Бер бай һәм Лазар
Сиксән сигезенче бүлек
Бер бай һәм Лазар
ГАЙСӘ үз шәкертләренә байлыкны дөрес куллану турында әйткәндә һәм безнең берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмаганыбызны аңлатканда, аны фарисейлар да тыңлый. Алар, акча яратучы булганга, Гайсәдән мыскыллап көлә башлый. Шуңа күрә ул аларга болай ди: «Сез үзегезне кешеләр алдында тәкъва дип игълан итәсез, әмма Аллаһы сезнең йөрәгегезне белә. Кешеләр югары бәяләгән нәрсә — Аллаһы каршында җирәнгеч бит».
Сәяси һәм дини хакимлеккә ия булган бай кешеләр өчен үзгәрешләр вакыты килеп җиткән. Алар түбәнсетелгән булачак. Ә рухи нәрсәләргә сусаучы кешеләр югары күтәрелгән булачак. Гайсә андый үзгәрешкә күрсәтеп, фарисейларга болай ди:
«Канун һәм пәйгамбәрләр китаплары [Чумдыручы] Яхъяга кадәр игълан ителгән. Ә аңардан башлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла, һәм һәркайсы кеше анда бар көчен куеп, керергә тырыша. Әйе, җир һәм күк юкка чыгар, әмма Канунның кечкенә хәрефенең бер генә сызыгы да үтәлми калмас».
Канунчылар белән фарисейлар Муса канунын тотабыз дип бик горурлана. Исеңдәдер, Иерусалимда Гайсә могҗизалы рәвештә бер сукыр кешене савыктыргач, фарисейлар: «Без — Муса шәкертләре. Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез»,— дип мактанганнар иде. Ләкин хәзер Муса кануны үз максатын, ягъни басынкы кешеләрне Аллаһының билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсихкә алып бару максатын үтәгән. Шуңа күрә Яхъя хезмәт итә башлагач, төрле кешеләр, аеруча басынкы һәм ярлы кешеләр, Аллаһы Патшалыгына керер өчен бар көчләрен куя.
Муса кануны тиздән гамәлдән чыгачак, шуңа күрә аны үтәү инде кирәк булмаячак. Мәсәлән, Канун буенча төрле сәбәпләр аркасында аерылышып була, ләкин Гайсә хәзер болай ди: «Хатыныннан аерылып, башкасына өйләнүче һәркем зина кыла; һәм иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла». Андый сүзләр күп сәбәпләр аркасында аерылышырга рәхсәт иткән фарисейларны бик ярсытадыр!
Гайсә фарисейларга мөрәҗәгать итеп, бер мисал китерә. Анда ике ир кеше турында сүз бара, аларның тоткан урыннары яки хәлләре төптән үзгәрә. Бу мисалдагы ир кешеләр кемнәрне символлаштыра һәм аларның хәленең үзгәрүе нәрсә аңлата? Син моны әйтә аласыңмы?
«Бер бай кеше куе кызыл төстәге һәм җитен киемнәр киеп, һәркөн күңел ачып, муллыкта гомер кичергән,— дип башлый Гайсә.— Ә аның капка төбенә бөтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрьне алып килеп сала торган булганнар. Ул бай табыныннан төшкәне белән тукланырга теләгән. Янына этләр килеп, җәрәхәтләрен ялаганнар».
Гайсәнең мисалындагы бай кеше яһүдләрнең дини җитәкчеләрен символлаштыра. Алар исәбенә фарисейлар белән канунчылар гына түгел, ә саддукейлар белән баш руханилар да керә. Алар нинди мәгънәдә бай? Алар рухи яктан төрле өстенлекләр һәм мөмкинлекләрдән файдалана һәм үзләрен мисалдагы бай кеше кебек тота. Куе кызыл төстәге киемнәр аларның өстен хокуклы булганнарын, ә җитен киемнәр үз-үзләреннән бик канәгать булганнарын күрсәтә.
Бу тәкәббер бай кеше төркеме кешеләре ярлы, гади кешеләргә бик җирәнеп карый һәм аларны ам-хаа́ретс, яки җир кешеләре дип атый. Шулай итеп Лазар исемле фәкыйрь кеше нәкъ шундый кешеләрне символлаштыра: аларга дини җитәкчеләр тиешле рухи ризык һәм нинди дә булса өстенлекләр бирүдән баш тарта. Һәм гади кешеләргә бөтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Лазарга караган кебек карыйлар, ягъни аларны рухи яктан авыру һәм этләр белән яшәргә тиешле кешеләр дип саныйлар. Шулай да Лазар төркеме кешеләре рухи яктан ачыккан һәм сусаган, шуңа күрә алар капка төбеннән китми һәм бай табыныннан төшкән рухи ризык валчыкларын җыеп алырга тырыша.
Аннары бай кеше белән Лазар үзгәрешләр кичерә. Бу нинди үзгәрешләр, һәм алар нәрсә аңлата?
Тоткан урыннары үзгәрә
Бай кеше рухи өстенлекләр һәм мөмкинлекләр бирелгән дини җитәкчеләрне, ә Лазар рухи яктан ачыккан гади кешеләрне символлаштыра. Гайсә үз мисалын дәвам итеп, бу кешеләрнең шартлары төптән үзгәргәнен тасвирлый.
«Вакыт узган һәм беркөн фәкыйрь вафат булган,— дип әйтә Гайсә.— Фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр. Бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. Кабердә җәфа чиккәндә, ул башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, ә аның янында Лазарны күргән».
Бай кеше һәм Лазар чынбарлыктагы кешеләрне түгел, ә кешеләр төркемнәрен символлаштырганга, аларның үлемнәре дә символик мәгънә йөртә дип әйтеп була. Аларның үлемнәре нәрсә аңлата?
