Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәхәсләр кубуга сәбәп

Бәхәсләр кубуга сәбәп

Кырык беренче бүлек

Бәхәсләр кубуга сәбәп

ШИМУН йортында кунакта булганнан соң күп тә үтми, Гайсә икенче тапкыр Гәлиләя җирләрендә вәгазьли башлый. Үткән юлы ул анда үзенең беренче шәкертләре — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә вәгазьләгән иде. Ләкин хәзер аның белән 12 рәсүл һәм шулай ук берничә хатын-кыз да бара. Шул исәптән Магдалалы Мәрьям, Сусанна һәм ире Һируд йортында идарә итүче булган Яһнә.

Гайсәнең хезмәте киңәйгән саен, аның эшчәнлеге күбрәк бәхәсләр тудыра бара. Гайсә янына җенле бер кешене китерәләр, ул кеше сукыр һәм телсез. Гайсә аны савыктыргач, ул җен хакимлегеннән азат була, сөйләшә һәм күрә башлый. Халык моңа шакката һәм Гайсә турында: «Бәлки, ул Давыт Улыдыр?» — диешә башлый.

Гайсә тукталган йорт янында шулкадәр күп халык җыела, ул хәтта үз шәкертләре белән ашап алырга да өлгерми. Анда Гайсә турында «Давыт Улыдыр» дип уйлаган кешеләрдән тыш, Иерусалимнан Гайсәне фаш итәр өчен килгән канунчылар һәм фарисейлар да бар. Гайсә аркасында шау-шу күтәрелгәнен ишеткәч, туганнары аны үзләре белән алып китәргә дип килә. Ни өчен?

Чөнки хәтта Гайсәнең бертуган энеләре дә аның Аллаһы Улы булуына әле ышанмый. Шулай ук алар, аны Насарада үскән вакыттан хәтерләп, шау-шуларга һәм бәхәсләргә сәбәпче булу аның холкына хас түгел икәнен белә. Шуңа күрә алар Гайсәнең акылына зарар килгән дигән нәтиҗәгә килә. «Ул акылдан язган»,— дип әйтә алар һәм аны үзләре белән алып китәргә тели.

Әмма Гайсәнең җенле кешене савыктырганы ап-ачык. Канунчылар һәм фарисейлар моны кире кагып булмый икәнен аңлый. Шуңа күрә халыкның Гайсәгә ышанычын какшатыр өчен, алар кешеләргә: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибул ярдәме белән куып чыгара булса кирәк»,— диләр.

Аларның уйларын белеп, Гайсә канунчыларны һәм фарисейларны үзе янына чакырып ала да, аларга болай ди: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр шәһәр я гаилә таркалыр. Һәм Шайтан Шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзенә каршы сугыша, һәм аның патшалыгы тар-мар ителәчәк».

Нинди эзлекле фикер йөртү! Фарисейлар сүзләре буенча, аларның үзләре арасыннан кайберәүләр җеннәрне куып чыгара ала, шунлыктан Гайсә алардан болай дип сорый: «Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара?» Башкача әйткәндә, Гайсәгә ташлаган гаепләрен аларның үзләренә дә кулланып була. Аннары Гайсә болай ди: «Ә инде мин җеннәрне Аллаһы рухы белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз».

Җеннәрне куып чыгара алуы Гайсәнең Шайтан өстеннән хакимлеге бар икәнен дәлилли. Ул моны мондый мисал китереп сурәтли: «Кем дә булса көчленең өенә кереп, аны башта бәйләмәсә, малын талап чыга алырмы? Ул аны бәйләгәч кенә, өен талап чыгар. Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката». Фарисейлар ачыктан-ачык Гайсәгә каршы тора һәм шулай итеп Шайтан вәкилләре булганнарын күрсәтә. Алар «таркатырга», ягъни исраиллеләрне Гайсәдән читләштерергә тырыша.

Нәтиҗәдә, Гайсә Шайтанга иярүче бу каршы килүчеләрне «рухка каршы көфер сүзләр кичерелмәс» диеп кисәтә. Ул болай дип аңлата: «Кеше Улын хурлаучы кичерелер, әмма изге рухны хурлаучы бу дөнья төзелешендә дә, киләчәк төзелештә дә кичерелмәс». Бу канунчылар һәм фарисейлар, явыз ният белән Аллаһының изге рухы ярдәмендә башкарылган могҗизаларны Шайтан кыла диеп, кичерелмәслек гөнаһ эшли. Маттай 12:22—32; Марк 3:19—30; Лүк 8:1—3; Яхъя 7:5.

▪ Гайсәнең икенче тапкыр Гәлиләя буйлап вәгазьләгәне беренчесеннән ничек аерылып тора?

▪ Ни өчен Гайсәне туганнары үзләре белән алып китәргә тели?

▪ Фарисейлар Гайсәнең могҗизаларын ничек шик астына ала, һәм Гайсә аларга ничек каршы төшә?

▪ Фарисейлар нәрсәдә гаепле, һәм ни өчен?