Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаепләүчеләргә җавап бирү

Гаепләүчеләргә җавап бирү

Утызынчы бүлек

Гаепләүчеләргә җавап бирү

ЯҺҮДЛӘРНЕҢ дини җитәкчеләре Гайсәне Шимбә канунын бозуда гаепләгәч, ул аларга: «Атам әле дә эшли, мин дә эшлим»,— дип җавап кайтара.

Гайсәнең эшләре, фарисейларның әйткән сүзләренә карамастан, Шимбә кануны тыйган эшләргә керми. Вәгазьләү һәм кешеләрне савыктыру — Аллаһыдан бирелгән йөкләмә, һәм Аллаһыдан үрнәк алып Гайсә моны даими эшли. Әмма Гайсәнең җавабы яһүдләрне тагын да көчлерәк ярсыта, һәм алар хәтта аны үтерергә җыена. Ни өчен?

Чөнки хәзер алар Гайсә Шимбә көнен бозып кына калмый, Аллаһыны үзенең Атасы дип атап көфер сүзләр дә сөйли дип исәпли. Әмма Гайсә курыкмый һәм үзенең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре турында сөйли. «Ата бит үз Улын ярата,— дип әйтә ул,— һәм үзе башкарган һәр эшен аңа күрсәтә».

«Ата үлгәннәрне терелтеп, аларга тормыш биргән кебек,— дип дәвам итә ул,— Угыл да, кемгә теләсә, шуңа тормыш бирә». Чыннан да, Угыл рухи яктан үле кешеләрне терелтә! «Минем сүземне ишетүче һәм мине җибәрүчегә ышанучы кеше... — дип әйтә Гайсә,— үлемнән тормышка күчкән». Сүзен дәвам итеп ул болай ди: «Вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде... үлгәннәр Аллаһы Улының тавышын ишетәчәк, һәм моңа колак салганнары яшәячәк».

Инҗилдә Гайсәнең моңарчы берәрсен үледән терелткәне турында язылмаса да, ул үзен гаепләүчеләргә андый терелтелү булачак дип әйтә: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның [Гайсәнең] тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак».

Моңа кадәр әле, күрәсең, Гайсәнең шулкадәр ачык итеп үзенең Аллаһы ниятендәге мөһим роле турында бер дә әйткәне булмаган. Ләкин Гайсәне гаепләүче кешеләрдә бу турыда аның үзе биргән шаһитлегеннән тыш, башкасы да бар. «Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез,— дип исләренә төшерә Гайсә,— һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде».

Нибары ике ел элек Чумдыручы Яхъя яһүдләрнең бу дини җитәкчеләренә үзе артыннан килүче Зат турында әйткән иде. Аларның хәзерге вакытта төрмәдә утырган Яхъяны ул чакта ничек тирән хөрмәт иткәннәрен исләренә төшереп, Гайсә болай ди: «Сез бераз вакыт кына аның яктылыгы астында куанырга теләдегез». Гайсә аларга ярдәм итәргә, аларны коткарырга теләп, моны исләренә төшерә дә. Чөнки ул үзе Яхъяның шаһитлегенә мохтаҗ түгел.

«Мин кыла торган эшләр [шул исәптән ул әле генә кылган могҗиза] — Атам тарафыннан җибәрелгәнемә шаһитлек бирә». Өстәвенә, Гайсә болай ди: «Мине җибәргән Ата... минем хакта үзе шаһитлек бирде». Мәсәлән Гайсәнең суга чумдырылуы вакытында, Аллаһы: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— диеп, аның турында шаһитлек биргән.

Чыннан да, гаепләүчеләрнең Гайсәне кире кагар өчен акланырлык сәбәбе юк. Аның хакында алар үзләре тикшергән Язмаларда да шаһитлек бирелә! «Мусага ышансагыз, миңа да ышаныр идегез,— дип сүзен йомгаклый Гайсә,— чөнки ул минем турында язган. Ләкин сез аның язганнарына ышанмыйсыз икән, минем сүзләремә ничек ышанырсыз?» Яхъя 5:17—47; 1:19—27; Маттай 3:17.

▪ Ни өчен Гайсәнең эшләре Шимбә канунын бозу дип саналмый?

▪ Гайсә үзенең Аллаһы ниятендәге ролен ничек сурәтли?

▪ Гайсә, үзенең Аллаһы Улы булганын дәлилләр өчен, кемнең шаһитлегенә игътибар итә?