Мисалын сөйләр алдыннан Гайсә: «Канун һәм пәйгамбәрләр китаплары Яхъяга кадәр игълан ителгән. Ә аңардан башлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла»,— диеп, шартларның үзгәрүе турында әйткән. Димәк, Яхъя һәм Гайсә Мәсихнең вәгазьләве аркасында бай кеше һәм Лазар үзләренең элекке яшәү шартлары өчен «үлә».
Лазар төркеменнән булган басынкы, үз гөнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр үзләренең рухи ризыктан мәхрүм булган элекке шартлары өчен «үлә» һәм Аллаһы хуплавын ала. Элегрәк алар дини җитәкчеләрнең рухи табыныннан валчыклар төшүен көткән булса, хәзер алар Гайсә Язмалардан сөйләгән хакыйкатьләр белән тулысынча «туклана». Шулай итеп алар бөегрәк Ибраһим — Йәһвә Аллаһы янына, ягъни хупланган урынга китерелә.
Бай кеше төркеменә кергән кешеләр исә, үҗәтләнеп Гайсә сөйләгән Патшалык хәбәрен кабул итүдән баш тарта һәм нәтиҗәдә Аллаһы хуплавын югалта. Шуңа күрә алар үзләренең хупланган булып күренгән элекке урыны өчен «үлә». Гайсә хәтта алар турында символик мәгънәдә җәфаланалар дип әйтә. Хәзер бай кешенең нәрсә әйткәненә игътибар итик:
«Атам Ибраһим, миңа шәфкатьле бул һәм яныма Лазарны җибәр. Ул үзенең бармак башын суга чылатып, телемне суытсын, чөнки мин бу дөрләп янып торган ялкында җәфаланам». Бай кеше төркеме кешеләрен җәфалаган нәрсә — Гайсәнең шәкертләре игълан иткән Аллаһының ялкынлы хөкем хәбәрләре. Алар шәкертләрнең бу хәбәрләрне игълан итүдән туктавын һәм шулай итеп җәфалануларын әзрәк җиңеләйтүен тели.
«Әмма Ибраһим аңа болай дигән: „Улым, исеңә төшер: син бит бар яхшыны, ә Лазар начарны татып яшәде. Ләкин хәзер ул монда юаныч таба, ә син җәфаланасың. Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын ята, шунлыктан моннан сезнең якка, ә сезнең яктан безнең якка чыгарга теләүчеләр моны эшли алмый“ ».
Лазар төркеме һәм бай кеше төркеме шартларының төптән үзгәрүе нинди гадел һәм урынлы! Андый үзгәрү берничә айдан соң, 33 елның Илленче көн бәйрәме вакытында, иске Канун килешүе яңасы белән алмаштырылганда булачак. Шул вакытта Аллаһының фарисейлар һәм башка дини җитәкчеләрне түгел, ә Гайсәнең шәкертләрен хуплаганы ап-ачык булачак. Шунлыктан символик бай кешене Гайсәнең шәкертләреннән аерып торган «зур упкын» — Аллаһының үзгәрмәс гадел хөкеме.
Аннары бай кеше Ибраһимнан болай дип сорый: «Атам, аны [Лазарны] әтием йортына җибәр. Анда биш абый-энем бар». Шулай итеп бу бай кеше башка ата белән тыгызрак мөнәсәбәтләре булуын таный, ә ул ата — чынлыкта Шайтан Иблис. Бай кеше, аның «биш абый-энесе», ягъни дини союздашлары, «бу җәфалану урынына» эләкмәсен өчен, Лазарны җибәрүен үтенә һәм ул Аллаһының хөкем хәбәрләрен йомшартсын дип сорый.
Ибраһим аңа: «Аларның Муса белән пәйгамбәрләр язмалары бар. Аларны тыңласыннар»,— ди. Әйе, байның «биш абый-энесе», җәфалану урынына эләкмәс өчен, Гайсә Мәсихкә күрсәткән Муса белән пәйгамбәрләр язмаларына колак салырга һәм аннары аның шәкертләре булып китәргә тиеш. Ләкин бай кеше: «Юк, Ибраһим Атам, менә үлгәннәрнең берәрсе терелеп, алар янына килсә, алар тәүбә итәр»,— дип каршы төшә.
Ә Ибраһим аңа: «Муса белән пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсенең үледән терелүе дә аларны ышандырмас»,— ди. Аллаһы, кешеләрне ышандырыр өчен, махсус билгеләр бирмәячәк я могҗизалар кылмаячак. Алар, Аллаһының хуплавын алырга теләсә, Изге Язмаларны укырга һәм укыганнарын тормышларында кулланырга тиеш. Лүк 16:14—31; Яхъя 9:28, 29; Маттай 19:3—9; Гәләтиялеләргә 3:24; Көләсәйлеләргә 2:14; Яхъя 8:44.
▪ Ни өчен бай кеше һәм Лазарның үлеме символик булырга тиеш, һәм аларның үлеме нәрсә аңлата?
▪ Яхъя хезмәт итә башлагач, Гайсәнең сүзләре буенча, нинди үзгәреш була?
▪ Гайсә үлеменнән соң нәрсә гамәлдән чыгарга тиеш, һәм бу аерылышу мәсьәләсенә ничек тәэсир итәчәк?
▪ Бай кеше кемне һәм Лазар кемне символлаштыра?
▪ Бай кеше нинди җәфа кичерә, һәм ул, җәфалануын җиңеләйтер өчен, нәрсә турында сорый?
▪ «Зур упкын» нәрсә ул?
▪ Бай кешенең чын атасы кем, һәм аның «биш абый-энесе» кемнәр алар?