Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә, сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нәрсә диярсез?»

Югары киңәшмә: «Ул үләргә тиеш»,— дип игълан итә. Шуннан соң алар аңардан мыскыллап көлә башлыйлар, аны хурлап сөйлиләр. Алар аның йөзенә сугалар һәм аңа төкерәләр. Ә кайберләре аның йөзен каплыйлар да, аңа йодрыклары белән сугып: «Әй Мәсих, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?» — дип аны мәсхәрәлиләр. Гайсә бу кимсетүче, гаделсез мөгамәләне төнге суд үткән вакытта кичерә. Маттай 26:57— 68, 3, 4; Марк 14:53—65; Лүк 22:54, 63—65; Яхъя 18:13—24; 11:45—53; 10:31—39; 5:16—18.

▪ Гайсәне башта кайда алып баралар, һәм анда нәрсә була?

▪ Аннан соң аны кайда алып баралар һәм ни өчен?

▪ Югары киңәшмә Гайсә үлемгә лаек дип игълан итсен өчен, Каяфәс нәрсә эшли?

▪ Гайсә суд үткән вакытта нинди кимсетүче һәм гаделсез мөгамәләгә дучар була?