Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вәгъдә ителгән бала

Вәгъдә ителгән бала

Алтынчы бүлек

Вәгъдә ителгән бала

НАСАРАГА кайту урынына, Йосыф белән Мәрьям Бәйтлеһемдә кала. Гайсәгә сигез көн тулгач, алар аны, Муса кануны кушканча, сөннәткә утырта. Күрәсең, Исраилдә сигезенче көнне ир балага исем кушу йоласы да булган. Йосыф белән Мәрьям улларына, Җәбраил фәрештә әйткәнчә, Гайсә дип исем куша.

Бер айдан күбрәк вакыт үтә, һәм Гайсәгә 40 көн тула. Ата-анасы аны кая алып бара? Үзләре тукталган урыннан берничә километр ераклыкта урнашкан Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә. Муса кануны буенча, ана кеше, ир бала тудырып 40 көн үткәннән соң, гыйбадәтханәдә пакьләнү корбаны китерергә тиеш.

Мәрьям нәкъ шулай эшли дә. Корбан итеп ул ике кечкенә кош китерә. Бу Йосыф белән Мәрьямнең нинди матди хәлдә булганнарын күрсәтә. Муса кануны буенча, корбан итеп кошлардан күпкә кыйммәтрәк яшь бәрән китерелергә тиеш. Әмма ана кешенең андый мөмкинлеге булмаса, ул ике урман күгәрчене яки ике күгәрчен китерә алган.

Гыйбадәтханәдә олы яшьтәге Шимон исемле бер ир кеше Гайсәне кулына ала. Аллаһы аңа Йәһвәнең вәгъдә ителгән Мәсихен күрмичә үлмәячәге турында әйткән булган. Ул көнне Шимон гыйбадәтханәгә килгәч, изге рух аны Йосыф белән Мәрьям күтәреп килгән бала янына алып килә.

Шимон баланы кулына алгач, Аллаһыга рәхмәтен белдереп, болай ди: «Аллаһы Тәгалә, син үзең әйткәнчә, хәзер синең колың тынычлыкта үлә ала, чөнки күзләрем коткару китерәчәк затны күрде. Син аны бирдең, һәм хәзер аны бар халыклар күреп тора. Ул — халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче яктылык һәм Исраил халкыңның даны».

Йосыф белән Мәрьям, моны ишеткәч, бик гаҗәпләнә. Аннары Шимон аларны фатихалый һәм Мәрьямгә улының «Исраилдә күпләр егылсын һәм яңадан күтәрелсен өчен билгеләнгәнлеге» һәм кайгының үткен кылыч сыман җанын әрнетәчәге хакында әйтә.

Ул вакытта анда 84 яшьлек Ханна исемле пәйгамбәр хатын да була. Ул гыйбадәтханәдә хезмәт итүен беркайчан да калдырмый. Нәкъ шул вакытта ул алар янына килә һәм Аллаһыга рәхмәтләр укып, үзен тыңлаган бар кешеләргә Гайсә хакында сөйли.

Гыйбадәтханәдә булган хәлләр Йосыф белән Мәрьямне бик сөендерә! Һичшиксез, болар барысы аларны бу баланың Аллаһының Вәгъдә ителгән Заты икәнлегенә ышандыра. Лүк 2:21—38; Левиләр 12:1—8.

▪ Исраилле ир балага, күрәсең, кайчан исем бирелә торган булган?

▪ Исраилдәге ана кешедән, улына 40 көн тулгач, нәрсә таләп ителгән, һәм бу таләпне үтәү Мәрьямнең матди хәле турында нәрсә ачыклый?

▪ Гайсәнең кем икәнлеге кемгә ачыла, һәм алар нәрсә әйтә?