Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Битаниядә Шимунның өендә

Битаниядә Шимунның өендә

Йөз беренче бүлек

Битаниядә Шимунның өендә

ГАЙСӘ Әрихәдән чыгып, Битаниягә китә. Юл ярты көннән артык вакыт ала, чөнки гел югарыга күтәрелә барган 19 километр чамасы араны үтү бик кыен. Әрихә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 250 метрга түбәнрәк, ә Битания диңгез өсте тигезлегеннән кимендә 760 метрга өстәрәк урнашкан. Исеңдәдер, Битаниядә Лазар, Мәрьям һәм Марта яши. Бу авыл Иерусалимнан 3 километр чамасы ераклыкта Зәйтүн тавының көнчыгыш итәгендә урнашкан.

Иерусалимга Пасах бәйрәменә инде күп кенә кеше җыелган. Алар, йола буенча чистарыныр өчен, алдарак килгән. Алар, бәлки, мәеткә кагылып яки башка сәбәпләр аркасында нәҗесләнгән булгандыр. Шуңа күрә Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, алар чистарыну йоласын үтә. Алдан килгән бу кешеләр гыйбадәтханәдә җыелгач, күпләре Гайсә Пасах бәйрәменә килер микән дип фикер йөртә.

Иерусалим — Гайсә турында бәхәсләр чыгу учагы. Мәгълүм булганча, дини җитәкчеләр аны кулга алып үтерергә тели. Алар берәрсе аның кайда икәнлеген белсә, үзләренә килеп әйтергә тиеш дигән боерык биргән. Соңгы айлар эчендә бу җитәкчеләр өч мәртәбә — Чатыр кору бәйрәмендә, Багышлау бәйрәмендә һәм ул Лазарны үледән терелткәч — аны үтерергә ниятләгән. Шуңа күрә һәммәсенең дә Гайсә халыкка тагын күренерме икәнен беләсе килә. «Сез ничек уйлыйсыз?» — дип сораша алар бер-берсеннән.

Ул арада Гайсә, Пасах бәйрәменә алты көн калганда, Битания авылына килеп җитә. Бу бәйрәм яһүдләр календаре буенча 14 нисан көнендә үткәрелә. Гайсә Битаниягә җомга көненең киченә табарак, ягъни 8 нисан көннең башында килә. Яһүдләрнең Шимбә көне җомга кояш баеганнан соң башланып, шимбә көнне кояш баеганнан соң тәмамлана. Аларның кануны буенча, Шимбә көнне сәяхәт итү тыелган, шунлыктан Гайсә Битаниягә ул көнне юлга чыга алмый. Ул, күрәсең, гадәттәгечә, Лазар өенә бара, һәм анда җомга төнен куна.

Шимбә көн кичен Битаниядә яшәүче Шимун исемле бер кеше Гайсәне дуслары белән кичке ашка чакыра. Гайсә аны, күрәсең, элегрәк махау авыруыннан савыктырган булган. Үзенә хас тырышлык белән Марта анда кунакларга хезмәт итә. Ә Мәрьям гадәттәгечә Гайсә турында кайгырта һәм моның аркасында бәхәс туа.

Мәрьям, эчендә өч йөз грамм хуш исле май, «саф нард», булган алебастр савытны ача. Бу бик кыйммәтле май. Аның бәясе бер еллык эш хакына тиң! Мәрьям майны Гайсәнең башына һәм аякларына агыза һәм аның аякларын үз чәчләре белән сөртә. Өй эче хуш исле май исе белән тула.

Моны күргәч, шәкертләрнең ачулары чыга һәм алар: «Нигә алай әрәм итәргә инде?» — диешә башлый. Шунда Яһүд Искариот болай ди: «Бу майны өч йөз динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» Ләкин Яһүд чынлыкта фәкыйрьләр турында уйламый, чөнки ул шәкертләрнең уртак акча тартмасыннан акчаны урлый торган булган.

Гайсә Мәрьямне яклый башлый. «Калдырыгыз аны,— дип әйтә ул.— Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр, һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына. Ул хәленнән килгәнен эшләде; тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде. Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».

Гайсә Битаниядә бер көннән артык вакыт үткәрә, һәм моның турында хәбәр бөтен тирә-якка тарала. Шуңа күрә күпләр, Гайсәне һәм Лазарны да күрергә дип, Шимун өенә килә. Баш руханилар Гайсәне генә түгел, Лазарны да үтерергә сүз куеша. Чөнки күп кенә кеше, үледән терелтелгән кешенең тере булганын күргәч, Гайсәгә иман итә башлый! Чыннан да, никадәр явыз бу дини җитәкчеләр! Яхъя 11:55—12:11; Маттай 26:6—13; Марк 14:3—9; Рәсүлләр 1:12.

▪ Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә нәрсә турында сөйләшәләр, һәм ни өчен?

▪ Ни өчен Гайсә Битаниягә Шимбә көнне түгел, ә җомга кичен килә?

▪ Гайсә Битаниягә килгәч Шимбә көнен кайда үткәрә?

▪ Мәрьямнең нинди гамәле бәхәс тудыра, һәм Гайсә аны ничек яклый?

▪ Баш руханиларның үтә явыз булулары нәрсәдән күренә?